Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда бердәм тавыш бирү көне уза.
Республика халкы Татарстан рәисен, шулай ук муниципаль депутатларын сайлый. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев тавыш бирү участогына гаиләсе белән килде.
«Бүген традиция буенча без, Нургалиевлар гаиләсе, сайлау участогына республикабызның киләчәген һәм яраткан Казаныбызның үсеш юлын сайлау өчен килдек. Бу ел уникаль дияр идем, чөнки төбәкнең сәяси тормышында җәмәгатьчелек фикере һәм яшьләр сәясәте лидерлары актив катнаша башлый: кемдер җәмәгать күзәтүчесе, кемдер хәтта кандидат та», - дип билгеләде Нургалиев.
Исегезгә төшерәбез, бүген сайлаучыларны 2,7 меңнән артык тавыш бирү участогында көтәләр. Бу көнне төбәкнең киләчәген сайлап кына калмыйча, бәйрәм мохитенә дә чумарга да мөмкин булачак.
Нет комментариев