«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Мәдәният

«Без – мәгълүмати күпер төзүчеләр» – Тинчурин театрының маркетинг серләре

Тинчурин театрының «күренми торган кешеләре» турында язмалар чыга башлагач, әлеге сәхифә белән кызыксынучылар барлыгын белеп сөендем.

Хәтта башка театрлардан да тәкъдимнәр килде. Шуннан соң, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының чираттагы мөһим кешеләре – маркетинг бүлеге хезмәткәрләре белән таныштыру теләге туды. Нәкъ менә әлеге команда театрны төрле яктан таныту, тамашачыга якынайту юнәлешендә зур эш башкара.

ТЕАТР МАРКЕТИНГЫ ТУРЫНДА

Хәзерге заман театрын маркетинг юнәлешеннән башка күз алдына китереп булмый, чөнки тамашачыны җәлеп итә алырлык чаралар куллану бик мөһим. Маркетинг бүлегенең төп миссиясе театр турында мәгълүматның бөтен җирдә яңгыравы, күрсәтелүеннән гыйбарәт. Әлеге бүлек театрның сәхнә артын яхшы белә, тамашачыны театрга җәлеп итү юлларын эзли, матбугат, җәмәгатьчелек белән эшли, реклама өлкәсен өйрәнә.

Тинчурин театрының хәзерге маркетинг бүлеге ел ярым эшчәнлек дәвамында төрле нәтиҗәләргә дә ирешкән. Шул вакыт эчендә аудиторияне киңәйтеп, социаль челтәрләрендә язылучыларны арттырганнар; федераль, республика дәрәҗәсендәге һәм театр күләмендә барлыгы 67 чара уздырганнар, бренд дәрәҗәсен күтәргәннәр.

«ИҖАДИ РӘВЕШТӘ ИДАРӘ ИТҮ – МИНЕМ СТИЛЬ»

Театрның директор урынбасары, маркетинг бүлеге җитәкчесе – Лилия Гәрәева. Ул безгә маркетинг бүлеге эшчәнлеге турында сөйләде:

«Маркетинг бүлеге җитәкчесе – иҗади менеджер да, саннар белән сәхнә магиясен бергә алып баручы кеше дә. Яңа идеяләр эзләү һәм тормышка ашыру, креативлыкны, театрның уникальлеген рекламага интеграцияләү, артистлар һәм партнёрлар белән эшләү, аудиторияне, трендларны һәм нәтиҗәләрне анализлау, театр/мәдәният сферасын белү, стресска чыдам булу – болар барысы да безнең эш юнәлеше», – дип санап китте ул.

Маркетинг бүлегендә барлыгы 7 кеше: кызлардан кала, мөхәррир (Шамил Фәрхетдинов), дизайнер (Гөлнара Измайлова), видеограф (Чыңгыз Абызов) эшли икән.

«Команда белән эшләү сәләте бүлек хезмәткәрләрен мотивацияләү белән бергә, бердәм эшләү өчен дә бик мөһим. Иҗади рәвештә идарә итү – минем стиль. Командадагы һәркемдә иҗади башлангычны күреп, кешедә шуларны үстерергә тырышам», – ди Лилия Илдус кызы.

«БЕЗ – МӘГЪЛҮМАТИ КҮПЕР ТӨЗҮЧЕЛӘР»

Театрның реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге башлыгы Алинә Минневәлиева әйтүенчә, алар өч якны күз алдында тотып эшлиләр: җәмәгатьчелек, тамашачылар һәм актёрлар. Төп максат – аларның өчесе арасында күпер төзү.

«Шул күпернең төп нигезе – массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә булдыру. Театраль вакыйгаларга журналистларның игътибарын җәлеп итеп, текстны ММЧ әлеге яңалык турында сөйләрлек һәм күрсәтерлек итеп, аңлаешлы итеп язу.

Хәрефләрдән сүзләр тезеп, сүзләрдән текстлар булдыру, аны интернет аша төрле якка таратып, журналистларга, блогерларга җибәрү, бу эшләрнең җимешен күрү – болар барысы да ләззәт бирә. «Тел күрке – сүз» дигәндәй, һәр мәгълүматның нигезендә текст ята», – ди Алинә.

«ТЕАТРНЫ ОФИС ИТЕП КАБУЛ ИТМИБЕЗ»

Тинчурин театрының матбугат үзәген Гөлназ Гыймадиева җитәкли. Алар үзләренең эшчәнлеген Кәрим Тинчурин үрнәгендә оештыра:

«Кәрим ага универсаль шәхес булган: үзе пьесасын да язган, үзе сәхнәләштергән, үзе ук уйнаган, кешене иҗатка илһамландырган. Без дә, аның кебек, үзебез идея бирәбез, үзебез чараны оештырабыз, алып барабыз, ахырдан аның турында язып, фото-видеога төшереп, халыкка җиткерәбез. Без театрны офис итеп кабул итмибез. Чөнки аның бусагасыннан атлап керү белән, үзеннән-үзе иҗат дөньясына чумасың», – ди Гөлназ. Ул үзләренең эшендә мөһим булган сыйфатларны санап үтте: укымышлылык, киң күзаллау, креативлык, эмпат булып, үз тамашачыңны тою, һәрвакыт үз вакытында һәм бөтен җирдә булу.

«Тамашачылар сине күрмәсә дә, йөзеңне танымаса да, посттагы хәрефләр аша театрдагы җылы мохитне, үзләренә карата ярату һәм хөрмәтне тоя. Чөнки безгә иң кадерле кеше – безнең яраткан тамашачыларыбыз», – ди ул.

«МӨҺИМ МИССИЯЛӘРНЕҢ БЕРСЕ – ТЕАТРДА ЯШЬЛӘР АУДИТОРИЯСЕН АРТТЫРУ»

Театрның реклама буенча менеджеры Эльгина Мөхәммәтдинованың вазифасы тышкы һәм эчке реклама бирү, афишалар урнаштырудан гыйбарәт.

«Беренче карашка бик җиңел булып тоелса да, һәр эшнең үз нечкәлекләре бар. Театр имиджы өчен яңа аудиторияне җәлеп итү бик мөһим. Нәкъ менә шуңа күрә дә реклама кыска вакыт эчендә тиешле продукцияне популярлаштырырга ярдәм итә. Шуңа да тагын бер төп миссиябез – театрда яшьләр аудиториясен арттыру.

Бу юнәлештә без «Журналистика мәктәбе», «Интеллектуаль уен», «ВолонТин», «Белем вакыты», «Аудитория №13» проектларын тормышка ашырабыз. Моннан тыш, «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» Республика фестиваль-бәйгесен оештыру да тулысы белән безнең өстә», – диде Эльгина.

Күбебез театр дөньясын социаль челтәрләр аша күзәтә. Темасы, режиссёры, эчтәлеге ошаса, визуаль ягы җәлеп итсә, спектакльгә билет сатып алганны сизми дә калабыз. Ә кемдер спектакльгә танышлары тәкъдиме буенча барырга ярата. Кыскасы, реклама һәр өлкәдә дә зур роль уйный. Иң мөһиме – үз эшеңне иҗади итеп башкару, аудиторияңне тоемлау һәм театр дөньясын ярату.

Әлеге язма «Идел»нең май санында басылды

Фото: Фирүзә Вәлиева

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое