Бүген, 14 сентябрь, Бердәм тавыш бирү көнендә һәркем бәйрәмгә ашыккандай Татарстан Республикасы рәисен, региональ һәм муниципаль депутатларны сайлау участокларына килә.
136 нчы номерлы рус-татар гимназиясендә чыннан да бәйрәм. Монда сайлау көненә туры китереп «Яхшылык ярминкәсе» («Ярмарка добра») уза. Биредә Татарстан Президенты ярдәмчесе, Гомумроссия «Алдынгылар хәрәкәте» балалар-яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлекчәсе рәисе Тимур Җәүдәт улы Сөләйманов үз тавышын бирде.
«Яшьләрнең республикабызның сәяси тормышында катнашуга кызыксынуы арта бара. Сайлау участогы каршындагы балаларны һәм яшьләрне күреп тә шулай дияргә була. Әлбәттә, аларның әле сайлау мөмкинлеге юк, тик сайлауларда катнашулары, бәйрәм оештырулары инде кызыксынулары турында сөйли. Олы улым да сайлауларның ничек еш узуы, Рәистән кала тагын кемнәрне сайлап булуы турында сораулар бирде. Шуңа күрә дә «Гаилә белән сайлыйбыз» акциясе әти-әниләрнең балалары белән бу хакта сөйләшсен өчен этәргеч дип саныйм», - дип, үз фикерен белдерде Тимур Сөләйманов.
Шулай ук, хәзерге вакытта мәктәпләрдә «Алдынгылар хәрәкәте» алдынгылар советына сайлаулар узуын искәртеп узды. Аның фикеренчә, мондый чаралар булып торганда яшь буынның да сайлауга һәм гомумән республикабызның сәяси тормышында катнашуга кызыксынуы артачак кына.
«Яшьләр сәясәтендә мәгариф мәсьәләсе актуаль», - диде Тимур Сөләйманов. Белем алу мөмкинлеге, аның сыйфаты, авылларда яшьләрне үстерү проблемасы – үз үзен үстерергә теләгән һәр яшь кешене борчый торган сораулар булып тора.
«Соңгы 5 ел эчендә генә дә республикабыз үсешенә бәйле булган бихисап чаралар уздырылды: инфраструктурадан башлап күңел ачуга кадәр. Балалар һәм яшьләрне кайгыртып яшьләр үзәкләре төзелде һәм лагерьларда ял итү базалары төзекләндерелде», - дип искәртте Тимур Сөләйманов.
Нет комментариев