«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Карьера һәм үсеш

Тренерлар: «Үсмерләр белән эшләү – үзе бер рәхәт»

Журналны укучылар Талантлар Университетының актив, ачык йөзле егет-кызлары белән таныш инде.

Ә аларга үрнәк булган, башлангычларында үсендереп, кайгыртып торган кешеләр кемнәр соң? Катлаулы, мең сораулы үсмерлек чорындагы егет-кызларның янәшәсендә кемнәр иңгә-иң басып тора? Әйдәгез, сүзне Талантлар Университетының тренерларына бирик.

ТРЕНЕРЛЫК ҺӘМ ФИКЕРДӘШЛӘР

2023 елда мин КФУ ның Психология һәм белем бирү институтына магистратурага кердем. Шунда институттагы мөгаллимем, Талантлар Университетының шәхесне үстерү һәм тәрбияләү бүлеге җитәкчесе Лилия Николай кызы Орлова мине «Предметтан тыш компетенцияләр тренерына» укырга чакырды. Талантлар Университеты дигән искиткеч урынга мин шулай эләктем. Шунда тренерлыкка укыдым, үземә фикердәшләр таптым. Быел профильле интенсивлар башлыгы вазифасына да алындым – үземнең оештыру сәләтемне эшкә җигәргә әйбәт мөмкинлек булды.

Талантлар Университетында без башка тренерлар белән берлектә профильле интенсивларга йөрибез, катнашучыларның шәхси үсешенә юнәлдерелгән төрле уеннар, остаханәләр уздырабыз. Безнең дәресләр балаларга иҗади потенциалны табу, тәнкыйди фикерләүне үстерү һәм командада эшләргә өйрәнүдә ярдәм итә. Үз көчебездән килгәнчә егет-кызларга талантларын үстерергә, үз-үзләренә ышаныч табарга ярдәм итәбез.

АННА АКСЕНОВА, 25 яшь, «Технолидеры» профиль сменасы башлыгы

«ҮСМЕРЛӘР БЕЛӘН ЭШЛӘГӘНДӘ СИЗГЕР БУЛЫРГА КИРӘК»

Биредә мин ешрак үсмерләр белән эшлим. Күпләр үсмерлек чорын яратмый, янәсе, алар катлаулы, кире. Әмма минем моңа башка яктан карыйсым килә. Психология күзлегеннән бәяләсәк, үсмерлек чоры – шәхеснең актив рәвештә формалашу чоры, бу арада физик, эмоциональ һәм когнинитив үзгәрешләр бара. Үсмер яңа хис-кичерешләр, үзе һәм үзенең дөньядагы урыны турында меңләгән сораулар белән очраша. Үзеңнән һәм бу тормыштан нәрсәләр теләвеңне өйрәнү чоры бу.

Үсмерләр белән эшләгәндә зирәк булырга һәм аларның холык үзенчәлекләрен ничек бар шулай кабул итә белергә кирәк. Хәзер үсмерләр бөтенләй башка. Гәрчә әле 10 ел элек мин үзем дә алар урынында булуыма карамастан, кайбер моментлар минем өчен сер. Дөнья күз ачып йомганчы үзгәреп тора, безнең өчен сәер, хәтта мөмкин түгел кебек тоелган кайбер әйберләр хәзерге үсмерләрнең тормышында зур урын алып тора. Алар зур проектлар уйлап чыгара, үзләрен күрсәтергә тырыша һәм глобаль мәсьәләләрне хәл итүгә үз өлешләрен кертергә тели. Хәзерге үсмерләр – безнең киләчәгебез, аларның көч-дәрте дөньяны яхшы якка үзгәртергә сәләтле. Мин моңа чын күңелдән ышанам.

Әмма көчле яклары белән беррәттән хәзерге яшьләрнең йомшак яклары да бар. Бу чор үзгәрешләр белән үрелеп барганлыктан, үсмерләр еш кына организм, уйлар, хисләре белән ниләр булуын аңламый. Гормональ үзгәрешләр, җәмгыять басымы стресс һәм үз-үзеңә ышанмауга китерә. Боларны исәптә тотып, мин аларга ярдәмлек булырдай эш дәфтәре ясарга булдым. Ул дәфтәр үсмергә хисләрен яхшырак аңларга, кыенлыклар аша җиңелрәк үтәргә ярдәм итәчәк.

«МИСС ТАТАРСТАН»

Мин үземне мультипотенциаллы кешеләр рәтенә кертәм. Бер генә өлкәгә баш-аягым белән чумып эшли торган кеше түгел – миңа төрлелек кирәк. Талантлар Университетыннан тыш, республикабызның тагын бер әһәмиятле проектында эшлим.

2019 елда мин «Мисс Татарстан» бәйгесендә катнаштым һәм бу шәхес буларак үсешемә зур йогынты ясады. Аннары Татарстанда узган бик күп чараларга модель буларак чакыра башладылар. Мисал өчен, узган ел Киләчәк уеннарының ачылыш тантанасында катнашу бәхете тәтеде. Шулай ук Казан аэропортында БРИКС саммитына килгән ил җитәкчеләрен чәк-чәк белән каршы алучылар арасында бар идем. Хәзерге вакытта мин «Мисс Татарстан» бәйгесенең Дирекция әгъзасы булып торам һәм агентлыкта администратор булып эшлим.

АРТУР РӘХИМОВ, 27 яшь, предметтан тыш компетенцияләр тренеры

«ТРЕНЕРЛЫК – ПРОГРАММАЛАР ЯЗУ ӨЧЕН ГЕЛ ИЛҺАМ ЧЫГАНАГЫ ЭЗЛӘҮ»

Талантлар Университетына мин 2018 елда, студент чагымда килдем. Шушы гаҗәп 7 ел эчендә студент-тьютор-остаз юлы үтелде. Икенче йортыма әйләнде, дисәм дә була. Биредә минем өчен төп ачыш – үземне тренер вазифасында сынап карау булды.

Хезмәт юлымны билгеләүдә зур роль уйнады ул. Һөнәрем буенча мин – белем бирү юнәлешендә әйдәп баручы белгеч. Гади генә итеп әйткәндә, төрле оешмаларның идарә персоналын укытам. Кирәкле белем, күнекмәләр формалаштыру, фикерләү белән эшләү – кыскасы, төрле бизнес бурычлары белән эш итәм. Эшемдә иҗат оеткысы да бар, ул шуның белән кызыклы да.

Тренерлык – программалар язу өчен гел илһам чыганагы эзләү. Илһам бик кызык нәрсә бит ул – әле генә була да, шул арада юкка да чыга. Ә илһам булмаса, 8 сәгатьлек укыту барышында ресурста калу бик авыр. Мисал өчен, берсендә 100 катнашучы өчен уеннар уздырырга туры килгәне бар…

«АЛАР БЕЛӘН ЭШЛӘҮ – ҮЗЕ БЕР РӘХӘТ»

Талантлар Университетында мин яшьләрдә soft күнекмәләр формалаштыру буенча тренинглар уздырам. Мисал өчен, бер сменада «стресска каршы тору» темасына тренинг уздырдым, соңрак проектларын яклаганда, катнашучылар мин биргән мәгълүматны кулланып эш итте. Кайбер сменаларда исә мин мөгаллим буларак катнашам, күптән түгел узган «Минем карьера» сменасында, мисал өчен.

Мин бик талантлы егет-кызлар белән эшлим, аларның һәрберсенең мактанып сөйләрдәй уңышлары бар. Шуңа өстәп, алар бик кызыксынучан, актив та. Алар белән эшләү – үзе бер рәхәт. Әмма менә үземнең алар яшендә булган чагымны искә төшерәм дә...минем үсмерлегемне тоеп, ләззәтләнеп калырга вакытым күбрәк булган икән. Хәзерге егет-кызларга басым күпкә көчлерәк.

Үземнең үсмер чагыма кайта алсам, татар әдәбиятын күбрәк укыр идем. Мәктәп елларында укырга бик ярата идем, хәзер менә вакыт юк диярлек. Безнең телебез, мәдәниятебез – гаҗәп бай һәм матур, аны кадерләргә кирәк

ХЫЯЛЛАР ҺӘМ МАКСАТЛАР

Тормышымда иң зур уңышым дип бильярд буенча спорт остасы исемен алуымны саныйм. Инде 15 ел шөгыльләнәм. Гәрчә, тормышыма очраклы гына килеп кергән иде ул – мине үзе эзләп тапты дисәм дә була. Мәктәптә чагымда бильярд түгәрәге ачылды да, мин йөреп карарга булдым, шуннан кереп киттем инде. Хәзер менә бильярдка кызыксыну артуын сизәм – мөгаен, бу күп ярыш, турнирларның телевидениедә трансляциясе күрсәтелә башлауга бәйледер.

Олыгайган саен, азрак хыяллануымны аңлыйм. Нәкъ менә хәзер минем бер хыялым да юк – бары максатлар гына. Бүген минем өчен иң мөһиме – кандидатлык диссертациясен уңышлы яклау. Бу начар да, яхшы да түгел, хыялы да бер барлыкка килер әле.

Әлеге язма «Идел»нең июнь санында чыкты

фото: Фирүзә Вәлиева

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое