«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

«Тасма» подкасты шәһәргә чыга

Быел җәй Казанның төрле киңлекләрендә татар телле «Тасма» подкастының ачык съемкалары узачак.

Тамашачылар тыңлап кына түгел, ә подкастны яздыруда катнашып, кунакларга үз сорауларын да бирә алачак.

Беренче ачык подкаст 9 июльдә 19:00 сәгатьтә Черек күл паркында узачак. Чыгарылыш кунагы — «Miñ» каһвәханәләре челтәренең шеф-пекаре һәм блогер Камилә Абдуллина. Подкаст авторы Алсу Мансурова белән алар үз һөнәреңне табу, психотерапиянең уңышлы һәм уңышсыз тәҗрибәләре, шулай ук мәдәният һәм тамырларның үзеңне табарга ярдәм итүе турында фикер алышачаклар.

Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк – сылтама.

«Тасма» — Алсу Мансурованың татарча DIY-подкасты. 2025 елның көзеннән башлап, бүгенге көнгә кадәр проектның 6 чыгарылышы чыкты. Кунаклар арасында — татар музыкантлары Defne, Булат Шәйми (taraf төркеме), «Идель» журналы шеф-редакторы һәм журналист Динара Зиннәтова, актриса Ләйсән Фәйзуллина, «Идел» журналы шеф-редакторы һәм шагыйрә Гүзәл Закирова һәм табиб Зөлфәт Әхмәтов. Чыгарылышларда автор һәм аның кунаклары шәхси тәҗрибәләре белән уртаклаша. Темалар арасында: экзистенциаль кризислар кичерү, гаилә һәм мөнәсәбәтләр, заманча мәдәният, медицинадагы стигмалар һәм буллинг. Барлык чыгарылышлар видео- һәм аудиоформатта махсус платформаларда урнаштырылган. Ачык яздырулар «Күрше. Мирас» махсус проекты кысаларында уза. «Күрше. Мирас» — Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмендә Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты гамәлгә ашыра торган «Күрше» фестиваленең бер өлеше.
Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое