Иң шәп әсәрләр иртәме-соңмы кинога әверелә, ә кайберләре буенча хәтта берничә тапкыр фильм төшерелә.
Без әнә шундый «кинолы» китапларны барладык.
Фирүзә Вәлиева, фотограф:
Хәзерге вакытта «Бриджертоннар» романнар сериясенең бер китабын укып бетереп ятам һәм шул ук вакытта сериалын карыйм. Минемчә, экранизация китапка караганда да кызыграк эшләнгән: сериалда күп катламлы сюжетка корылган вакыйгалар тиз бара. Китапта игътибар төп геройларга гына бирелсә, сериалда исә икенчел геройлар да тулысынча ачыла.
Алинә Шиһапова, Китап клубы оештыручысы:
Гадәттә китап фильмнан әйбәтрәк диләр, ә бу очракта фильм китап кебек үк яхшы. Минем яраткан язучым Джейн Остинның «Гордость и предубеждение» әсәре турында шулай әйтергә була. Авторның язу стиле таң калдыра, темасы әле дә актуальлеген югалтмый. Аның буенча берничә фильм төшерелгән, миңа 1995 елда дөнья күргәне ошый. Андагы костюмнар, актерлар, дәрәҗәле мистер Дарси һәм искитмәле Элизабет – тулы бер картинага әверелеп үзенә гашыйк итә.
Данил Нәбиуллин, программист:
Фәнни фантастика җанрын үз итсәгез, Лю Цысиньның «Задача трех тел» китабын тәкъдим итәр идем. Һәрбер укылган бит салмак кына автор уйлап чыгарган катлаулы һәм серле дөньяга алып кереп китә. Китаптагы һәм фильмдагы киеренкелек азакка хәтле саклана, шуңа күрә ул бер сулышта укыла. Әсәрнең берничә экранизациясе бар.
Илдан Юнусов, эшмәкәр:
Бик кызыклы, тиз, җиңел укыла торган китап һәм рәхәт карала торган кино – «Марсианин». Экранизациясе Ридли Скоттныкы, баш рольләрне Мэтт Деймон һәм Джессика Честейн башкара. Кинода күрсәтелгән Марс табигате таң калдыра. Сюжеты Робинзон Крузо маҗараларына охшаган, ләкин кеше утрауда түгел, ә бөтен бер планетада берүзе кала. Кеше үз-үзенә ышанса, бер капчык бәрәңге һәм изолента белән Марсны да колонияләштерә ала.
Регина Гаязова, психолог:
Маржан Сатрапиның «Персеполис» график романын укырга тәкъдим итәм. Әсәрдә тасвирланган вакыйгалар авторның үз язмышына нигезләнеп язылган: Иранда яшәүче кечкенә кызчыкның сугыш вакытын кичерүе, үсмер вакытында Австрияга укырга китеп, бик күп киртәләр узуы, беренче мәхәббәте турында. Бу график романның 2007 елда чыккан анимация фильмы бар.
Айдар Шәйхин, Татар китабы йорты директоры:
XXI гасыр башында бөек Толкинның «Балдаклар хөкемдары» трилогиясе һәм «Хоббит» повесте нигезендә төшерелгән фильмнар шәп. Әлбәттә, аларда төгәлсезлекләр еш очрый, китапта булып та, кино сценариена кертелмәгән персонажлар да, вакыйгалар да күп. Әмма Толкин дөньясын экранлаштыру бик катлаулы, ә Питер Джексон булдыра алганча бу эшне башкарып чыккан дип саныйм. Иң мөһиме – Урта җирләр дөньясының мохите белән бөтен дөнья нәкъ шул фильмнар аша танышты. Толкин иҗатында «Сильмариллион» китабы да бар. Менә шул китапны тулысынча экранлаштырырга сәләтле кыю йөрәкле режиссер табылсын иде дигән зур хыял-өметем бар.