Су эссе була аламы?
Кайнар буламы? Ни өчен Юсыф түгел, ә Йосыф? «Гает бәйрәме»н котлау мөмкинме? «Ташый» белән «таша», «борын» белән «танау» сүзләренең серләрен ачарга тырышырбыз. Табышмакларга җавап табуны дәвам итәбез.
МАЙМЫЛ // МАЙМУЛ
Гарәп алынмаларының телебездә үзләшү дәрәҗәләре һәм язуда чагылышлары төрле. Аспирантурада укыган елларда: «Ни өчен аларның барысын да бер калыпка салып булмый икән? Фәнни оешма моңа алынса, ерып чыгачак бит инде», – дип уйлый идем. Хәзер, берникадәр вакыт узгач, карашларым үзгәрде. Әдәби тел турында сүз барганда, һәр сүзне аерым анализларга кирәк икән. Гарәп язуын гамәлдәге графикага күчерүнең үз закончалыклары бар. Мәсәлән, әлиф урынына, кагыйдә буларак, а хәрефе языла. Абсолют күпчелек очракта бу закончалыклар сорау тудырмый, әмма…
Әмма кайбер очракларда ни өчен хәзер шулай язуыбызны аңлатуы кыен. Әйтик, гарәптә бер үк төрле ике хәрефтән башлана торган ике исем бездә ике төрле языла:
يوسف
يونس
Юныс булгач, ни өчен Юсыф түгел соң? Яки киресенчә, Йосыф булгач, нигә Йоныс түгел? Бу исемнәрнең икенче өлешләрендәге ы язылышын татарлык билгесе дип аңлатыйк инде, чөнки, чыннан да, татар теленең үсеш процессында борынгы төрки телнең икенче иҗегендәге [u] ([у]) бездә [ы]га күчә (oуul > угыл, oуuz > угыз, otuz > утыз). Тик ни өчен бу исемнәрдән ясалган фамилияләр русча яңгыраганда гарәптәге у үз урынында калды икән? Юсупов, Юнусов диләр бит аларны?
Тагын бер мисалга тукталыйк.
ناموس
ميمون
Мин генә түгел, сезнең дә маймул дип сөйләшүчеләрне очратканыгыз бардыр бит ул? Нишләп әдәби телдә маймыл язылышы ныгыды икән? Шундый ук калыпта языла торган намус сүзе, мәсәлән, у хәрефен саклаган, гәрчә сөйләшләрдә аны да намыс дип әйтү бар (нәкъ шул яңгырашта ул чуваш, удмурт һәм мари телләренә үтеп кергән).
Кыскасы, сораулар күп җыела ала. Алар күбәйгән саен, баягы фикер ныгый гына бара: бөтен сүзне дә бер калыпка кертеп булмый, һәрберсен аерым карарга кирәк.
ГАЕТ – БӘЙРӘМ
Кызык заманалар җитте хәзер. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән мөмкинлекләр ачылды. Кирәк икән, минуты-секунды белән (реаль вакыт режимында диләр инде моны) әллә никадәрле халыкка сүзеңне ирештереп була: бер төймәгә генә басасы.
Аеруча бәйрәмнәр тирәсендә яхшы күренә ул. Билгеле, шул җәмгыятьнең бер вәкиле буларак, мин дә болардан читтә кала алмыйм. Чираттагы бәйрәмдә килгән мондый котлаулар һәм статуслар арасында «Гает бәйрәме мөбарәк булсын!» дигәне дә бар иде. Мөбарәк сүзен дөрес язганга шөкер итсәм дә, гает бәйрәме дигәненә сүгенәсе генә кала.
Моны җәелеп китеп аңлатуның кирәге дә юк шикелле, шулай да гаетнең дә шул ук бәйрәм дигән сүз икәнен ачыкларга туры килә. Елына ике гает – Ураза гаете белән Корбан гаете – икесе дә дини бәйрәм булганлыктан, татар телендә гарәпчә сүз куллану гамәлгә кергән. Бөтен нечкәлек шунда. Шуңа күрә гает бәйрәме ул бәйрәм бәйрәме сүзе кебек бер мәгънәсезлек.
ТАШЫЙ – ТАША
Сөйләмдә, кайбер җыр сүзләрендә, шигырьләрдә мәкалә башына чыгарылган сүзләрне бутау күзәтелә, мәгәр боларга карата лингвистларның фикере күптән теркәлгән: ташырга яки ташу фигыле (исем фигыле дә) кайберәүләр өчен мәкерле сүз икән. Ни өчен? Чөнки бу бер фигыль эченә ике сүз яшерелгән. Алардан берсенең тамыры – ташы-рга, икенчесенеке – таш-ырга. Әгәр дә сүз нәрсәнедер бер урыннан икенче урынга күчерү турында барса, димәк ташы- тамырын кулланырга тиешбез: ул ташый, ташыр, ташыячак, син ташы. Әгәр дә сүз сыеклыкның савыт читеннән, суның ярлардан агып чыгуы турында барса, димәк, таш- тамырын куллану дөрес була: елга таша, ташар, ташачак (боерык формасы таш). Шулай булгач, сулар ташый, күңел ташый дип куллану ялгыш, әлеге ике тамырны (ике сүзне) аера белмәү булып чыга.
БОРЫН ≠ ТАНАУ
Борын болай бер дә авырлык тудыра торган сүз түгел кебек. Җиңел аңлашыла, җиңел әйтелә шикелле. Күчерелмә мәгънәләре шактый күп булса да, ул беренче чиратта «кеше һәм хайван йөзендәге сулыш алу һәм ис сизү әгъзасы».
Субъектив күзәтүләремә күрә, Татарстанның көнчыгышы һәм Башкортстан ягында шул ук борынны танау дип куллану да еш очрый. Шулай итеп, безнең бер үк әгъзага ике исем бирелгән булып чыга. Бер яктан табигый әйбер, азмыни андый мисаллар!
Шулай да сүзлекләргә күз салсак, анда борын белән танауның аермасы барлыгын күрәчәкбез. Танау – борын түгел, «хайван башының очлаеп торган борын өлеше» икән. Мәсәлән, эт, бозау рәхәтләнеп чиләк төбенә кадәр танавын тыга ала, кешедә танау булмаганлыктан, без алай итә алмыйбыз.
Дөрес, сүзлек диалекталь вариант буларак «кеше борыны»н да танау дип тәкъдим итә. Җирле сөйләшләрне үзгәртеп булмауны яхшы аңлыйм, тик әдәби телдә (әдәби әсәрләрдә), язучының кайсы яктан булуына карамастан, кеше әгъзасын танау дип атау бик үк дөрес түгел диимме инде шунда, мәгәр, күп кенә язучының әсәрендә нәкъ шулай кулланыла.
Танау исә кешегә карата тупас, әдәпсез, кимсетүле формада яки, юмор, көлке белән әйтелеп, рус телендәге «морда», «харя», «рыло», «рожа» кебек сүзләренең эквиваленты була ала шикелле. Мәсәлән: Ә син танавыңны бик киермә (А. Гыйләҗев). Һәм шул ягы да бар: русның «хайван йөзе» мәгънәсендәге «морда» сүзенә татар телендә туры килә алырлык башка сүз юк та бугай.
Бер яктан, болар синонимнар, гомуми мәгънәләре «нәрсәнең дә булса җылысы, температурасы югары дәрәҗәле» дигәнне белдерә, шулай да аларның контекстлары һәрвакыт туры килеп бетми. Шул туры килмәү кулланышларында буталчык китереп чыгара. Монда хәтта сүзлекләр генә дә ярдәм итеп бетерә алмый бугай.
Эссе сүзе, гадәттә, һава температурасына карата кулланыла. Мәсәлән, бу арада көннәр бик эссе, коры җәйнең эссе һавасы дип әйтү дөрес була. Шулай ук эссе климат, эссе чүл, эссе мунча дип тә кулланыла, әмма эссе яшь түгү, эссе су, эссе мич дип сөйләшү әдәбичә булмый.
Кайнар сүзе, кайна-рга фигыленнән ясалса да, сыйфатлашканнан соң һәр очракта да кайнау мәгънәсен бирми. Ул беренче нәүбәттә кайный алган һәм суынып өлгермәгән сыекчаларга карата кулланыла: кайнар су, кайнар шулпа, кайнар сөт…
Шул ук вакытта кайнар ит, кайнар бәрәңге генә түгел, кайнар җил, кайнар сулыш, кайнар мәхәббәт, кайнар сәлам дә була ала. Кайбер очракларда кайнар сүзен эссе белән алмаштырып була: кайнар (эссе) җил.
Кызу, тимер кебек утта озак тотылгач кызып чыга торган әйберләрне белдергән сүзләр янында кулланылса да (кызу металл), башлыча кызу мунча, кызу мич кебек контекстларда да килә ала.
Шулай ук көн дә, җәй дә кызу була ала. Күчерелмә мәгънәдә кызу характер, кызу канлы, кызу эш, кызу хәрәкәтләр дип тә әйтелә. Ә менә кайбер мисаллардагы кебек кызу мәхәббәт була аламы икән? Билгеле, кыска гына материалда бу сүзләрнең бөтен нюансларын һәм контекстларын биреп бетереп булмый, әмма моңарчы игътибар итмәгән, игътибар итеп тә каян карарга белмәгән кешеләр өчен бер искә төшерү, искәртү булсын. Мондый нечкәлекләрне, кагыйдә буларак, ачыкламалы (яки аңлатмалы) синонимнар сүзлеге бәйнә бәйнә аңлатып, мәгънәдәш сүзләрнең уртак һәм аермалы якларын күрсәтә
Ринат Сәфәров, филология фәннәре кандидаты,
ТР ФА Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире
Нет комментариев