Безнең яшәешебез белән идарә иткән серле матдәләр – гормоннар турында еш ишетергә туры килә.
Бүген сүзебез аларның төрләре, нидән гыйбарәт булулары, кайларда эшләнеп чыгулары һәм безгә ничек тәэсир итүләре турында булыр.
Организмның үз-үзе белән идарә итүе ике төргә бүленә. Беренче төре – нерв регуляциясе. Аңа баш, арка мие, нервлар, нерв төеннәре кебек структураларның эшчәнлеге керә. Моннан тыш төрле химик матдәләр, сыекчалар, беренче чиратта – гормоннар ярдәмендә чынга ашырыла торган гумораль регуляция дә бар. Аның зур өлеше эндокрин система ярдәмендә чынга ашырыла.
Эндокрин система – организмдагы эчке секреция бизләре җыелмасы. Ни өчен эчке дигәндә, бу бизләр матдәләрне тән өслегенә яки куышлыкларга түгел, ә канга бүлеп чыгаралар. Һәрбер бизне якыннанрак карап китик.
Эндокрин системаның төп компьютеры, патшасы – баш миендә урнашкан гипоталамус. Ул үзенә турыдан-туры буйсынган гипофизга теге яки бу бизгә «эш кушу» яки эшне туктатуга юнәлгән сигналлар тапшыра. Ә гипофиз инде үзенең хезмәткәрләренә «әмер бирә».
ГИПОФИЗНЫҢ ТӨП ГОРМОННАРЫ:
1. Вазопрессин. «Вазо» – савыт, «пресс» – кысам. Тәндә суны саклап тотарга кирәк булган очракта (мәсәлән, кеше артык күп тозлы ризык ашаса), кан тамырларын тарайта, шунлыктан бөерләр суны тышка аз күләмдә бүлеп чыгаралар. Башкача әйткәндә, бу гормон бөер каналчыкларында суның реабсорбциясен көчәйтә, су балансын көйли.
2. Окситоцин. Аны дуслык, ышаныч һәм әни булу гормоны дип атыйлар. Бала табучы хатын-кызларның аналык мускулларын кыскарырга мәҗбүр итә, сөт бүленеп чыгуны көйли, балага карата мәхәббәт уята. Ирләрдә дә җенес күзәнәкләре ясалуга тәэсир итә. Моннан тыш, теләсә кайсы яшьтәге һәм җенестәге кешеләр арасындагы җылы, дустанә мөнәсәбәтләр барлыкка китерүдә катнаша. Куркынычсыз, якын аралашу, кочаклашу вакытында эшләп чыгарыла.
3. АКТГ (Адренокортикотроп гормон). Бөер өсте бизләренә тәэсир итеп, аларга адреналин, кортизол һәм кайбер җенес гормоннарын эшләп чыгарырга әмер бирә.
4. ТТГ (Тиреотроп гормон). Калкансыман бизгә тәэсир итеп, матдәләр алмашын көйли.
5. Үсү гормоны (соматотропин). Сөякләр, мускуллар һәм башка әгъзаларның үсүен көйли. Балачакта җитәрлек ясалмаса, кеше бик тәбәнәк буйлы кала. Артык күп эшләнеп чыкса, гаять озын буй (гигантизм) яки зур очлыклар, колаклар, иреннәр (акромегалия) күзәтелә.
6. Пролактин сөт бизләренең эшчәнлеген һәм организмда барган башка процессларны көйли, менструаль циклга тәэсир итә.
7. ФСГ (фолликулларны стимуллаштыручы гормон) – хатын-кызларда да, ирләрдә дә җенес күзәнәкләре ясалуны контрольдә тота. 8. ЛГ (лютеинлаштыручы гормон) – овуляцияне башлый, эстрогеннар, андрогеннар, прогестерон кебек җенес гормоннары эшләп чыгаруны көйли.
БЕЗНЕҢ БИЗЛӘР
Баш миендә урнашкан тагын бер биз – эпифиз. Аны «шешсыман биз» дип тә атыйлар. Биредә ясалган мелатонин гормоны тәүлек циклларын көйли. Ул кич җиткәч, караңгы төшкәндә эшләп чыгарыла башлый һәм организмны йокыга әзерли. Мелатонин яхшы эшләнеп чыксын һәм йокы тирән булсын өчен, караңгы бүлмәдә йокларга киңәш итәләр.
Калкансыман биз бугаз турысында урнашкан. Ул матдәләр алмашы өчен гаять зур әһәмияткә ия булган тироксин, трийодтиронин кебек гормоннар эшләп чыгара. Аларның җитешүе өчен рационда тиешле күләмдә йод булу зарур.
Калкансыман бизнең эшчәнлеге акрынайса, бу гипотиреоз һәм микседема авыруларын китереп чыгарырга мөмкин. Нәтиҗәдә матдәләр алмашы бик акрыная, тукымаларда артык су туплана, кан басымы һәм тән температурасы түбәнәя, тире кибә һәм агара, кеше хәлсезлек һәм башка симптомнар тоя. Гормоннары артык күп ясалса, бу гипертиреоз авыруына китерә. Метаболизм тизлеге, киресенчә, арта: йөрәк тибеше көчәя, аппетит арта, авыру ябыга, тирли, тынгысыз һәм кызып китүчәнгә әйләнә. Калкансыман бизнең тагын бер гормоны – кальцитонин. Ул кальций һәм фосфат ионнарын сөякләргә җибәрә, шул рәвешле аларның кандагы күләмен киметә.
Калкансыман биз янындагы (паракалкансыман) бизләр. Гомуми авырлыклары нибары 1,1–1,3 г тәшкил иткән бу 4–6 кечкенә структура паратгормон дип исемләнгән матдә эшләп чыгара. Ул канда кальций күләме кимегән очракта, аны сөякләрдән «юып чыгарып», концентрацияне тиешле дәрәҗәгә кайтара. Шулай ук кальцийны бөерләр аша организмнан чыгаруны киметә. Димәк, паратгормон һәм кальцитонин капма-каршы эш башкаралар.
Тимус – иммунитет күзәнәкләре (беренче чиратта Т-лимфоцитлар) җитешә һәм «өйрәтелә» торган урын. Бу максатларда тимозин дип аталган гормон эшләп чыгара. Түш сөяге артында урнаша. Балаларда иммунитет формалашу бик актив рәвештә барганлыктан, бала һәм үсмер чорда тимусның зурлыгы 7,5–16 см зурлыкка җитә, аннары кими башлый. Өлкәннәрдә юкка чыгып бетә диярлек.
Бөер өсте бизләре ми һәм кабык катламыннан торалар. Ми катламы адреналин һәм норадреналин эшләп чыгара. Әлеге гормоннар стресс халәтенә җавап буларак симпатик нерв системасын активлаштыралар: йөрәк тибеше тизлеген арттыралар, кан басымын һәм кандагы шикәр күләмен күтәрәләр, сулыш юлларын киңәйтәләр, ашкайнатуны акрынайталар.
Бөер өсте бизләренең кабык катламы гормоннары – кортизол (матдәләр алмашын, энергия эшләп чыгаруны көчәйтә, кан йөрешен тизләтә), альдостерон (кандагы тозлар күләмен көйли, канда натрий ионнары җитмәгәндә, аларны бөерләр аша тышка бүлеп чыгаруны киметә, ә калий ионнарын, киресенчә, күбрәк чыгара) һәм җенес гормоннары – андрогеннар (мәсәлән, тестостерон – мускуллар һәм сөякләр ныклыгы, тәндәге чәчләр үсү, тавыш үзгәрү, ирләрдәге икенчел җенес сыйфатларын барлыкка китерү өчен җавап бирә.
Ә менә бу органнар катнаш бизләр рәтенә керә:
Ашказаны асты бизе – кандагы шикәр күләмен көйли торган инсулин һәм глюкагон гормоннары эшләп чыгара. Беренчесе кандагы глюкоза молекулаларын күзәнәкләргә тапшыра һәм запаска җибәрә, шуның белән шикәр күләмен киметә. Глюкагон, киресенчә, гликоген запасларын глюкозага тарката, шунлыктан шикәр күләмен арттыра. Гормоннардан тыш, ашказаны асты бизе ашкайнату матдәләре дә эшләп чыгара.
Җенес бизләре – күкәйлекләр һәм орлыклыклар. Алар җенес гормоннары һәм күзәнәкләре эшләп чыгаралар. Күкәйлекләрдә ясалган гормоннарга эстрогеннар, андрогеннар, прогестерон керә. Алар гомумән хатын-кыз организмы һәм аеруча җенес системасы эшчәнлеген көйли, менструаль цикл барышы, күкәй күзәнәкләр ясалу, йөклелек, имезү процесслары өчен җавап бирәләр. Орлыклыкларда күбесенчә тестостерон ясала.
Үз-үзебезне яхшы хис итү, җиңел йоклап китү һәм уяну, күтәренке кәеф, көч-куәт шушы бизләрнең саулыгына турыдан-туры бәйле. Ә аларның халәте кешенең үз-үзен кайгыртуыннан, сәламәт яшәү рәвеше алып баруыннан тора. Нинди дә булса үзгәрешләр сизсәгез, табибка мөрәҗәгать итәргә онытмагыз, чөнки бер генә дөнья мәшәкате дә сезнең сәламәтлегегездән мөһимрәк була алмый.
Нет комментариев