«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Өйләнү түгел сөйләнү: кемнәргә кияүгә чыгарга яки өйләнергә ярамый?

Хәзер сезгә тәкъдим ителәчәк кагыйдәләр гаилә мөнәсәбәтләренең барлык катнашучыларының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга юнәлтелгән

Россиянең гаилә законнарында никах теркәүне чикләүче нигезләр бар. Илнең барлык төбәкләрендәге кебек үк, Татарстанда якын туганнар: әти-әниләр белән балалар, әби-бабайлар белән оныклар, бертуган абыйлар белән апалар, шулай ук уллыкка алган ата-аналар белән уллыкка алынган балалар арасында гаилә теркәү тыелган. 

Республикада бер җенестәге ике кеше арасында никах теркәлми – ир-ат белән хатын-кыз арасында гына гаилә мөнәсәбәтләрен теркәү рөхсәт ителгән. Шулай ук берьюлы берничә кеше белән гаилә кору тыелган. Икенче кеше белән өйләнешү өчен, беренче тормыш иптәше белән аерылышырга кирәк.

Туганнан туган абыйлар һәм апалар арасында никах рөхсәт ителгән. Әмма мондый очракта табиб-генетик консультациясе таләп ителә. Шулай ук кан туганнар булмаган үги туганнарга өйләнешү тыелган. Әлеге кагыйдәләр гаилә мөнәсәбәтләренең барлык катнашучыларының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга юнәлтелгән.

«Аргументы и факты»га сылтама белән «Интертат» хәбәр итә.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое