«Идел» ай саен Татарстанның алдынгы яшьләре укый һәм башкаларга тәкъдим итә торган китаплар исемлеген тәкъдим итә.
Рубрика чыгарылышларын бергә җыйсаң, хәзерге яшьләр өчен актуаль әдәбиятның нинди икәнен күз алдына китереп буладыр. Ә хәзер башка чорга кайтыйк: Тукайлар да, Роулинглар да, Митио Каку белән Нил Гейман да булмаган дәвергә күз салыйк. Тукайга кадәрге заманда татар яшьләре нинди китаплар укыган икән?
«Бәдәвам китабы»
Яшь күңелләрнең дәртенә дәрман булмаса да, тормышта ориентир эзләүчеләргә бу китапта күп сорауларга җаваплар бар. «Бәдәвам» сүзе «дәвамлы рәвештә, кабатлана торган» дигәнне аңлата. Бу сүз китапта гел кабатлана һәм бу кабатлану аша автор (яки авторлары, бу төгәл билгеле түгел) укучыны изгелекләр эшләүдә дәвамлы булырга чакыра. Аңлашыла ки, бу да дини эчтәлектәге әсәр, аны бүген дә кайбер остазлар белем һәм үгет-нәсыйхәт бирү эшендә кулланалар.
«Бәдәвам»ның кайчан язылганы төгәл билгеле түгел, әмма бу кимендә ярты меңьеллык тарихка ия китап булырга тиеш. Моңа кадәр кулъязмаларда гына йөргән «Бәдәвам»ны 1846 елда Казанда беренче тапкыр басмаханәдә нәшер итәләр. Шуннан соң ул кабат-кабат Казан типографияләрендә басыла, тагын да киңрәк тарала. «Бәдәвам» – көйле китапларның берсе, ягъни аны кәгазьгә карап, гади поэма итеп кенә укымаганнар, ә көйләгәннәр. Аның көен сез дә беләсез: «Зәңгәр шәл» спектаклендә ашка җыенган абыстайлар нәкъ шул көйгә салып җырлыйлар. Кыскасы, заманында һәркемгә билгеле әсәр.
«Җөмҗөмә солтан»
1872 елда Казанда беренче тапкыр басылып чыга, ә аңарчы бихисап кулъязмалары тарала. «Җөмҗөмә» – баш сөяге дигән сүз. Бер солтан, имеш, чиксез бай булып, меңләгән кол һәм кәнизәкләргә хуҗа булып яшәгән. Изгелекләр дә эшләгән, әмма үлгәч җәһәннәмгә эләккән һәм күп газаплар кичергән. Бу хәлләр турында солтан үзе чүлдә Гайсә пәйгамбәр белән очрашкач җанланган башы аша сөйли. Кызыклы сюжет, шулай бит? Татарларда сөйләшә торган башларны яратканнар күрәсең, Җөмҗөмә дә, Кисекбаш та моңа дәлил төсле.
Бу әсәрне XIV гасырда Алтын Урда шагыйре Хисам Кятиб язган дип санала. Ул үзе Фәридеддин Гаттар дигән фарсы шагыйреннән илһамланган булырга мөмкин. Бу китапның безнең заманга кадәр килеп җиткән утызлап кулъязмасы сакланган.
1872 елдан соң ул Казанда даими басыла, аннары казах теленә тәрҗемә ителеп, Казанда ун тапкыр казахча да нәшер ителә. XX гасырда аны хәзерге татар теленә Җәвад Алмаз тәрҗемә итә һәм яңадан әдәбият тарихына кертә.
Бу дастанны да «борынгы яшьләр» төзегән топка кертергә була.
«Кисекбаш китабы»
Борынгы әдәби әсәрләрнең берсе – «Кисекбаш китабы». Бу поэма да сезгә таныш, әмма үз тексты белән түгел: мәктәптә без Тукай язган пародияне укыйбыз. «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш» поэмасында да Кисекбаш бар. Ул – бик борынгы әсәрдәге геройга сылтама. Кисекбаш китабы фэнтезига тартым. Бер киселгән кеше башы, ярдәм сорап, Мөхәммәд пәйгамбәргә үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Ул аңа бер явыз диюнең шәһәрне җимерүе, улын йотуы, чибәр хатынын урлавы, ә үзен Кисекбашка әйләндерүен аңлата. Пәйгамбәр аңа ярдәм итәргә ризалаша һәм сәхабәсе, туганы Галигә дию җирләренә барып, әсирләрне коткарырга куша.
Бу китапның авторы шулай ук билгесез. 1846 елда аны кулъязмалар нигезендә беренче тапкыр типографиядә бастыралар. Аннан соң инде кабат һәм кабат бастырулар дәвам итә. Халык булмаса, китапны яңадан бастырып ятмаслар иде. Әгәр әсәр гомумән популяр һәм халыкка якын булмаса, Тукай аңа пародия язып ятмас иде. Бу китап та яшьләрнең топ=10лыгына керә. «Кисекбаш китабы» Сүз уңаеннан, XX гасырда «Кисекбаш»ка ияреп берничә әсәр языла: Тукайның «Печән базары» (1908 ел), Нәкый Исәнбәтнең «Өр-яңа Кисекбаш»ы (1928 ел), Галиәсгар Камалның «Өр-яңа Кисекбаш китабы» (1918 ел), Нур Баянның «Карәхмәт»е (1939 ел), Шәрәф Мөдәрриснең «Янки базары, яхуд Яңадан-яңа Кисекбаш»ы (1953 ел), Әнәс Камалның «Кисекбаш»ы (1959 ел) барлыкка килә. 2024 елда яңа пародиясе язылса да аптырамабыз.
«Йосыф китабы»
Кол Галинең «Кыйсса-и Йосыф» поэмасы 1233 елда язып бетерелә һәм шул дәверләрдән бирле Идел буе төркиләренең күңелләрен тибрәндереп тора. Әсәрдә Якуб пәйгамбәр улы Йосыфның маҗаралары тасвирлана. Поэмада Йосыф белән Зөләйханың мәхәббәт тарихы да мөһим урын били. Шунлыктан бу әсәр мәхәббәтнамәләр сериясенә дә керергә лаеклы. Йосыф китабының чыннан да күп укылган булуын кулъязмаларының саны исбатлый. Ул бихисап тапкырлар күчереп язылган һәм шәхси китапханәләрдә дә сакланган әсәр шул.
XIX гасыр дәвамында «Кыйсса-и Йосыф» Казан типографияләрендә ел саен диярлек басыла. Халык китапны егылып һәм елый-елый укый. «Йосыф китабы»– көйле китапларның берсе, аның үзенең салмак көе булган. Һичшиксез, бу китап та топ 10га керергә лаеклы.
Ә хәзер Тукайга кадәрге заманда яшәгән татар яшьләре өчен актуаль китаплар исемлеген тәкъдим итәбез («Идел» версиясе):
1. Кол Гали, «Кыйсса-и Йосыф»
2. «Таһир-Зөһрә» (төрле вариацияләрдә, мәсәлән, Әхмәт Уразаев-Кормаши тексты)
3. «Кисекбаш китабы»
4. Хисам Кятиб, «Җөмҗөмә солтан»
5. «Бәдәвам китабы»
6. «Бакырган китабы»
7. Таҗетдин Ялчыгол, «Рисаләи Газизә»
8. Мәхмүд Болгари, «Нәһҗел-фәрадис»
9. Рабгузый, «Кыйссасел әнбия» 10. «Сәйфелмөлек» дастаны
Айдар Шәйхин, Татар китабы йорты директоры
Нет комментариев