Танылган блогер Мәрьям Миңнегулованың яратып ясый торган чия компоты, мохито рецепты.
Чия, бөтнек яфракларын юабыз.
Банканы парландырып алабыз (бик аз гына, кайнаган су салгач шартламасын өчен генә банка).
Банкага салабыз
- 2 стакан чия
- 300 гр шикәр комы
- бер юка гына телем лимон кисәге
- 2 бөтнек яфрагы
Кайнап торган су салып, парландырылган капкач ябып, банкаларны песогы эреп беткәнче ярты минут тирәсе идәндә әйләндереп алабыз.
Бетте-китте. Җиңел дә, тиз дә, баллы да түгел артык, атмый да, ди Мәрьям апа үзенең сәхифәсендә.
Нет комментариев