«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әңгәмә

«Гади язучы – заман белән, бөек язучы мәңгелек белән көрәшә»

Мин гомер кереп карамаган танышулар кушымтасына керергә булдым (әйе, эшем беткән иде). Беренче үзара «лайк» һәм без сөйләшә башладык.

Иртәнге бишкә кадәр әдәбият, театр, ирек, Габдулла Тукай иҗаты, мәхәббәт турында сөйләштек. Ул үзенең романыннан бер өзек җибәрде. Мин, авторның исем-фамилиясен күргәч, озак кына хушыма килә алмадым: Александр Кутуев-Ратнер… Кутуев?! Ул Гадел Кутуйның энесе Шакир Кутуйның оныкчыгы булып чыкты!

«ҮЗЕҢЧӘ ЯЗА АЛМАСАҢ, ЯЗАРГА КИРӘКМИ»

Моңарчы бер әңгәмәгә дә болай дулкынланып әзерләнгәнем юк иде. Су буе кадәр итеп әзерләгән сорауларым 4 сәгатькә җитте. Без аның белән «Помню тебя» исемле романы, мәхәббәт, өй хисе һәм башка күп нәрсәләр турында сөйләштек. Аның фамилиясе зур тарихы булган ике нәселгә килеп тоташа. Беренчесе – әтисе ягыннан Гадел Кутуй булса, икенчесе – әнисе ягыннан – Казанда балалар неврологиясе мәктәбенә нигез салучы Александр Ратнер.

Нәселемдә шундый кешеләр булу миңа берничек тә тәэсир итми. Нәсел программасы булса гына, төгәл әйтүе кыен. Ягъни, бу очракта мин башкалар кебек үк теләгән вакытта аның иҗаты белән таныша алган кеше, бу мине үзенчәлекле итми. Мин моның үземә тирәнтен өйрәнү өчен яхшы тема икәнен, тагын да күбрәк беләсем килгәнен сизәм, әмма әле ул вакыт җитмәгән кебек. Гадел Кутуйның оныклары, оныкчыклары «Без аның кебек яза алабыз», дип шигырьләр яза. Минемчә, әгәр син үзеңчә яза алмасаң, язарга кирәкми дә.

Миңа Рөстәм Кутуйның иҗаты якын. Холкыбыз да охшаш, диләр. Ләкин мине борчыган бер әйбер бар – сәнгатьнең милләте юк бит, аларның иҗатын да милләт мәйданында түгел, ә иҗат киңлегендә карау яхшырак булыр иде. Әгәр кеше иҗат итә икән, ул җирдәге һәркем өчен иҗат итә дигән фикердә мин.

Казан дәүләт медицина академиясендә ел саен «Ратнер укулары» форумы уза, анда Россиянең төрле почмакларыннан неврологлар җыела. Александрның бабасы – яңа туган балаларның үлем сәбәбе нәкъ менә бала тудырганда алынган җәрәхәт булуын исбатлап, ачыш ясаучы, табиб буларак үзенең гаять зур мирасын калдырган кеше.

«Мин ул бабамны белмәсәм дә, аның калдырган эзен беләм», – ди Александр бабасы турында.

ЯЗУЧЫ ТАБИБ ТҮГЕЛМЕНИ?

Язучы табиб түгелмени? Кешеләр әсәр укып, язучы иҗатыннан шифа ала. Ләкин бер әйберне аңларга кирәк: без авыру симптомнарын күрсәтәбез, ә дәвалану һәркемнең үзеннән тора. Язучы – патологоанатом яки астроном кебек, нәрсәнең дә булса ничек туып, ничек үлгәнен күзәтә. Бәлки, ул әйбер гомумән булмагандыр да, язучы аны өлешчә җанландыра, реанимация ясый, шул яктылыкны сурәтли. Гади язучы – заман белән, бөек язучы мәңгелек белән көрәшә. Роман да шулай язылды. Анда инде 30 ел булмаган язмыш билгеле бер сандагы хәрефләрдә тере.

«Помню тебя» романында вакыйгалар Казан шәһәрендә бара. Барысы да әбисе, педагогика фәннәре докторы, профессоры Фаина Ратнер хатирәләренә нигезләнгән. Романда медицина терминнары еш күренә. Тик туганнары белән киңәшләшми, барысы да әбисе сөйләгәннәрдән. Әсәрен яза башлаганда ук ташламас өчен, беркемгә дә күрсәтмәгән ул.

Мин тәнкыйтькә бик тыныч карыйм. Әгәр тәнкыйть кызыклы формада тәкъдим ителсә, мин аны тыңларга әзер, кайбер кешеләр мәгълүматны бик оста итеп җиткерә белә. Мәсәлән, Мәскәү редакторлары Павел Крючков һәм КФУ профессоры Артём Скворцов (алар минем әсәремә рецензия яздылар) – алар аша күпме китап үткән, үзләренең кулъязмалары күп. Андый кешенең әдәбиятта тәҗрибәсе зур, аларның фикере минем өчен кыйммәт.

Башлангыч сыйныфларда укыганда беренче шигырьләре туа башлый. Ул вакытта әти-әнисе дә, якыннары да аның бу шөгылен җитдигә алмый, вакытлыча кызыксыну дип кенә кабул итә. Ә урта сыйныфларга җиткәч, үсмер чорның барлык «бизәкләрен» шигырьләрендә яктырта. Бүгенге көн күзлегеннән караганда, алар кешегә күрсәтерлек түгел, ди. Ләкин шул ук вакытта, әгәр үз иҗатын ул вакытта якламаган булса, алга таба иҗат та итә алмас иде.

БДИга әзерләнү өчен репетиторга йөри башлый. Бу очрашу аның хәтерендә әдәбиятка килү мизгеле булып истә калган. Аның әле дә чиксез хөрмәт иткән кешесе, укытучысы – Лия Бушканец, профессор, тел белгече, КФУ галиме. БДИга әзерлектән тыш Александр аңа шигырьләрен күрсәтә, ә ул аларга дөрес юнәлеш бирә һәм туктаусыз язарга куша.

«Помню тебя» романын да иң беренче Лия Бушканецка күрсәттем. Мин беренче вариантны укыткач, анда бик күп экстравагант, урынсыз тел чаралары кулланганымны аңладым. Аның сюжет кыйммәте бөтенләй юк диярлек иде. Ничек тә укытучыны әсир итәргә кирәк дип, беренче күләмле эшемдә үк осталыгымны күрсәтәсем килеп, артыграк эшләп җибәргәнмен булып чыкты. Лия Бушканец эшемне хупласа да, укучыга кайбер нәрсәләрне үзе уйлап бетерү өчен урын калдырырга кирәклеге турында әйтте. Әсәрдә бик күп экстравагант әйберләр бар икәнен үзем дә аңлый идем, тик ул боларның куркыныч түгеллен ассызыклады. Бу минем беренче романым һәм мин аны куркудан яза башладым. Шулай да, мин аны тел ягыннан чыннан да яхшы дип с аныйм.

Әсәр өч ел буе язылган, ярты ел чамасы редакцияләнгән. Сюжетка кагылышлы төзәтмәләр ясамасалар да, Мәскәүдәге редактор белән сүзтезмәләр өчен көрәшкәннәр. Мисал өчен, кемгәдер төсләр, хис-кичерешләрне күрсәткәндә бер төр сурәтләү чараларын куллану рөхсәт ителә, ә аңа ни өчен тыела, дип аптыраткан ул аларны һәм ахыр чиктә барыбер компромисска килгәннәр.

Роман депрессия вакытында язылды. Мин аны кичереп бетердемме, юкмы, әлегә белмим. Язу минем өчен психолог сеансы кебек иде, аны үземнең психотерапевтым дип тә әйтә алам. Мин үзем дә психолог, дипломым бар, ә менә психотерапевт сүзе ничектер ышанычлырак яңгырый. Роман минем өчен сублимация булды. Ул вакытта күп кеше миңа: «Буш вакытыңда гына яз, әйдә, нормаль эш белән шөгыльлән», – дия иде. Ләкин мин аларны тыңламадым, бар вакытымны язуга багышларга үз-үземә рөхсәт бирдем. Бу – минем эшем, мин аны шулай тоям. Шулай соң булса да, әсәр язарга утыруымны үзем кабул иткән беренче карарым дип саныйм. Ул вакытта роман минем өчен аккош җыры кебек матур һәм соңгы булырга тиеш кебек тоелды.

«СӘЯХӘТ – ИҢ ЯХШЫ БЕЛЕМ»

Мин алты-җиде ел сәяхәт иттем. Е вропаның күп илләрендә булдым: Чехия, Германия, Бельгия, Испания, Португалия, Италия, Франция, Австрия. Европалылар мине күп нәрсәгә өйрәтте дип уйлыйм. Европа – мәдәният, аралашу, тәҗрибә һәм яшәеш ягыннан яшәү өчен иң уңайлы урын. Дөньяның төрле почмакларыннан бик күп матур һәм төрле-төрле кешеләрне күрдем. Сәяхәт – иң яхшы белем, чөнки син башка илгә килеп, кешеләрнең ничек яшәгәнен күзәтәсең. Алар да синең кебек үк яши кебек, ләкин бөтенләй башкача булып чыкты. Башка халыкларның мәдәниятен өйрәнү, үз мәдәниятең турында сөйләү, төрле стереотипларны юкка чыгару бик кызыклы. Кайдан икәнемне сорагач, еш кына испан яки португал дип уйлыйлар иде, чөнки мин рус кешесенә бөтенләй охшамаганмын.

Аның беренче тапкыр Европага чыгып китү тарихы кызларга бәйле. Ул 18 яшендә очрашып йөргән кызы артыннан Прагага китә, шунда укырга керә. Тормыш тигез генә бармый, кыенлыклар очрап, егетне сындыра.

Мин географик урынны түгел, ә күңелемдәге чын өемне эзлим. Прагада янәшәмдә якын кешеләр булса да, мин үземне барыбер чит итеп сизәм. Мин монда да тулысынча ү з кеше түгеллегемне ачык тоям.

РОМАН – КОТКАРУЧЫ?

Александрның хәзерге эзләнүләре дә – терапиянең бер өлеше, чөнки хәзер ул бөтенләй башка кешегә әверелгән, элеккеге кыйммәтләр, ышанулар системасы тулысынча җимерелгән һәм әле үзенең нинди булачагын белми. Хәзер язудан да тукталып тора, эчтә басып торган тынлык бар, ди.

Эчемдәге мине язмаган өчен шелтәли торган тавышлар белән бәхәсләшәм. Идеяләрем бар, мин нәрсә әйтәсем килгәнен аңлыйм, әсәрнең нинди формада булачагын да күзаллыйм, ләкин әле формасын таба алмыйм. Туасы әсәр яхшы булачагына ышанам. Хәзер үземнең романыма карап, мин аны башка кеше язгандыр дип уйлыйм, чөнки анда кичергәннәр хәзер инде миңа хас түгел. Ләкин мин аны ни өчен язганымны беләм – ул мине коткарды, ул язылырга тиеш әсәр иде.

Александр романның эчтәлеген махсус гадиләштергән, моны ул хәзер табиблар турында күп әсәрләр язылуы, аларның эшчәнлеге турында төрле риваятьләр йөрүе белән аңлата. Романда контекстны аңлату өчен генә медицина өлешен алган. Персонажның үзгәрү этапларын мөмкин кадәр күренми торган итәргә тырышкан. Шуңа күрә роман нигезендә – катлаулы мәхәббәт тарихы.

«БЕЗНЕҢ БАРЛЫК ГАМӘЛЛӘРЕБЕЗ НИГЕЗЕНДӘ МӘХӘББӘТ БУЛЫРГА ТИЕШ»

Аның өчен жанр – бары тик форма гына. Ул теләсә к айсы жанрда үзен уңайлы хис итә. Мисал өчен, драматургия чикләре аңа тар, чөнки ул әсәрендә бар дөнья белән идарә итәргә ярата. Моңа да карамастан, аның Лондонда бер спектакле әзерләнгән була, ләкин премьера булмый калган.

Диалогның үз кагыйдәләре бар, аны бик сак кулланырга кирәк. Роман язганда аларны күпкә яхшырак ү зләштердем. Табигый диалоглар тудыру – бик кызыклы процесс. Кайбер кешеләр югары әдәби телдә сөйләшә һәм яза бит, мин дә шундыйлардан. Бу бик кызыклы күренеш. Чын мәхәббәт барлыгына ышана егет, моңа исә романының төп геройлары – әбисе һәм бабасы тарихы сәбәпче. Мәхәббәт – гади генә тойгы түгел, ул бик югары хис. Ул ике кеше арасындагы рухи бәйләнеш, алар өчен генә булган халәт. Кеше үз гамәлләренең чын сәбәпләрен аңлагач кына, дөрес юл сайлый ала бит. Әгәр гамәл мәхәббәткә нигезләнмәсә, ул буш һәм мәгънәсез. Безнең барлык гамәлләребез нигезендә мәхәббәт булырга тиеш.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое