«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Яңа уку елыннан беренче сыйныф укучыларына өй эшләре бирелмәячәк

Россия мәктәпләренең беренче сыйныф укучыларына киләсе уку елы башыннан бүтән өй эшләре бирелмәячәк.

Бу хакта «РИА Новости» язды.

Документта язылганча, Россия Мәгариф министрлыгы өй эшләреннән башка беренче сыйныф өчен белем бирү системасын уйлый. Шул ук вакытта таләпләрдән элек барлык предметлар буенча өй эшләрен башкаруның суммар вакытын бер сәгать белән чикләгән норма төшереп калдырылган.

Элегрәк РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов 2027 елның 1 сентябреннән өлкән сыйныфлар өчен яңа белем бирү стандарты үз көченә керәчәк дип хәбәр иткән иде. Ул укыту программасында үзгәрешләр кертүне күздә тота: укучылар барлык фәннәрне база дәрәҗәсендә генә өйрәнә алачак. Моңа кадәр ике фәнне тирәнтен өйрәнү мәҗбүри иде.

«Татар-информ»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое