Кешенең баш мие – иң катлаулы һәм серле органнарның берсе.
Ул безнең хәтерне саклый, тән белән идарә итә, бөтенесен туктаусыз анализлый. Шул ук баш мие төннәрен күптән онытырга тиешле әйберләрне искә төшерә яки берәр җырны кабатлап йөрергә мәҗбүр итә. Бу санда без әлеге гаҗәеп орган белән элемтәгә чыгып, ачыктан-ачык сөйләшергә булдык.
Зөләйха: Баш мие, сәлам!
Баш мие: Сәлам, акыллым, нәрсә турында сөйләшәбез?
Зөләйха: Бу көннәрдә башым авыртып тора. Нигә авыртасың син?
Баш мие: Мин авыртмыйм, миндә гомумән авырту тоя торган рецепторлар юк. Әмма әгәр миңа артык күп эш йөкләнсә, ул нерв системасына басым ясый. Стресс һәм арыганлык тупланып бара, аннан баш авыртуга китерә.
Зөләйха: Мин рилзлар карап ял итәм. Син рилз караганда ял итмисеңме?
Баш мие: Юк инде. Андый вакытта мин катырак кына эшли башлыйм. Секунд саен үзгәреп торган яңа мәгълүмат эшкәртәм. Син ял итәм дип уйлыйсың, ә мин шул вакытта: «Бу мәче нигә бии?» – дип аптырыйм. Шул ук вакытта хуҗам өчен бу биюче мәче ни дәрәҗәдә куркынычсыз икәнен анализлыйм. Андый «ялдан» соң, син дә үзеңне ял иткән кебек тоясыңдыр дип уйламыйм. Җитмәсә, мин күп нәрсәне истә калдырам. Минем хәтер күләме якынча 2,5 петабайт. Бу 300 ел буе туктаусыз югары сыйфатлы видео карарга җитә дигән сүз. Ләкин, әйдә, андый экспериментлар ясамыйк, яме.
Зөләйха: Ә син арыйсыңмы? Ничек ял итәсең?
Баш мие: Интеллектуаль эш үзе мине арытмый. Бертөрлелектән, стресстан арыйм, йокы туйдырмасаң да миңа авыр. Ял итәр өчен миңа тынычлык һәм хәрәкәт кирәк. Каның бераз йөгерсен, миңа кадәр кислород барып җитсә шатланам. Файдалы майлар (мәсәлән чикләвек) ашасаң да мин үземне яхшырак хис итәм. Зинһар, су эчә башла! Минем күпчелек өлешем судан тора, ә син гел каһвә яки чәй эчеп йөрисең. Сусаудан беренче чиратта миңа зыян килә!
Зөләйха: Мин бик шәп сорау уйлап тапкан идем сиңа, әмма ни сорыйсымны оныттым! Әйдә, үзең берәр кызыклы әйбер сөйлә.
Баш мие: Хи, күп нәрсә сөйли алам. Менә, мәсәлән, бер кызыклы хәл: Иван Яковлевич Яковлев дигән бөек мәгърифәтче, галим-лингвист, этнограф һәм педагог булган. Ул – чуваш әдәби теленә нигез салучыларның берсе һәм 7 дән артык телдә сөйләшкән полиглот. Шул галим картайгач инсульт кичерә. Авырудан соң ул исән кала, әмма үзенең туган теле – чуваш теленнән кала башка бөтен телләрне оныта. Бу очракны табиблар полиглотик афазия дип атыйлар.
Тагын бер очрак. Мәсәлән, Төркиядә 67 яшлек Рахми Карадемир исемле кеше дә инсульт кичергән. Яшьлегендә ул 20 ел Даниядә яшәгән һәм бераз дания телендә сөйләшә алган. Инсульттан соң ул үзенең туган телен (төрекчәне) бөтенләй оныткан, әмма дания телендә генә иркен сөйләшә башлаган. Менә шул!
Зөләйха: Тукта, «башым кайный» башлады.
Баш мие: Мин якынча 86–100 миллиард нейроннан торам. Нейроннар арасында сигналлар сәгатенә 430 километр тизлек белән йөри. Кайнамассың монда…
Зөләйха: Карале, ә нигә мин «иртәгәдән ябыга башлыйм» дип әйтәм дә, иртәгә җиткәч, берни дә эшләмим?
Баш мие: Чөнки син «иртәгәдән» дигән карар кабул итүгә, дофамин (канәгатьлелек гормоны) бүленеп чыга. Ә дофамин алынган икән, мотивация кими – «эш эшләнгән кебек» була. Гомумән, мин «иртәгәләрне» яратмыйм. Чөнки мин «иртәгәге мин»не бөтенләй чит кеше дип кабул итәм. Киләчәктәге үзең турында уйлаганда, миндә нәкъ менә чит кеше турында уйлагандагы кебек нейроннар эшли.
Һәм энергия саклау инстинкты турында да онытырга ярамый. Минем өчен диета һәм башка чикләүләр – стресс (ачлык куркынычы). Ләкин яхшы яңалыгым да бар: мин синең көндәлек ризыгыңның шактый процентын яндырып барам. Миңа эшләү өчен көненә якынча 350–400 калория кирәк.
Зөләйха: Тагын бер соравым бар. Ни өчен барлык даһи фикерләр душта яки йокы алдыннан килә?
Баш мие: Чөнки син, ниһаять, берни дә эшләмисең, тышкы активлыгың тына. Мин шунда тыныч кына, фон режимында эшли башлыйм. Бәлки, тормышыңдагы ыгы-зыгыны киметсәң, даһи фикерләр ешрак та килер иде.
Зөләйха: Мин һәрвакыт борчылам, фантазияләрдә гел иң начар сценарийларны уйнатам. Ни өчен?
Баш мие: Минем өчен сине тонуста тоту мөһим. Шуңа күрә мин начар сценарийларны әйләндереп, сине төрле хәлләргә әзерлим. Начар төшләр дә шуңа керә – бу борынгы саклану инстинкты. Кызыклы факт: биохимик дәрәҗәдә минем өчен чынбарлык белән фантазия арасында аерма артык зур түгел. Шуңа күрә куркыныч фильм караганда син чынлап куркасың, ә «теге егетең» турында уйлаганда чынлап дулкынланасың.
Зөләйха: Ә нигә мин ул егетне күрсәм, сүзләр каядыр юкка чыга һәм мин һәрвакыт ниндидер ахмаклык әйтеп ташлыйм?
Баш мие: Ул егетне күрү миндә төрле гормоннар чыгарырга һәм стресс кичерергә мәҗбүр итә. Адреналин һәм кортизол канда кискен арта, йөрәк ешрак кага башлый. Дофамин югары дәрәҗәгә җитә. Ә менә префронталь кабыгым – логика һәм сүзләр сайлау өчен җаваплы өлеш – бу эмоцияләр басымында вакытлыча «сүнеп» тора. Амигдала (курку үзәге) активлаша, ул хата ясаудан куркырга мәҗбүр итә. Шуңа мине генә гаепли алмыйсың, без монда бөтен тән белән ул гашыйклыктан интегәбез!
Зөләйха: Мин барыбер сине яратам, баш мие!
Баш мие: Мин дә сине яратам, Зөләйха. О, гитара! Трынц-трынц телевизор… Трынц-трынц телевизор…
Нет комментариев