КЕМДЕР ДИВАРГА ШАКЫДЫ
***
Бер шакыды, ике шакыды, өч шакыды, шакыды да шакыды, шакыды да шакыды. Шак шак шак. Мәче Башлы Ябалак күзләрен ачты. Түшәм астында чебен азаплана иде:
– Чыгар мине, чыгар мине...
– Менә бит ишек – ачык, – Мәче Башлы Ябалак авыр гәүдәсен күтәрде, канаты белән чебеннең юлын төзәтеп җибәрде. Чебен урам һавасын йотлыга-йотлыга чөмереп тиз генә күздән юк булды.
– Ярый уяткан әле, телем аңкавыма ябышкан булыр иде. Мәче Башлы Ябалак бик сусаган. Ул аш бүлмәсенә чыкты да касәгә су салып алды. Куышның ачык ярыгыннан җыр керә иде:
– Могҗизалар була алар, могҗизалар була алар...
– Берәр нәрсә язып алырга кирәк, – дип карар итте Мәче Башлы Ябалак. Өстәлне якынрак тартып, аякларын бөкләп сәкегә менеп утырды.
– Башлыйк, – диде Мәче Башлы Ябалак. Башның бер дә башлыйсы килми иде.
– Әйдә! – диде Мәче Башлы Ябалак. Баш берни дә әйтмәде.
– Ичмасам шаяртырлык та эшләмисеңмени?
– м.-м. – баш ризалашмады.
– Ни булды соң?
– Кичә Имән.медиага интервью бирдеңме?
– Бирдем.
– Үзеңне язучы дип атадыңмы?
– Әйе.
– Миңа шул җитте, рәхмәт.
– Туктале, син бит үзең бирдең ул интервьюны! Беркем дә җавап бирмәде…
– Уф бу хәйләкәр ялкау баш, — дип уйлады Мәче Башлы Ябалак. Ул бигрәк мәче башлы иде бүген.
***
ЯШӘГӘН ДИ БУЛГАН ДИ БЕР ШӘФТАЛУ.
Тирә-юньдә барысы аны Шәф дип йөрткәннәр. Шәфталу моннан тәмам талган ди. Беркөнне кояш баешын карап бетергәч: «Нигә шулай талам икән мин?» – дип уйлаган ди ул. Үзенең тәнен ишетеп карарга булган. Тыңлый торгач, ул үзенең эчендә нык төшне тоймавын аңлаган. Ә башка шәфталуларның төшләре бар. Төшнең булмавы Шәфталуны куркуга салган. Әгәр көчле давыл килгәч, өзелеп төшсәм һәм чересәм, мин бит юкка чыгачакмын! Яңадан үсеп чыгар өчен төшем табылмаячак. Һәм шулай бер давылдан да юк булачакмын мин... Яки берәр кош килеп чокыса, ни кала миннән? Ул хәтта минем төшемә бәрелеп, томшыгын да авырттыра алмас һәм рәхәтләнеп ашап бетерер. Һәм җир йөзендә миннән берни дә калмас. Яшәде дип тә әйтә алмаслар…
***
КӘБЕСТӘ КҮБӘЛӘГЕ ТАГЫН КУРЧАК БУЛЫП УЯНДЫ.
Җиттеме-юкмы инде! – дип уйлады ул. Тагын ничә мәртәбә әйләнәсе әле бу әйләнәне? Аңа ошый да иде бу әйләнү, ул һәр әйләнүгә яңа төрле кәбестә күбәләге булып уяна иде. Әмма ул гел кәбестә күбәләге булып уяна.
Курчак булуы кыен. Кәбестә күбәләге үзенең тәнен туфрак кебек авыр итеп тойды. Гүя җирнең тарту көче дә аны хәзер катырак тарта, үзенә беркетергә, йотарга тели кебек. Гүя ул үзе дә туфрак иде. Аның тәне бер мизгелдә кайнарланды. Бераздан аңа суык булды. Тагын бераздан аңа берьюлы суык та эссе дә булды. Кәбестә күбәләге бик хәлсез иде, һәрбер әгъза кайнар туфрак капчыгы сыман авыр иде, һәр хәрәкәт эссене һәм хәлсезлекне арттырды. Аның шушы җир тартуын тоеп ятып кына торасы килде. Кәбестә күбәләгенең тәне, карыны авыртты. Әйтерсең, аның тәне бөтен урманның сызлавы белән сызлый иде.
Урман бүген шундый матур иде! Әкияттәгедәй гүзәл, кояш тагын агач башларына сары нур яга, чикерткәләр җыр суза. Кәбестә Күбәләге мәңге генә карап торыр иде кебек шушы хозурга. Ләкин сызлаудан бу гүзәллекләр төш кенә сыман иде, шунлыктан ул боекты.
Нет комментариев