«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Татар фастфуды челтәре Татарстан Республикасына багышланган махсус стикерпак чыгарды

Стикерпак Татарстан Республикасында бердәм тавыш бирү көне һәм компания эшчәнлегенең 10 еллыгы хөрмәтенә багышланган.

Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан рәисен сайлый. Шулай ук муниципаль депутатлар сайлаулары да уза. Бу вакыйга уңаеннан татар фастфуды челтәрләренең берсе Татарстан Республикасына багышланган махсус стикерпак чыгарды.

«Безнең компания республика хәрәкәте белән бергә формалашты һәм үсте. Миллилек, туганлыкны ярату, үз җиреңнең үсеше өчен тырышу — болар барысы да безнең компания һәм республика җитәкчелегенең уртак кыйммәтләре. Безнең өчен бу кыйммәтләр күпьеллык хезмәттәшлек нәтиҗәсе буларак кабул ителә», — дип белдерделәр компаниядә.

Исегезгә төшерәбез, бүген сайлаучыларны 2,7 меңнән артык тавыш бирү участогында көтәләр. Бу көнне төбәкнең киләчәген сайлап кына калмыйча, бәйрәм мохитенә дә чумарга да мөмкин булачак.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое