Рәйсә Абдуллина шигырьләре.
КОҢГЫРТ ҖЫЛЫСЫ
Синең коңгырт күзләреңнән
Ямьле җылы коела,
Каһвә ачысына нурлар
Кушкан сыман тоела.
Ялгыз яккан учагымны
Җил явыз өреп күмә.
Ерткыч телле чаткылары
Синең җылыңнан сүнә.
Минем шыксыз җиһанымны,
Рәхмәт бизәгәнеңә,
Җанда «нурлы каһвәнең»
Җитмәгәнен сизгәнгә.
Зәңгәр күзләр белән капшыйм,
Ялтыравык галәмне,
Бары синең карашыңнан,
Кулга алдым каләмне.
ХЫЯЛЫЙ
Кояш тынына уяндым
Җиләс җәйге иртәдә,
Күк көмеш төсен салып
Фирәзәне кигәндә.
Чык тамчысында юындым,
Бәллүр көзгегә карап.
Су анасы бүләгенә
Дулкын чәчемне тарап.
Тамчыгөл бөртеген җыеп,
Назлы такыя үрдем.
Кычыткан күлмәгемне
Көмеш көзгедән күрдем.
Саф тын һаваны сулыймын,
Алдымда чиксез келәм.
Ялан тәпине кытыклый
Салкынча чыклы чирәм.
Назлы гөл бөртегенә
Сыек көмеш бәс кунган.
Нечкә йөрәк кылларымда
Хыял дөньясы булган…
Нет комментариев