6 яшендә аны дәү әнисе музыка мәктәбенә алып килә. Аның оныгын яхшы гына татар флейтачысы итәсе килгән була.
Соңрак татар лицеена килгәч, ул гашыйк була. Кемгә түгел, ә нәрсәгә! Айгөл иң зур мәхәббәтен – курайны очрата… Бу язмада сезне Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисткасы, И.В.Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятендә курай укытучысы, Казан консерваториясе һәм Казан дәүләт университеты студенты Айгөл Сәмигуллина белән таныштырабыз!

«ГОМЕР БУЕ ШУЛАЙ КУРАЕҢДА УЙНАП ЙӨРЕРСЕҢ ИНДЕ»
Курай белән танышканнан бирле Айгөл барлык хисләрен моң аша җиткерә башлый. Мәктәптә укыганда ук, бәйгеләргә йөри торгач, курай белән аерылмас дуслар булачагын аңлаган ул. Шул вакытта үз курайчылар ансамблен җыю хыялы туа. Озак яшереп тормыйм: ул бүген хыялын тормышка ашыра башлаган инде – башта музыка мәктәбендә укыткан, хәзер И.В.Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятендә укучыларны курайда уйнарга өйрәтә.
Дәү әтием миңа кечкенәдән: «Айгөл, син гомер буе шулай кураеңда уйнап йөрерсең инде», – дип әйтә килде. Ул вакытта бу сүзләргә җитди карамасам да, алар чынга ашты! Укучыларымның күзләрендә татар кураена кызыксыну күрү мине бәхетле итә. Мин һәр балада кечкенә артист күрәм. Музыка мәктәбендә укытканда да, хәзер дә укучыларымны чыгышларга әзерләп, тизрәк сәхнәгә чыгарырга тырышам.
ХАЛЫКАРА ФЕСТИВАЛЬДӘ – ТАТАР КУРАЕ
Очрашуыбызның сәбәбе – Айгөлнең 24–28 февраль көннәрендә Сочида узган Юрий Башмет җитәкчелегендә кышкы халыкара сәнгать фестивалендә катнашып кайтуы булды! Бу музыка дөньясында мөһим вакыйга. Фестивальгә бөтен Россиядән халык музыка уен коралларында уйнаучы музыкантлар җыела. Аны ел саен көтеп алалар, ә быел татар кураен күрсәтергә дип Айгөлне чакырганнар. Ә аңа кадәр Айгөл инде Мәскәүнең мәртәбәле залларында татар кураен тамашачыларга ишеттерергә өлгергән була.
Татар кураен Сочида Юрий Башмет фестивалендә таныту – безнең өчен зур дәрәҗә. Минемчә, татар мәдәнияте өчен дә мөһим вакыйга булды бу. Татар курае, ниһаять, алгы планга чыга. Зур оркестр белән, орган залда чыгыш ясау – чыннан да зур дәрәҗә һәм татар мәдәнияте өчен зур к азаныш. Мин әле бер курайда гына уйнамадым, төрле озынлыктагыларында уйнадым. Көй барышында уен коралларын алыштыру – бер шоу кебек тә. Халык та кызыксынып, җылы кабул итте. Безнең республикабыз данын шулай яклавыма мин бик шат!
БЕРЕНЧЕ ҺӘМ БЕРДӘНБЕР СТУДЕНТ
2024 елда Казан консерваториясенең Татар музыкасы кафедрасында беренче тапкыр курай сыйныфы ачыла һәм Айгөл – аның беренче һәм бердәнбер студенты! Укырга кергәндә курайчы кыз моның турында уйламаган да була, ә хәзер үз өстендә зур җаваплылык сизүен әйтә. Шулай туры килә: шул елны музыка көллиятен тәмамлый һәм туры консерваториягә укырга керә.
«Бөтен кеше флейтага укырга керә, син дә шулай ит», – диючеләр дә була, ләкин аның күңеле курайны сайлый. Татар кураенда уйнау осталыгын үстерәсе, курай төрләрен үзләштерәсе, репертуарын баетасы килә аның.
Мин үземнең төп эшемне солистка буларак чыгыш ясау дип саныйм. Ләкин Казан консерваториясенең халык уен кораллары оркестрында флейтада уйныйм. Шулай ук Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә флейтада һәм курайда уйныйм. Оркестрда төп эшеңнең берсе – команданы тою, башка коралларны ишетә белү. Консерваториядә мине солистка буларак әзерлиләр, бу миңа ныграк ошый, җаваплылык артса да, тамашачы тарафыннан сиңа игътибар күбрәк тәти бит. Консерваториянең концертлары Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында уза, анда мин солистка буларак еш чыгыш ясыйм. Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә дә курай репертуарын баету юнәлешендә эшлибез. Ансамбльнең баш дирижёры Айрат Илдус улы Хәйруллин белән курай өчен яңа, заманча аранжировкалар иҗат итәбез. «Курай моңнары», «Җанлы курай» инструменталь номерлар ансамбльнең «Алтын фонд» репертуарына кертелде.

«КУРАЙ МОҢЫН ХАЛЫККА ҖИТКЕРҮ – МИНЕМ МИССИЯМ»
Айгөлнең тормышында консерватория һәм ансамбль тыгыз бәйләнгән. Консерваториядә укый башлагач, беренче атнада ук ансамбльгә солистка буларак чакыралар үзен. Ул вакытта әле хәтта консерваториядә чыгыш ясарга да өлгермәгән була. Беренче чыгышы Уфа шәһәренең дәүләт концертлар залында булуын бер билге дип саный. Мондый мөмкинлек өчен ул ансамбль җитәкчесе Айрат Ринат улы Хәмитовка рәхмәтле. Чыгыш ясаганда ул сәхнә Айгөлгә шундый зур күренгән, хәзер инде аны бер сәхнә дә куркытмый! Айгөл Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залы, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры, Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясенең концерт залы, Филармония концертлар залы, К. Тинчурин театры сәхнәсе һәм тагын башка зур сәхнәләрдә курайда солистка буларак чыгыш ясаган.
Филармониядә һәм Тинчурин сәхнәсендә чыгыш ясарга яратам, чөнки мин ул сәхнәләрдә үземне бик рәхәт хис итәм. Беренче тапкыр Опера һәм балет театрында чыгыш ясаганда, курай моңын халыкка җиткерү – минем миссиям икәнне тойдым. Нинди генә сәхнәдә чыгыш ясама, син артист кеше икәнсең – тамашачы алдында да, коллектив алдында да җаваплылыкны сизәсең. Һәр чыгышта башкарган әсәрне тамашачы күңеленә үтәрлек, исендә калырлык итеп башкарырга тырышасың.
СӘХНӘДӘН – ЖУРНАЛИСТИКА ДӨНЬЯСЫНА
Зур сәхнәләрдә зал тулы тамашачы каршында чыгыш ясаудан тыш, Айгөл – КФУның журналистика югары мәктәбе студенты да. Киләчәктә журналистика белән музыканы бәйләргә тели. «Бәлки, иҗади проект булыр, әлегә бөтен серләрне дә чишеп бетерәсем килми», – диде ул моның турында.
Журналистика аша минем халыкка музыка һәм иҗат дөньясын күрсәтәсем килә. Мин көн саен иҗат тормышында кайныйм, музыкантлар, артистлар белән эшлим, аралашам, төрле иҗади чараларда катнашам. Артист буларак катнашкан чараларны, иҗат өлкәсендә булган вакыйгаларны яктыртырга телим. Бу теләгем журналист һөнәрен сайлауның сәбәбе булды да инде.
фото: Фирүзә Вәлиева
Нет комментариев