Татар юморы яңа дәрәҗәгә күтәрелде. Ышанмыйсыңмы?! Без сиңа моны исбатлап күрсәтербез!
Бик тиздән телевизор каршына утырып рәхәтләнеп көләргә әзерлән, чөнки «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Әйдә, шаяРТ» ШТК лигасының ярым-финалы узды. Барлык серләрне чишәсе килмәсә дә, бу язма килеп карамаучылар өчен әз генә булса да «спойлер» булсын.
2 мотор, 8 команда – һәм алар барысы да югары дәрәҗәдәге әзерлек белән чыгыш ясады. Тамашачыны һәм жюри игътибарын җәлеп итү өчен сәхнә бизәлеше мөһим. Такымнарның һәр чыгыш өчен әзерләнгән реквизитлар сыйфаты да мактауга лаек. Солтаннар троны, мунча ләүкәсе, зур аюлар, шакмакланган печән тюгы һәм калган реквизитлар – барысы да чыгышларда акланырлык итеп кулланылды кебек. Жюрилар барлык чыгышларны да критерийларына туры китереп бәяләде. Хөкемдарлар да гади түгелләр – төрле өлкәдә юмор белән эш итүчеләр. Мисал өчен, Марат Яруллинны гына алыйк. ШТКда ул беренче тапкыр жюри ролендә иде. Аның нинди смайллар күтәргәнен эфирны карагач белерсез. Шунысы кызык – ярым-финалда барлык уеннар арасында бары тик бер генә моңсу смайл күтәрелгән иде.
Катнашучыларның күбесе «Әйдә, шаяРТ»та беренче сезонын гына уйнамый инде. Алар сәхнәне балкытып, чиксез энергияләре белән тамашачыларның да бәхет гормоннарын арттырырга сәләтле. Сәламләү бәйгесе, миниатюра, стем дисеңме – катнашучылар үз рольләренең тәмен тоеп башкарды.
Такымнарның стемнары аерым игътибарга лаек. Гаилә тормышын, ир-ат һәм хатын кыз мөнәсәбәтләрен үзәккә куйган сәхнәләр бар иде. Бүгенге көн «Ромео һәм Джульеттасы» («Супер керәшен» такымы) һәм «Алладин» мультфильмы («Сабалета» такымы) 5 көлү смайлына лаек булды. Гади ситуациядән абсурд ясый алучы хатын-кызлар «Мужское-женское» тапшыруының барлыкка килү сәбәпчеләре булып чыкты, моны Сарманнан «Дөбер-шатыр» такымы оста гына сәхнәләштереп күрсәтте. Ә «Шәлперәймәс егетләр» тамашачыга мунчада мальчишникны ничек үткәрергә кирәк икәнен һәм өйләнер алдыннан егетләр башында нинди уйлар булуын күрсәтеп бирде.
Хатын-кызның ир-ат белән мөнәсәбәтен Уфа шәһәреннән «Башкорт» жыелма командасы «хан сугыштан кайткан» стемында күрсәтте. Ханның ике хатыны бар — татар һәм башкорт милләтеннән. Шаяртуларда ир белән хатын мөнәсәбәтеннән кала шулай ук милләтара дуслык темалары күтәрелгән иде.
Казан дәүләт аграр университеты «Зыян гына» такымы Сабантуйда кашыкка йомырка куеп йөгерү бәйгесе мөһим уен икәнен күрсәтеп, градация белән стемнарында көлкене арттырып бардылар. Бу ысулны узган чирек-финалда «Шәлперәймәс егетләр» дә кулланган иде. Яр Чаллы шәһәреннән «Мәхәббәт» такымы авылда алма урлау күренешен сәхнәләштерде. Бу такым иң яшь катнашучылардан тора, алар әле беренче сезон гына катнашалар. Жюрилар тарафыннан бу чыгышта бердәнбер моңсу смайл күтәрелде. Ә 5 елмаю җыйган такым – «Керәшеннәр»нең татар эстрадасы музее стемы булды. Математик булырга кирәкми, Әлеге команда икенче моторда беренче урынны яулады. Алып баручы Руслан Харисов та «Берничә елдан Керәшен КВН лигасы барлыкка киләчәк»,- дип шаяртты.
Жюрилар «Зыян гына» һәм «Шәлперәймәс егетләр» такымнарын бу сезонның ачышы дип атады. Ләкин һәр чыгышта аларга гадәттәгечә нәрсәдер «җитмәде».
Тамашачыларның җан атып торуы такымнарда җиңүгә тагын да ышаныч уяткандыр. Ярты зал сөлгеләр белән килгән иде – бу Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтыннан «Шәлперәймәс егетләр» такымы җанатарлары. «Дөбер-Шатыр»лар өчен Сарманнан махсус автобус белән көч бирергә килгән иделәр. Залга яшел төстәге шарфлары белән Байлар Сабасынан «Сабалета» такымы җанатарлары ямь өстәде.
Татар булган җирдә – җыр-бию, уен-көлке һәрвакыт бар. Шуңа да ШТК уеннарын бәйрәм дип санасаң да була. Ә «Әйдә, шаяРТ»та быел тагын да зур бәйрәм – татар КВНына 30 ел! Шушы еллар аралыгында ничә буын татар юмористлары үскән. Бәлки, укучыбыз, син дә кайчандыр катнашып йөргәнсеңдер. Ә кемдер тамашачы булып зур сәхнәгә менү теләге белән янгандыр.
30 ел күп тә түгел, аз да түгел. Бу елларда татар юморы да шактый зур үзгәрешләр кичерде дип әйтергә була. Хәзер ул яңа төр юморны татып карый ахры. Ярым-финал шаяртуларын гына алыйк. Заманча юмористик телевизион шоу булуына карамастан һәм 12+ тамгасына карап, сәхнәдән артык оятсыз шаяртулар яңгырады кебек. Әллә заман шулай таләп итә, әллә жюри күңелен шулай гына яулап алып буламы… ә залда бит балалар утыра.
Финалда Тукай районыннан «Супер крәшен», Казан дәүләт аграр көллиятеннән «Зыян гына», Казаннан «Крәшеннәр» һәм Байлар Сабасынан «Сабалета» такымнары матур уен, яңа шаярулар күрсәтер дип һәм «Мәхәббәт», «Башҡорт лигаһының йыйылма командаһы», «Шәлперәймәс егетләр», «Дөбер-Шатыр» такымнары белән киләсе сезонда күрешербез дип өметләнәбез.
Нет комментариев