Cезнең дә кайвакыт шулай буламы: кешенең иҗатын, үзен күптәннән күзәтеп баргач, аның турында бик күп беләсең кебек, әмма якыннан аралашкач, бик күп нәрсәне әле белмәгәнең ачыклана.
Минем әлеге язмам герое белән шулай булды. Гөлчәчәк Шәйхетдинованы (хәзер – Баһавиева) «Калеб»че буларак белә идем, ә үзе белән интервьюны менә быел гына эшләргә насыйп булды. Моңа сәбәпче, әлбәттә, «Калеб». Гыйнвар азагында шагыйрә Миләүшә Гафурованың «Фәрештәләр» моноспектакле Гөлчәчәк режиссёрлыгында куелды. Күпләрне таң калдырган һәм сокландырган әлеге спектакль турында да, Гөлчәчәкнең үзе турында да сөйләштек.

ГӨЛЧӘЧӘКНЕ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР КҮРГӘН КӨНЕМ
Аны беренче тапкыр күргән көнем кичәгедәй хәтеремдә, әмма елын төгәл әйтә алмамдыр. Мин яшь иҗатчылар белән кызыксынучы, аларга соклану катыш шаккатып караучы студент идем. «Калеб. Яңа дулкын» чарасында (бәлки бәйгесендә?) ахырда барлык катнашкан яшьләрне сәхнәгә чакырдылар. Шунда нәфис буйлы, озын сары чәчле шагыйрә белән ул вакытта минем тулай торактагы бүлмәдәшем, дустым Миләүшә Гафурова янәшә бастылар. Бер- берсенә карап көлешкәннәрен, кочаклашканнарын хәтерлим. Аларның икесен нәрсәдер берләштерә, тик нәрсәдер аерып та тора кебек иде. Менә шул ике кыз берничә елдан уртак спектакль әзерләр дип ул вакытта башыма да килмәде.
Гөлчәчәк белән кайсы темага сөйләшсәк тә, «Калеб» тирәли «йөрдек». Ул бер темадан икенчесенә тиз күченә, бер мизгелдә күп эмоция кичерергә өлгерә. Шуңа күрә материалда эзлелелек өзелгән урыннар да булыр.
«МИН ҮЗЕМНЕ ШАГЫЙРЬ ДИМИМ»
Мин Кама Тамагы районының Иске Казиле авылында тудым. Мәктәптән соң, Казанда КФУның журналистика бүлегенә кердем. Язуга сәләтем һәм кызыксынуым балачактан булды: 7 нче сыйныфта «Сабантуй» газетасында авылда булган янгын турында беренче мәкаләм басылды. Татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадаларга йөрсәм дә, математиканы күбрәк яраттым. Шигырьләрне иртә яза башладым. Хәер, язу дисәм дөрес булмас, беренче «шигырьләр»не иҗат иткәндә юньләп сөйләшә дә белми идем әле! Балалар бакчасыннан кайтып барганда күңелгә шигырь килгәнен хәтерлим: «Карлар өелеп тора икән / Шул карларга чума-чума...» дип башлана иде ул. Иртән «мин бер «тигырь» беләм» дип уянганмын, әни аны магнитофонга яздырып алган.
Мин үземне шагыйрь димим. Мин элегрәк тә, хәзер дә бик сирәк язам. Кайвакыт илһам өелеп килә, әмма кәгазьгә төшми кала – мин аны я диктофонга яздырам, я видео төшереп куям. «Нәрсәгә инде ул?» дип тә уйлыйм. Әмма бирелгән сәләтне рәхмәт әйтеп кабул итәргә кирәк. Илһам килә икән, аны язарга кирәк. Мәсәлән, берни уйламыйча, онытылып чия җыясың. Шул чакта нәзек чия ботаклары, кып-кызыл чия суы, җил сиңа үзе шигырь пышылдый башлый.
Минемчә, шигырь син бөтен нәрсәне үзеңнән җибәргәннән соң килә. Кысылган вакытта әйбәт шигырь тумый – кысылган шигырь туа. Мәсәлән, идән юганда бөтен нәрсәне җибәрәсең, нәрсә эшләгәнеңне генә уйлыйсың. Борчулар киткәч, шигырь килә һәм шунда ул яхшы килеп чыга.

«БУ БИТ ТЕГЕ ЕГЕТ!»
Улым Җиһангир тугач, миңа көйләр килә башлады. Алай дисәң, көйләр моңа кадәр дә килә иде, ләкин хәзер аларны яздырып барам. Көйләргә сүзләр язып җырлап карыйсым килә. Мин кечкенәдән җырларга яратам. Безнең урамда күрше тәтәләр капка төбендә еш концерт куя идем. Аны урамның икенче башында капка төбендә утыручы әбзәнкә, аның Казаннан кайткан кызлары да утырып тыңлый. Бәрәңге алганда бакчада көрәк я сәнәк минем микрофон вазифасын да башкара иде. Хәзер уйлыйм: ничек оялмадым икән мин? Иремә бу хатирәләрне сөйләгәч, микрофон алып бирде. Җырлау теләгем хәзер дә бар, ләкин аның турында сөйләү кыюлык кебек, шуңа зурдан кубып әйтергә уңайсыз.
Ирем дигәннән, Надир белән танышуыбыз кызык булды! Яшем барса да, мин кияүгә чыгу турында әллә ни борчылмый идем. Көн-төн эшкә, иҗатка чумгангамы, аны уйларга вакыт булмаган. Кечкенәдән «Ялкын» журналын үлеп ярата идем (сүз уңаеннан, «Идел»не дә алдыра идек без). Аның һәр хәрефен, өтерен укып барам. Сөмбел Гаффарова, Айрат Бик-Булатовлар эшләгән вакыт. Кайбер язмаларны хәзер дә хәтерлим. Мәсәлән «Гений ул Африкада да Надир» дигәнен. 1999 нчы елгы «Ялкын». Миңа ул чакта унбер яшь. Менә шул вакыттан Надир дигән кеше барлыгын хәтерлим. Соңрак аның галәм белән кызыксынуы да хәтергә чалынып калган. Казанга кайтканын ишеткәч, күз алдыма шул язма килә, һәм мин Надирны «Калеб» тапшыруына чакырырга булам. Ә тапшырудан соң ул мине – свиданиега. Хәзер безнең Җиһангир исемле улыбыз бар.
«ШИГЫРЬЛӘРЕН УКЫЙ БАШЛАГАЧ, МИНЕМ БАШ МИЕМ СЕЛКЕНӘ БАШЛАДЫ »
Кабат шигърият темасына кайтыйк. Миләүшә Гафурова. Мин аның шигырьләрен үзе сөйләгәнен ишеткәч тә ошаттым. Узган елның җәендә ул миңа үзе чыгарган китабын бүләк итте. Ул аны шул дәрәҗәдә идеаль эшләгән! Без бит хәзер интернеттан җиңел әйберләр карарга ияләшкән. Ә монда тукталырга кирәк иде. Шигырьләрен укый башлагач, минем баш мием селкенә башлады – хәрәкәтләнүен тойдым. Бу турыда Миләүшәгә дә әйткәч: «Бу минем өчен бик мөһим», – диде. Ул минем өчен ачыш булды. Күптән шулай нәрсәдер укып, үзем өчен ачыш ясаганым юк иде. Миләүшәнең шигырьләре минем өчен чын шагыйрьлек булып тоелды. Мондый иҗаттан һәм дөньяда шундый кеше барлыгыннан утырып еладым. «Калеб»нең бер җыелышында Гүзәлгә (Сәгыйтова – Авт.) әйткәч, ул Миләүшәнең кичәсен үткәрергә тәкъдим итте. Шулай итеп «Фәрештәләр»гә беренче орлык салынды.

Режиссёрлыкка килгәндә, ул миндә бар, тик мин аны чыгарырга куркам. Ул өлкәдә махсус белемем юк бит. «Яңа татар пьесасы» лабораториясендә укыган идем. Евгений Казачков бик яхшы остаз булды анда минем өчен. Аннары, режиссёр Айдар Җаббаров белән бераз эшләгәнем булды. Ул миңа «Хуш, авылым», «Хуш авылым. Хыял» спектакльләре өчен бетеп барган авыллардан кешеләрне табып интервью эшләү тәкъдиме белән чыкты. Дус кызым Динә рульдә иде, утырдык та чыгып киттек. Әгерҗе, Актаныш, үзебезнең Кама Тамагы районнарын урадык. «Хуш, авылым»ны чыгарганда һәр репетициягә диярлек йөрдем. Айдар «Көл»не чыгарганда, спектакль өчен цензурага эләккән татар язучылары турында язмалар әзерләдем.
Мин репетициядә утырганда үземне әкияттә итеп хис иттем. «Айдар, бу искиткеч бит!» дип аның эшенә сокланганда, ул миңа: «Ә мин яраткан эшем белән көн саен шөгыльләнәм», – дип елмайды. Аның белән эшләү миңа күпмедер дәрәҗәдә мәктәп булды. Әгәр мөмкин булса, мин Айдарның укучысы булып ялланыр идем. Режиссёр буларак шигырьләргә кечкенә фильмнар эшләгәнем бар. Мәсәлән, «Калеб»тә Лилия Гыйбадуллина шигырьләренә – «Кайту» поэмасын, Йолдыз Миңнуллинаның «Өтүкән»ен. Мин шигырьләрне күрәм. Музыка тыңлаганда да минем күз алдында гел образлар барлыкка килә. Гомумән, мин талант колы икән. Бик талантлы әсәр күрсәм, илһамланам, аны дөньяга чыгарасы килә башлый. Эше авыр катлаулы булса да, талантлы әсәр, талантлы кеше мине тукталмаска мәҗбүр итә.
Гөлчәчәк белән интервьюны тулысынча «Идел»нең март санында укыгыз.
фото: Фирүзә Вәлиева.
Нет комментариев