«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
«Туган Батыр» анимацион сериалы «Алтын мөнбәр»нең төп призын яулады
Новости
Яңалыклар

«Туган Батыр» анимацион сериалы «Алтын мөнбәр»нең төп призын яулады

«Туган Батыр» анимация проекты икеләтә җиңүгә ирешеп, «Алтын мөнбәр» Казан кинофестиваленең төп призын яулады.

Режиссер Наталья Нилованың күптән түгел Бөтенроссия прокатына чыккан «Туган Батыр» анимацион альманахы «Алтын мөнбәр» XXI Казан халыкара мөселман кинофестивалендә «Балалар өчен милли конкурсның иң яхшы фильмы» номинациясендә югары бүләккә лаек булды.

«Без бу проекткчын йөрәктән башкардык, һәм тамашачыларның безгә җавап бирүен күрәбез – аларның хис-кичерешләре бик кадерле», - диде режиссер Наталья Нилова.

Татар анимациясе яңа биеклекләрне яулауны дәвам итә. Гаиләләр өчен оештырылган «Туган Батыр» проекты милли колоритны тирәнтен эшкәртүе, әкият сюжетының универсальлеге һәм сәнгати сыйфаты өчен абруйлы фестиваль жюрисы тарафыннан билгеләп үтелде.

«Туган Батыр» – татар һәм төрки эпос мотивларына нигезләнгән анимацион сериал, китаплар сериясе һәм бай иҗтимагый-социаль эшчәнлекне үз эченә алган мультимедиа проекты. «Туган Батыр» мәдәни мирасны заманча форматлар аша саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое