23 август көнне Теләче районы Баландыш авылында «Түгәрәк уен + Блогерлар Сабантуе» узды. Бәйрәм мондый форматта икенче ел үткәрелә.
Килә алмаучылар өчен бирнә җыюдан дискәтүккә кадәр барысын да сөйләрмен. Сабантуйга кайта алмасаң да, вакытыңны жәлләмичә мәкаләне укып чык – үзең күргәндәй булырсың!

«Түгәрәк уен» Теләче районында дүртенче ел оештырыла. Ә быел Теләче-Информ бәйрәмне Ватаным Татарстан газетасы белән берлектә оештырган. Төштән соң авыл урамнарында күңелле хәрәкәт башланды: блогерлар, авыл халкы белән бергә, милли киемнәрен киеп, җырлап-биеп, өйдән-өйгә бирнә җыйдылар. Бу йола бәйрәмгә тагын да ямь өстәде: әби-бабайлар оныклары белән блогерларга менә дигән контент ясагандыр дип уйлыйм.

Ачылыш тантанасында Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фәтхуллин, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм танылган блогерлар чыгыш ясады. Алар Баландыш авылының матур табигатенә сокландылар, кунакчыл халкына җылы сүзләрен җиткерделәр. Бәйрәм кунаклары белән сөйләшеп, һәркайсының Баландышка нәкъ тә менә «кайтуын» аңладым, чөнки алар бу җирлекнең халкын һәм табигатен шулкадәр якын иткәннәр, кайчан чыкырырлар икән дип көтеп торганнар. Бу турыда барлык блогерлар исеменнән оештыручыларга рәхмәт белдергәндә Рәфис Атаказ әйтте.
Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң, Сабантуй мәйданында гадәти булмаган уеннар – икмәктән тәңкә эзләү, печән рулонын тәгәрәтү, мунча себеркесе бәйләү, уфалла арбасы белән икмәк ташу, кадак кагу, урак белән ашлык уру, һәм Сабантуй көзгесе булган ат чыбышы, көрәш оештырылды. Ә уеннарда катнашып җиңүчеләр буш кул белән кайтып китмәде.
  Бәйрәмнең иң тәмле һәм кайткан кунакларга иң ошаган өлеше – аш-су табыны, әлбәттә! Тәмле ризыклардан сыгылып торган мул табынны игътибарсыз калдыру дөрес булмас, минемчә. Кунаклар хуш исле пылау һәм телеңне йотарлык коймак белән сыйланды. Ризыклар ашап туймаслык тәмле иде!
Көн дәвамында мәйданда моңлы җырлар яңгырады. Бу чараның махсус кунагы – Зәйнәб Фәрхетдинова җырларына халык та кушылып җырлады, биеде. Блогер-җырчылар арасына яңа гына кереп килүче Равил Закиров та язылучыларын шатландырып, үзенең «мини-концертын» куярга өлгерде дисәң була. Ә иң көчле блогер егетләр үз көчләрен көрәш келәмендә күрсәттеләр. «Дневник Татарина» блогын алып баручы Рәмис Гыйльметдинов үз блогына Сабантуй көрәшендә тәкә, фил, бозау, жираф алуын куйган иде. Болар барысы да ясалма фәһем тылсымы, әлбәттә. Тик ул жираф җиңү өчен максат куйган ахрысы…
«Узган ел капчык күтәреп йөгергәннән соң билемне авырттырган идем, ләкин беренче урын алып икмәк оттым. Быел көрәшкә генә керәм дип уйлап торам», - дигән иде. Нәтиҗәдә Блогерлар Сабантуенда да батыр калды. Соңгы, 1-2 урыннарга көрәш көчле булырга охшап тора иде – келәмдә Рәмис «Дневник Татарина» һәм Марат Клубника. Ни кызганыч, камераны кушканчы, көрәшеп тә куйганнар: Клубника күтәрткән. Рәмискә, жираф булмаса да, төп приз – тәкә тапшырылды.

Блогерлар булгач, контентсыз да булмый. Көрәшчеләр арасында иң чиста алымны видеога төшереп үз битеңә урнаштырга кирәк иде. Җиңүчегә 15 мең күләмендә акчалата бүләк.
  Контент дигәннән, авыл халкы да блогерлар белән бер дулкында! Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин бәйрәм алдыннан гына аягын авырттырган булган. Шулай да Олеся Лесная моны контент өчен куллана алган.
«Түгәрәк уен + Блогерлар Сабантуе»ның төп үзенчәлеге – бәйрәмгә җыелучыларның милли киемнәрдән килүе. Тагын бер шарт – «Ватаным Татарстан» газетасы фотозонасында фотога төшү. Җиңүчеләрне сайлау өчен дә уңайлы бу. Тагын бер үзенчәлек – Теләче газетасы язылучылары арасында лоторея уйнатылу. Алдагы елларны бозау уйнатылса, быел төп бүләк – бер шифаханәгә ике кешелек юллама. Анда бару бәхете Кече Нырсы авылыннан Лидия Кузьминага насыйп булды.
Бәйрәмнең иң соңгы һәм иң шаулы өлеше – ул, әлбәттә инде, дискәтүк! ИСКАНның «Яшьлегем» дип аталган яңа җырын тәүге тапкыр үзеннән ишетү – минем өчен дә чын Сабантуй бүләге булды.

фото: Салават Камалетдинов, Татар-информ
Комментарийлар юк