Моның сәбәбе – 1 ноябрьдәге шимбә ялын дүшәмбегә — 3 ноябрьгә күчерүдә.
4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтеләчәк, ул ял көне булачак.
Шул сәбәпле, ил халкы рәттән өч көн ял итсен өчен, 1 ноябрьдәге шимбә ялы 3 ноябрь – дүшәмбегә күчерелә.
Шулай итеп, шимбә – 1 ноябрь эш көне була, бу эш көне гадәттәгедән бер сәгатькә кыскарак булачак, чөнки ул бәйрәм алды булып санала.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елда Татарстанда атнага биш көн эшләүчеләрнең 245 эш көне һәм 120 ял көне булачак.
Нет комментариев