Татарстанда социаль ипотека программасы буенча торак алу өчен республика яшьләре арасындагы конкурска гаризалар кабул итү башланды.
Бу хакта ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Руслан Семёнов сөйләде.
Программада 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге Татарстанда даими яшәү урыны буенча теркәлгән Россия гражданнары катнаша ала. Гаризаны җәмәгать оешмалары активистлары, яшьләр сәясәте проектларында катнашучы студентлар, яшь галимнәр һәм белгечләр, дәүләт оешмалары хезмәткәрләре, яшьләр белән эшләүче белгечләр, югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укытучылары, яшь муниципаль хезмәткәрләр, шулай ук авылда яшәүче яшьләр бирә ала.
Катнашуның төп шартларының берсе – торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык критериена туры килү (гаиләнең бер әгъзасына туры килгән мәйдан 18 квадрат метрдан азрак булырга тиеш). Моннан тыш, катнашучының социаль ипотека буенча түләүләрне вакытында түләргә мөмкинлек бирүче кереме һәм фатир бәясенең 10 процентыннан да ким булмаган күләмдә башлангыч түләүне кертү (первоночальный взнос – авт.) мөмкинлеге булырга тиеш.
Катнашучылар фатирларны Казанның «Салават Күпере» торак районында һәм Дәүләт торак фондның республика районнарындагы төзелеш объектларында сатып ала алачак. Конкурска гаризалар кабул итү 2026 елның 9 августына кадәр дәвам итә.
Нет комментариев