«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Яңалыклар
Вакыйгалар

Мәскәү базарында «Сак-Сок» перфомансының музыкаль өлеше күрсәтелде

21 август кичендә Мәскәү базары бинасы моңлы тавыш, тере ритм һәм электрон музыка дөньясына әйләнде. Биредә «Сак-Сок» бәетенә нигезләнгән перфомансның музыка өлеше күрсәтелде.

Мондый форматта ул икенче тапкыр куела.
Перфомансның музыка өлеше беренче ноталарыннан ук сихри атмосфера тудырды.

Моны дүрт елга кушылып, бер дулкын ясау белән чагыштырырга була. Ике елга – Зәринә Вилданова белән Татьяна Ефремованың вокал өлеше, өченчесе – Эрик Марковскийның барабаннарда импровизациясе, дүртенче елга – Ислам Вәлиевның тамаша пульсы булган сэмплеры. Барысын бергә җыеп, перфоманска төс өстәүче утларга иң күбесе балалар күңеле шатлангандыр. Моңлы көйгә ияреп, битка җайлашкан ут артыннан йөгереп, аны тотарга теләп уйнап йөрделәр.

«Әни буларак бәетне башкарганда үземнең балам турында уйлыйм, андагы хисләрне үз тормышыма күчерәм. Күңел кылларын селкетә ул, башкарганда аңлата да алмый торган хисләр кичерәм. Монда ялгыш килгән тамашачы юк, һәрвакыт кирәк кеше килә. Төрле эмоцияләр: кемдер елый, кемдер моңсуланып утыра, кемдер көлеп тә ала, кыскасы – һәркем бу бәеттә үзен таба ала», - дип үз хисләре белән бүлеште Зәринә Вилданова.

Сак-Сок бәете күп халыкларда бар. Удмурт көенә керәшен сүзләре белән Сак-Сок җырын ишетү генә дә ни тора. Аны Татьяна Ефремова башкарды.

«Биючеләр безнең дирижерлар, һәм без аларның нинди хәрәкәт күрсәтүенә карап, ул хәрәкәтләрне тавыш аша чагылдырабыз. Ә бүген алар юк. Ләкин уен кораллары, ут, тавыш ярдәме белән Сак-Сок тарихын тулысынча үзебез аша кичердек. Көйне тыңлаганда башкаручылар да, тамашачы да үзенекен уйлый. Мин ахырда хәтта еладым да, күңелем чистарды кебек. Ләкин үзең аша кичерү мораль яктан бик авыр, шуңа да без биючеләр белән бүтән күрсәтмибез. Хәзер безне яңадан утыртып, тагын шуны ук кабатлагыз дисәләр, берничек тә шулай ук килеп чыкмыячак», - диде ул.

Чыннан да, җырчыларның тавышлары борынгы йолаларны хәтерләтә, музыка белән кушылгач, багышлау җырына әйләнгәндәй була. Җырчыларның образлары да аерылып тора: татар-башкорт һәм керәшен киемнәре. Бу да юкка гына түгел, барысы да бәет сюжеты буенча – сугышчы хатын-кыз һәм әни образлары.

«Сак-Сок перфомансын өйрәнгән елны пандемия вакытына туры килдек. Без состав белән җыелып спектакль өйрәнүдән тыш төрле медитацияләр ясап, кәһвәләр эчеп көне буе бергә вакыт үткәрә идек. Шул вакытта без бик дуслашып, хәзер инде көй ясаганда да бер-беребезне тоябыз дип әйтергә була. Перфоманс импровизациягә нигезләнгән бит, шуңа да бер-береңне шул дәрәҗәдә аңлый белү бик тә мөһим», - диде Ислам Вәлиев (MalsiMusic).

Бер дулкын булып күтәрелеп, тыныч кына агучы көйне тудыру – аеруча импровизация вакытында, бер-береңнең алга таба нинди ритм аласын тою – сокландыра, әлбәттә, бу бит зур профессиональлек таләп итә. Басып караучылар аеруча бәхетле – үзләре дә сизмәстән көй дулкынына кушылып, бар дөньяны онытып биеделәр.

Эрик Марковский перфоманс өчен көй тудырган инструментлар белән таныштырды:

«Мин хәзер бик күп сәяхәт итәм, мине төрле милләтләрнең уен кораллары кызыксындыра. Перфоманс сюжетына карап, аңа туры килгән, кызыклы динамика бирә алырдай инструментлар җыелмасы бар: гарәпчә рик, иран дафы, әзербәйҗан гавалы, раф васт, кыргыз һәм рус быргысы, мисыр-төрек дарбукасы, якын көнчыгыштан бендир, Һинд бунграсы».

MOÑ театр мәйданчыгы һәм «Әлиф» иҗат берләшмәсе ярдәмендә уздырылган чара тамашачыларга, ә төгәлрәге – “кирәк кешеләр”гә һичшиксез ошады. Перфоманс тәмамланганнан соң да ярты сәгать тирәсе Мәскәү базарын бушатмадылар, кичәдә катнашучылар белән җылы әңгәмә корып, үз фикерләрен белдерделәр. “Бу бәет нәкъ кәбестә сыман, әрчисең-әрчисең – һаман ниндидер яңа ягы белән ачыла”, - диде алар.

Автор: ТаңЧулпан

Сез инде реакция калдырдыгыз

Комментарийлар юк

Күп укылган язмалар