«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Аннан-моннан

Федор Бондарчук Казанга килде

Танылган Россия режиссеры, продюсер һәм актеры Федор Бондарчук Казанда нишләп йөри?

Кичә көндез ул Казан Кремлендә, республика Рәисе эшләре идарәсе бинасында булган. Кызганыч, очрашуның нечкәлекләре әлегә хәбәр ителмәде. 

Бондарчукның Казанга килгәне бар иде инде: 2023 елның сентябрендә ул режиссер Жора Крыжовников белән бергә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашкан иде. Ул вакытта кинематографистлар «Слово пацана. Кровь на асфальте» сериалын һәм Роберт Гараевның «Слово пацана. Криминальный Татарстан 1970–2010-х» китабын тикшерделәр.

2023 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан төркемнәре турында төшерелгән «Слово пацана» сериалын тәнкыйтьләде. Татарстан Эчке эшләр министрлыгы ветераны һәм тамашачылар кино әсәре турында үз фикерләре белән уртаклашты.

чыганак: «КП»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое