Казан урамнарында иң еш очрый торган символ – канатлы елан.
Аны безнең футбол командасы логотибында, шәһәрне бизи торган сыннарда, аяк астындагы люк капкачларында, метро түшәмендә һ.б. урыннарда очратырга була. Шәһәрдә аждаһа мыжлап тора, ә күпләр аның каян килеп чыкканын да белми.
Казанга турист булып килгән кешеләргә , гадәттә , әлеге риваятьне сөйлиләр.
Имештер, күптән Казансу елгасы башы булган җирдә (хәзерге иске Казан җирлеге) шәһәр урнашкан булган. Урыны таулы булганга, кызларга су ташуы авыр булган. Алар шәһәргә нигез салган ханны хурлаганнар. Берсендә хан алар әйткән сүзләрне ишетеп, шәһәрне башка урынга күчерергә карар кыла һәм хәзерге Казан җирлегенә күченә. Әмма бу җирдә еланнар үтә дә күп була. Зирәк аксакал кисәтүенә карамастан, хан үзенчә итә – еланнарны бер чокырга җыеп, өсләренә кипкән камыш салып, ут төртә. Еланнар дөрләп янганда, ялкын эченнән аждаһа килеп чыга һәм үз балаларын үтергән өчен җирле кешеләргә һөҗүм итә. Аждаһаны шәһәр батырлары Җылан тауга (Киров районындагы Елан тау) куып җибәрәләр. Әмма елан вакыт-вакыт иң матур кызларны урлап, халыкка үч итә торган була. Бервакыт кешеләр Кабан буендагы аждаһаның күзләреннән ачы яшьләр тамуын күреп ала. Алар аждаһаны кызгана, кылган гамәлләре өчен үкенә. Кешеләр аждаһа янына гафу үтенергә бара, шул вакыттан алып аждаһа тынычланып кала һәм Кабан күле төбенә яшәргә китә. Икенче версия буенча, аждаһаны батыр егет җиңә. Гербтагы канатлы елан әнә шул вакыйгаларга ишарәли.
Мөселман булып саналган татарлар нигә үз туграларына мифик канатлы еланны куяр иде микән?
Тугра тарихының тагын бер башкача аңлатмасы бар. Бу вариантта аждаһаның татарларга гомумән катнашы юк. Совет археологы Михаил Худяков фикеренчә, гербны Казанны яулап алганнан соң Мәскәү геральдистлары уйлап таба (Очерки по истории Казанского ханства, 1923). Казан гербы турында тәүге мәгълүмат 1577 елга караган чыганакларда очрый. Явыз Иван документларында рус патшасы мөһерендә сурәтләнгән ике башлы бөркеттән кала, 13 җирлек символы, шул исәптән Казан символы да куела.
Моңа хәтле булган чыганакларда Казанның гербы булуы гомумән билгеле түгел. Геральдика, ягъни герблар ясау, ауропадан килгән күренеш, төркиләргә гомумән хас түгел. Алар ешрак тамгалар белән эш итә, аны акчаларда, архитектурада сурәтли.
Шулай да, ни өчен аждаһа?
Аждаһа, икенче төрле әйткәндә канатлы елан образы Идел буе халыкларына күптәннән таныш. Бу символ борынгы Болгар бабаларыбызда да булган. 1250-1310 елларга караган Болгар тәңкәләрендә аждаһа сурәтләнгән акчалар бар. Аларны тарих фәннәре кандитаты А.З. Сөнгатуллинаның «Джучидские монеты Поволжских городов XIII века» китабында байтак очратырга була.
Аждаһаны зилант, дракон дип тә атыйлар. «Аждаһа» сүзе безгә борынгы Ираннан кергән. Ажи-даһка яки Дахака – куркыныч ут бөрки торган мифик зат. Әлеге мифик зат турында борынгы иран зороастриецларының изге китабы Авестада да язылган. Анда ул бары тик тискәре төсмердә генә телгә алына.
Галимнәр фикеренчә, иранлыларда аждаһа янартауны символлаштырган. Риваятьләрдәге җир тетрәүләр, куркыныч тавышлар, бушап калган табигать һәм янган җир, кара төтен болытлары – болар барысы да вулкан атылгандагы күренешләрне хәтерләтә. Хәзерге Әрмәнстан жирлегендә сүнгән Аждаак вулканы да бар.
Иранлыларның аждаһасы явыз һәм канэчкеч. Фарсылардан кергән явыз затның безнең шәһәр символы булуы шулай ук мантыйкка туры килми.
Туградагы аждаһаның асыл мәгънәсен аңлар өчен без башка төрки халыклар ышануларына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Төрки кардәшләребезнең күбесендә аждаһа образы бар.
Төрекләрдә «Эҗдаһа»дан кала әле «Йелбеген» дигән мифик җан иясе бар. Ул – күп башлы елан. Диңгездә шторм китереп чыгара, дулкыннарны кайната.
Казахлардагы «Айдахар» дошманы Сәмрух кош белән көрәшә: бу орыш ел фасыллары алмашына китерә. Аның икенче атамасы – «Улу». Тува халкы аждаһаны шулай ук «Улу» дип атый. Тувалардагы улу яшен, күк күкрәү, болытлар булып килә.
Мәхмүт Кашкарыйның «Диване лөгатет-төрк» китабында да «Мучел» дип аталган 12 хайван елыннан торган төрки календарьда хайваннарның берсе итеп аждаһа сайланылган. Кашкарыйда ул «Нак елан», ягъни «Крокодил елан» буларак теркәлгән. «Нак елан» елы явым-төшемгә бай, димәк, уңыш та мул булачак.
Татар, башкорт, мари, чувашларга тагын «Барадж» атамасы да билгеле.
Имештер, кайчандыр Зәйнең бер ярында Барадж атамалы зур оча торган елан яшәгән. Җирле халыкны саклаган, янгын чыкса, авызына су җыеп янгынны сүндергән. Бервакыт кабиләгә бик көчле яу һөҗүм итә. Елан үз гомере бәрабәренә халыкны саклап кала. Шул хөрмәткә халык аның исемен үз атамасы итеп ала. Моңа охшаш Баграж авыллары әле дә бар. Моннан кала, Барадж риваяте Дәфтәре Чыңгызнамәдә дә теркәлгән (XVII гасырның азагы).
Димәк, безнең җирлекләрдә яшәгән төркиләр мәдәниятенә канатлы елан образы ят булмаган. Аждаһа ислам динен кабул иткәнгә кадәр төркиләрдә балансны аңлаткан җан иясе булгандыр, мөгаен: елан җир асты хайваны булса, канатлы кош күктә оча. Икесенең симбиозы аждаһаны китереп чыгарган. Ул су белән дә, ут белән дә бәйле: кыскасы, инь белән янь кебек дөнья төзеклеге өчен җавап биргәндер.
Гомумән, төрки дөнья мифик затларның барысына да диярлек нейтраль.
Мәсәлән, ияләр һәм рухлар явыз да, яхшы да түгел. Яхшылыкка – яхшылык, начарлыкка – начарлык белән җавап бирә. Бу безнең әкиятләрдә дә күренә. Соңгы гасырларда килеп кергән әкиятләрдә генә аждаһа күбрәк явыз итеп сурәтләнә. Елан образының төбәктән төбәккә ничек үзгәргәнен күзәтү кызыклы. Көнчыгышка – Азиягә таба дракон образы яхшыра бара. Ә көнбатыш ягында исә, киресенчә, аждаһа явызрак булып сурәтләнә. Көнбатыш мәдәниятләрдә драконның начар булуына христиан диненең дә тәэсире булгандыр, чөнки елан образы – ул Библия буенча Адәм белән Хәүваны гөнаһка этәргән зат.
Без исә бу ике капма-каршы риваятьләр кисешкән җирлектә утырабыз.
Шуңа күрә безнең әкиятләрдә аждаһа ул явыз кыз урлаучы да, батырга ярдәм кулы сузучы зирәк ак елан да була. Туграда сурәтләнгән еланны без үзебезнең ата-бабаларыбыз ышануларына ихтирам саклау буларак кабул итәбез. Безнең зирәк әрвахларыбызның ышанулары рухи дөнья белән фани дөнья арасындагы алтын урталыкны саклап кала алуы турында дип әйтергә була.
Нет комментариев