Янә берничә варианты булган сүзләрнең дөресрәген эзләрбез: «аждаһа»мы, «аҗдаһа»мы?
«Кроссовка»мы, әллә «кроссовки»мы? «Хак» белән «хокук» сүзләрендә нинди үзенчәлек барлыгын да карарбыз. Тагын «хатын-кыз»ның «хатын-кызлар» була алу-алмавына да тукталырбыз. Киттек!
АЖДАҺА
Алабугада булырга туры килде. Вакыт табып, шәһәрнең тарихи урыннарын, шул исәптән «Шайтан каласы»н да карадык. «Шайтан каласы» дигәнең үзе үк миндә кырык сорау тудырса да, бу юлы ул темага кереп тормыйм, гәрчә борынгы мәчет хәрабәләрен башында акылы булган татар шайтан белән бәйләмәс иде дип уйлыйм.
Бирегә килгән һәр кеше, әнә шул хәрабәләргә юл тотканда, имеш, борынгы шәһәрне бөтен явызлардан саклап торган аждаһа сынын очрата. Шул аждаһа белән таныштыра торган махсус мәгълүмат тактасы да урнаштырылган. Тик менә анда аждаһа сүзен генә «җ» хәрефе аша ялгыш язганнар. Аҗдаһа дип сөйләшкән кешеләрне һәм хәтта язылган очракларны да күргән бар. Ләкин мондый урынга текстны тикшереп җибәрәләрдер бит инде!
Бәлки, кайберәүләр фикеренчә, татарның үз сүзләрендә [ж] авазы юктыр. Әмма, беренчедән, татар телендә борынгыдан ук [ж] авазы бар (ул башлыча ияртемнәрдә һәм шулардан ясалган сүзләрдә очрый: жу – жуларга, мыж – мыжлау, выжт, чаж-чож), икенчедән, аждаһа сүзе – фарсы алынмасы. Элек-электән гарәп хәрефләре белән язганда да ул ژ/ж аша язылган. Төрле сөйләшләрдә әҗдаһа, әчтәр, аҗдак, аҗдагы, аздагы, аздягы, әздяхы кебек вариантлары очраса да, әдәби телебездә дөрес язылышы – аждаһа. Һәм шул да бар: унике еллык хайваннар циклында Аждаһа елы дию урынына Ләү елы дию тарихилыкка туры килә төшә. Әмма бу турыда башка вакытта тәфсилләбрәк бер язармын.
КРОССОВКА // КРОССОВКИ
Күптән шулай кабул ителгән ки, сүз теләсә кайсы телдән теләсә нинди формада кабул ителә ала һәм алынган телдә оригинал телдәге формасын саклый. Бу гарәп алынмаларында яхшы күзәтелә. Мәсәлән, әгъза дөреслектә гозу дигән сүзнең күплек саны. Без берлек санын бөтенләй кулланмыйбыз, белмибез дә хәтта. Мәгълүмат сүзе дә шулай ук төп телдә күплек санда. Ә без татар телендә аны күплек санга куяр өчен нигезгә өстәп -лар кушымчасы кушабыз, чөнки безнең өчен ул берлек сан.
Рус һәм башка алынмаларда да шул ук хәл күзәтелә. Ягъни сүз оригиналда нинди формада булуына карамастан, без аны шул әзер килеш алабыз һәм үзебезчә төрләндерәбез. Әйтик, колготки, чипсы, джинсы... Боларны колготка, чипс, джинс дию дөрес түгел. Андый практика дөнья телләрендә юк дип уйлыйм.
Ләкин рус теленнән алынмаларның бер үзенчәлеге бар: әгәр дә алар рус телендә берлек санда кулланыла икән, без шуны белә-тоябыз икән, димәк, берлек санда кулланабыз. Югарыдагы сүзләрнең (колготки...) рус телендә берлек саннары юк. Ә кроссовки сүзенеке бар – кроссовка. Татар теленең сүзлекләренә дә ул нәкъ шул формада кергән. Шулай итеп, мондый шикле сүзләр өчен төп кагыйдә – рус телендә берлек санда булулары. Бу кагыйдәдән ботинка сүзе генә чыгарма булып кала бугай. Аның рус телендәге берлек сан формасы (ботинок) татар теленекенә туры килми, чөнки ул күптәннән нәкъ ботинка формасында кереп ныгыган. Инде бөтенләй кыенсынабыз икән, язылышны татар теленең сүзлекләреннән карарга кирәк.
ХАК вә ХОКУК
Боларның мәгънә үзенчәлекләрен тикшерергә уйлый бу дип уйласагыз, ялгышасыз. Әйе, аларның мәгънәләре бер яктан бик якын, шул ук вакытта аермалары да юк түгел, әмма бу турыда башка вакытта фикерләшербез. Бу юлы мине әлеге сүзләрнең язылышы гына кызыксындыра.
Татар телендә күптән шулай килә: әгәр дә сүзнең соңгы авазы [п] яки [к] булса, тартым кушымчасы кушарга туры килгәндә, әлеге саңгырау авазлар яңгыраулаша һәм [б] яки [г] авазлары белән алмаштырыла. Мәсәлән, туп > тубы, урындык > урындыгы. Бу шундый катгый кагыйдә ки, ул хәтта телебездә шактый үзләшкән гарәп алынмалары өчен дә, үзләшеп бетә алмаган русизмнар өчен дә үтәлә. Мәсәлән, китап > китабы (мондагы б гарәпнең үзендә шулай булганы өчен түгел), тип > тибы (темп, штамп кебек сүзләрдә ни өчен п сакланганын аерым бер карарбыз әле).
Инде тел төбемне аңлагансыздыр да. Шундый катгый булуына карамастан, хак һәм хокук сүзләрендә бу кагыйдә челпәрәмә килеп бозыла. Шул ук вакытта аларның икесен ике яссылыкта карарга кирәк. Гарәп теленнән алынган хак һәм хокук – тамырдаш сүзләр, алар икесе дә хққ тамырыннан ясалган. Әгәр дә искерәк китапларны алып карасагыз, анда, кагыйдә буларак, хак сүзе тәштид (икеләтү хәрәкәсе) белән хакк формасында кулланыла. Мондый очрактта, әлбәттә, соңгы [қ] авазын берничек тә яңгыраулатып булмый, шуңа күрә хаккы, хаккында әйтелеше саклана. Графикалар алмашынган чорларда тәштид мәштидләр тарихка гына кереп калганга, икеләтеп әйтү дә гадиләштерелә, шуннан без бүген таныган хак сүзе нормага керә. Менә бу аңлатманы исәпкә алганда, тарихилыкка нигезләнеп, хак – хакы язылышын кабул итәргә була дип уйлыйм (гәрчә миннән сораган кеше дә юк инде аны).
Инде хокук сүзен карыйк. Баягы кагыйдәгә күрә, ул хокугы булып яңгырарга тиеш, әмма ни сәбәпледер норматив сүзлекләргә ул алай кереп китмәгән, югыйсә соңгы [қ]ның саклануын берничек тә аңлатып булмый. Уема бер генә нәрсә килә: бәлки, хокукы формасына дөрес яңгырый һәм языла торган хокукый сыйфаты тәэсир иткәндер. Тагын да үкенечлесе исә – моны, уйлап-нитеп тормыйча, төрекләрдә шулай ул дип, сукырларча ияреп эшләгән булсалар, чөнки төрек телендә бүген дә hukuk – хокук, hukuku – хокукы.
Ни булса да, минемчә, әгәр дә үзебезнең тел мәнфәгатьләреннән чыгып эшлибез икән, алга таба мондый язылышларны җайга салырга, унификацияләргә тиешбез. Яки инде кагыйдәдән чыгарма буларак күрсәтергә тиеш булабыз. Сүземә ышаныгыз, андый чыгармалар бездә русныкыннан да артып китәчәк.
ХАТЫН-КЫЗ
Әллә ни дәгъва белдерерлек сүз дә түгел кебек бу хатын-кыз. Шулай да аны, бер генә түгел, ике очракта дөрес кулланмау үтә еш очрый.
1. Татар телендә җыйма күплек дигән төшенчә бар. Күп кенә очракта мондый җыйма күплекләр барыбызга да таныш -лар/-ләр, -нар/ -нәр кушымчасы ярдәмендә түгел, парлы сүз итеп ясала. Мәсәлән, мал-туар, савыт-саба, малай-шалай кебек сүзләр бериш нәрсәләрнең күп булуын белдерә. Хатын-кыз сүзе дә җыйма күплекне белдерә. Күплек булгач, болай да берничә дигәнне аңлата бит инде, шуңа күрә аларга күплек кушымчасы кушуның кирәге калмый. Ләкин практикада рәхәтләнеп хатын-кызлар дип кулланалар. Мин, мисал өчен, хатын-кыз сумкасы, хатын-кыз киеме диюне җитәрлек дип саныйм. Казан урамнарында бу сүз белән очрый торган иң еш мисал «хатын-кызлар консультациясе»дер, мөгаен. Сезгә дә мондагы -лар артык булып тоелмыймы? (Бу очракны балалар бакчасы, коммунистлар партиясе кебекләргә каршы куеп булмый, чөнки аларда -ларсыз өлешләр күплекне белдерми).
2. Беренче пункттан икенчесе килеп чыга: әгәр дә хатын-кыз ул җыйма күплекне белдерә икән, димәк, аны бер генә кешегә карата куллану ялгыш. Ләкин төкерәбез без андый кагыйдәләргә. Мисалга «Мин бит хатын-кыз» дигән җөмләне алыйк. Син бер генәсең бит! Ничек инде син үзеңне күплек белән тиңлисең? Татар телендә сөйләшкән кеше, мәсәлән, «Мансур безнең төпчек бала-чагабыз» яки «Урамда бер терлек-туар күренде» дия алмый. Боларның дөрес вариантлары «Мансур безнең төпчек балабыз», «Урамда бер терлек күренде». Инде хәзер хатын-кызны бер генә кешегә карата кулланып булмый дибез икән, аның урынына нәрсә дияргә? Менә сезгә ике вариант: «хатын» (Урамнан бер хатын килә), «хатын кеше» (Мин бит хатын кеше). Һәм монда хатын сүзенең башка мәгънәләре актив булуы (ир хатыны, мәсәлән) яки аның кемгәдер яңгырашы ошамавы ялгыш куллануга юл ачарга сәбәп була алмый.
ТЕЛӘСӘ
Башлангыч мәктәптән үк барыбызны да кисәкчәләр белән таныштыралар. Без аларның, конкрет мәгънә белдермичә, үзләре ияргән сүзнең мәгънәсенә нинди дә булса төсмер биргәнен өйрәнәбез. Һәм кисәкчәләрне бик кыска итеп күзаллыйбыз, гадәттә, ничектер нигә шулай әйтелгәнен аңлап та бетермичә кулланабыз. Шулай электән килгән, шулай кабул ителгән. Менә гына/генә, ук/үк, да/дә, ләбаса, әллә, иң, бит, ич, -мы/ -ме кисәкчәләре барыбызга да таныш бит.
Шул ук вакытта бөтенләй, һичнинди, һичбер, үзе, шикелле кебек асылда рәвеш яки алмашлык булган сүзләр дә контекстка карап кисәкчә функциясендә кулланыла ала. Боларны нишләптер грамматикаларда җентекләп карамыйлар, әмма алар сүзлекләрдә теркәлгән. Кирәксенгән кеше шуннан карый ала.
Минем исә теләсә дигән сүзгә игътибарыгызны җәлеп итәсем килә. Беләсезме, бу сүз аерым берәмлек буларак бер генә сүзлеккә дә теркәлмәгән. Югыйсә теләсә кайда, теләсә кайдан, теләсә кайчан, теләсә кая, теләсә кем, теләсә ни, теләсә нинди, теләсә нәрсә кебек сүзләрдә ул бик күптәннән катып калган формада нәкъ кисәкчә буларак кулланыла. Китерелгән мисаллардагы теләсәне җиңел генә әллә дигәнгә алмаштыра алабыз. Мәгънә бераз үзгәрә, әлбәттә. Тик әлләнең бөтен сүзлектә дә кисәкчә буларак бирелүе мөһим. Ягъни бер үк функцияне үтәгән ике сүздән берсе грамматистларның да, сүзлекчеләрнең дә гел игътибарыннан читтә кала биргән. Шәт, иншалла, алга таба төзеләсе белешмәлекләрдә теләсә кисәкчәсе дә үз урынын табар.
Ринат Сәфәров, филология фәннәре кандидаты,
ТР ФА Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире
Нет комментариев