Агымдагы елның 26-28 август көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының «Милләт җыены» кысаларында Казанда IX Бөтендөнья татар яшьлəре форумы узачак.
Форумда халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның, милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле каралачак. IX Бөтендөнья татар яшьлəре форумының программасында: пленар утырыш, 6 юнəлеш буенча («Медиа», «Цифрлаштыру», «Татар эшмәкәрлеге, «Заманча татар мәдәнияте», «Мәгариф һәм тәрбия», «Татарлар тарихы») дискуссион мəйданчыклар оештырылачак.
Дискуссион мəйданчыкларының лекторлары республиканың алдынгы спикерлары һəм экспертлары булачак. 26 август – форумның беренче көне 26 август көнне Казан төрле илләрдән һәм төбәкләрдән килгән татар яшьләрен кабул итәчәк. Көн дәвамында делегатлар теркәлү уза, яшәү урыннарына урнаша. Рәсми чаралар башланганчы, форум кунаклары үзара танышырга, аралашырга, беренче тәэсирләре, уй-фикерләре белән уртаклаша алачак. Кичке якта делегатлар Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына юл тота. Биредә Бөтендөнья татар конгрессы «Милләт Җыены»ның тантаналы ачылышы булачак. Ачылыштан соң катнашучыларны Казанның иң көтеп алынган мәдәни вакыйгаларыннан берсе – «Печән базары» заманча татар мәдәнияте фестивале көтә.
Ел саен уздырылучы әлеге мәдәни-иҗади чара быел тагын да киңрәк форматта, тирәнрәк эчтәлек белән тәкъдим ителәчәк. Быел ул 4 көн дәвам итәчәк һәм милли рух, заманча иҗат, шәһәр мәдәнияте, гореф-гадәтләр һәм яшәеш фәлсәфәсе белән сугарылган кабатланмас мохит тудырачак. 2013 елдан бирле үткәрелә торган фестиваль быел 13нче тапкыр уза һәм татар йорты темасына багышлана.
Татар халкы өчен йорт – ул гади генә яшәү урыны түгел, ә үзенә күрә бер дөнья: хәтер, тәрбия, осталык, матурлык, ягымлылык тупланган мохит. Шуңа күрә йорт эчендәге бизәлеш, көнкүреш әйберләре, милли элементлар быелгы фестивальдә үзәк урынны били. Быелгы фестивальнең максаты – заманча дизайнерлар иҗат иткән әйберләр ярдәмендә фатир яки йорт интерьерын татар стилендә бизәп булуын күрсәтү. 2023 елда «Печән базары» фестивалендә Fashion Tatar мода күрсәтүе оештырылды, аның бурычы – «Печән базары» дизайн-маркетында тәкъдим ителгән әйберләр белән заманча татар образы тудырып булуын ассызыклау иде.
Быел исә без заманча дизайнерларның эшләнмәләре ярдәмендә татар стилендә интерьер булдырырга һәм йортны милли рухта җиһазландырга мөмкин икәнен дәлилләргә ниятлибез. Фестиваль программасында: дизайн-маркет, балалар һәм олылар өчен остаханәләр, лекторий, фотоаланнар, чәй әчү йоласы, кино, заманча татар музыкасы, «СалаваTik» балалар төркеме концерты һ.б. чаралар каралган. Биредә Казаннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән дизайнерлар, кул эшләре осталары, милли рухтагы әйберләр җитештерүчеләр үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Балалар өчен махсус иҗади остаханәләр, уйнау, өйрәнү, күңел ачу мәйданчыклары оештырыла. Фестиваль вакытында балалар өчен шулай ук «СалаваТik» балалар төркеменең концерт программасы оештырылачак. Моннан тыш, театр сәнгатен сөючеләрне иммерсив спектакльләр көтә, ә белемгә һәм фикер алышуга тартылучылар «Ачык университет» лекториясендә катнаша ала. Шул ук вакытта шәһәр кунаклары өчен Кабан буе буйлап аудио-променадлар, тематик экскурсияләр планлаштырыла: Рушан Шәмсетдинов йорты, сәүдәгәр Муллин йорты, Юрта татар шәһәр мәдәнияте белән яңача танышу мөмкинлеге бирәчәк.
Нет комментариев