Журналның март саны битләрендә сез «Нигә?» дип аталган җырыбыз турындагы язманы укыгансыздыр.
Җырның беренче атамасы – «Чирек гасыр бәете» иде. Җыр социаль челтәрләр, ясалма фәһем һәм безнең буын кешесенең аңа ничек җайлашуы турында.
Кемдер замана шаукымына җайлаша алмыйча интегеп торганда, башкалар яңа дулкынны «иярли». Андый кешеләргә сокланмый мөмкин түгел. Шундый нейроиҗатчыларның берсе безгә «Нигә?» җырына клип ясарга ярдәм итте. Аның белән сөйләшеп, якын киләчәккә күз ташладык.
Ранис Сафиуллин – нейрорежиссёр, нейрооператор, киң мәгънәдә иҗатчы – социаль челтәрләрдә ясалма фәһем ярдәмендә иҗат ителгән видеолары белән бик күп караулар җыючы яшь егет. Ранис Татарстанның Балык Бистәсе районы Дон-Урай авылында туып үскән. Төпле техник белеме бар, аны Казан дәүләт энергетика университетында алган. Гомуми һөнәре дә энергетика белән бәйле.

Мин заводта эшлим. Безнең завод төрле максаттагы электр җиһазлары җыя: электромобильләр өчен заряд станцияләреннән алып, аерым микрорайоннарны яки зур биналарны электр белән тәэмин итә торган махсус җиһазларга кадәр. Мәсәлән, без Г. Камал театры өчен дә электр җиһазлары җитештерүдә катнаштык. Әти-әнием дә эшче һөнәр ияләре, әмма мин энергетика өлкәсен махсус ниндидер зур омтылыш белән сайладым дип әйтә алмыйм. Казанга укырга керүемә тагын бер мөһим сәбәп бар иде: балачактан ук күңелемдә Казанга карата аерым җылы хисләр яшәде. Мин һәрвакыт үземне киләчәктә нәкъ менә Казанда күрдем – шунда яшәргә, үсәргә һәм эшләргә теләдем. Шуңа күрә укуымның да, киләчәк һөнәремнең дә Казан белән бәйле булуын теләдем. Вакыт узу белән энергетика өлкәсенә дә кызыксыну һәм хөрмәт барлыкка килде.
Берара интернетта «электротатарлар» дигән шаярту йөри иде. Татар дөньясына ниндидер яңалык алып килүче, тиз арада яңа төрле иҗат коралларын үзләштереп, аларны татарча контент ясауда сынап караучыларны шулай дип атарга була. Ранис – шундыйлардан.
Ясалма фәһем белән эшли башлавым очраклы гына килеп чыкты дияр идем. Башта үзем өчен генә кызыксындым. Әкренләп бу темага тирәнрәк кереп киттем. Хәзер интернетта бу темага материаллар күп, теләге булган кеше кирәкле мәгълүматны җиңел генә таба. Нейрочелтәрләрне өйрәнгән вакытта курслар алдым, өй эшләрен эшләгәндә, рус дөньясы белән бәйле проектлар да булды. Әмма анда инде бик күп әйбер эшләнгән булып чыкты, ә татарларда Тукай һәм Җәлилләр белән генә «уйныйлар».
Иҗат, яңалык өчен урын бик күп. Татар телле контент ясый башлагач, кешеләрнең кызыксынуын да сиздем. Кайтаваз көчле булды. Без үз телебездәге төрле форматлардагы контентка сусаган, аңа ихтыяҗ сизелә.
Ясалма фәһем белән эшләсә дә, аның тамашачылары арасында олы буын кешеләре дә байтак. Чөнки Ранис инде бакыйлыкта булган бөек шәхесләрне «җанландыра»: җырчыларның иске сурәтләрен кулланып, алар белән реалистик роликлар ясый. Борынгы Казанны, милли каһарманнарны – җырчыларны, шагыйрьләрне, композиторларны «җанландырып» карый.
Элегрәк видеоларны куйганда, мин лайкларга, караулар санына әһәмият бирә идем. Бүген инде моңа артык игътибар итмим. Миңа белемемнең кешеләргә кирәк булуы, башка яшь талантлар белән аралашу, бергә иҗади проектларда катнашу ошый. Андый кешеләр булуы мине илһамландыра.
Ранис иҗади кешеләрне «Бакый Урманчелар» дип атый. Аның фикеренчә, андый кешеләр ясалма фәһемне өйрәнеп беткәч, бик күп әһәмиятле, кызыклы һәм алдынгы әйберләр эшли алачак. Киләчәктә иң мөһиме акча да, визуал да түгел, ә идея булачак, ди.
Чыннан да, ясалма фәһем – безнең киләчәгебез генә түгел, ә инде бүгенге чынбарлыгыбыз. Бүген без аны көндәлек тормышта кулланабыз: машиналарда, кер юу машиналарында, суыткычларда һәм тузан суырткычларда. Әмма иҗат белән шөгыльләнүчеләр җырлар, шигырьләрне яхшы дәрәҗәдә яза башлаган ясалма фәһемгә бераз сак карый.
Гомумән алганда, кешелек тарихында һәрвакыт яңа технологияләр барлыкка килеп торган. Ләкин вакыт узу белән, җәмгыять аларга ияләшә һәм куллана башлый. Интернет барлыкка килгәндә дә күпләр аны җитди кабул итмәгән, ә бүген ул тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әйләнде. Минемчә, нейрочелтәрләр белән дә шулай булачак. Алар – бары тик инструмент кына. Иҗат өлкәсендә дә, башка тармакларда да алар күп процессларны җиңеләйтә һәм тизләтә. Шуңа күрә нейрон челтәрләр ярдәмендә ясалган эшләр дә, нейропродуктлар да киләчәктә тагын да киңрәк кулланылачак. Бу вакыт мәсьәләсе генә дип уйлыйм. Социаль челтәрдәге битләрендә Ранис видео белән эш итә. Ул туктаусыз үзгәреп торган нейродөньяны үзлектән өйрәнә һәм төрле коралларны сынап карый. Киләчәктә тәҗрибәм белән уртаклашасы, курслар ясап карыйсым килә. Зур проектлар турында әйткәндә, мин һәр видеоны кечкенә бер дөнья кебек кабул итәм. Һәр эш – үзе бер аерым проект. Шулай да ИДЕЛ журналы белән эшләү – минем өчен аеруча файдалы һәм мөһим тәҗрибә иде.

Үзирония рәвешендә дә, замананың үзенчәлеген билгеләп кую өчен дә без клибыбызны һәм җырыбызны ясалма фәһем кулланып ясадык. Әмма әлеге язманы әзерләгәндә ясалма фәһем кулланылмады.
Нет комментариев