Әлеге язманы язарга утырганчы, мин «Сандугач», «Кара урман», «Әдрән диңгез» җырларын тыңладым.
Ничек тә музыканың мохитен, рухын тоясым килде. Сүзем бөек композиторыбыз Салих Сәйдәш турында булачагын чамалыйсыздыр инде. Бу юлы сезгә «Хәл бу ки...Салих Сәйдәшев» спектакле турында сөйләрмен.
БУ ХАКТА НИК СӨЙЛӘРГӘ БУЛДЫМ?
Апрельдә А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Казанга гастрольләр белән килгән иде. Г.Кариев театрында куелган «Хәл бу ки... Салих Сәйдәшев» спектаклен карагач, ИДЕЛ укучылары бу турыда тәгаен белергә тиеш дигән фикергә килдем. Беренчедән, спектакль Сәйдәшев шәхесе аша «Нәрсә ул музыка?» дигән сорауга җавап эзли, югары музыка сәнгате һәм аны барлыкка китергән композитор язмышы турында тәфсилләп сөйли. Икенчедән, пьесаның авторы – яшь язучы, шагыйрә Алинә Хәбибуллина. Өченчедән, спектакльдә уйнаучы актёрларның барысы диярлек яшьләр. Режиссёры – Олег Кинҗәгулов.
«ҮЗЕМ ЯЗАМ, Ә КҮЗЕМНӘН ЯШЬ ТӘГӘРИ...»
Әсәреңне зур сәхнәдә күрү дулкынландыргыч һәм бик җаваплы мизгелдер ул. Каләмдәшебез Алинәнең бу эшкә куркып кына алынуы да аңлашыла. Үзен әлеге жанрда сынавы ук инде яңа иҗат баскычы дияр идем.
«Повесть-хикәяләр язганым булса да, драма өлкәсе миңа бик чит иде. Әлбәттә, театрларга премьераларны калдырмыйча йөрим. Әмма үземне пьеса авторы буларак сынарга көчем җитми иде. Шулай беркөнне Чаллы театрыннан хәбәргә чыктылар: сәхнәдә 4-5 артисттан торган спектакль кирәк диделәр. Мин шунда ук баш тарттым».
Ләкин берникадәр вакыттан Алинә: «Нишләп әле язып карамаска?» – дип уйлый да, эшнең иң авыр этабын – материал җыюны башлый. Режиссёр аңа шәхесне биографиясе аша түгел, ә музыкасы аша ачарга юнәлеш бирә.
«Сәйдәш турында материал бик күп, шулай ук барыбыз белгән әдәби әсәрләр дә бар. Мин беренче чиратта Рафис Корбанның «Артык кешеләр» романын укыдым, ул җентекләп, төгәл итеп язылган әсәр. Әлбәттә, Салих Сәйдәш турында замандашлары истәлекләрен укыдым, телевизион тапшырулар карадым – ул шәхесне визуаль яктан кабул итәргә ярдәм итте. Пьесаны язганда минем укуда да, эштә дә тыгыз чор иде. Көне буе эшлим дә, иң рәхәтен азакка калдырып, Сәйдәш турында язам. Ә күземнән яшьләр тәгәри. Арыган булсам да, язасым килә!»
РОЯЛЬ, ГӨЛЛӘР ҺӘМ КАРА ПӘЛТӘ
Каршылыклы хисләр белән, әмма илһамланып язылган әсәр сәхнәдә аһәңле, сихри килеп чыккан. Спектакльдә композитор уйнаган беренче музыка коралы да, туганы сатып алган рояль дә бар. Сәхнә дигәннән, детальләр алай күп димәс идем: актёрлар рояльдән тыш, гармун һәм 3 гөл куллана. Яшел гөлләр – аның шәхси тормышы, ә аларга «кунган» скрипка ачкычы – балалары. Артта тезелешеп утырган кара пәлтә кигән зур курчакларның да Сәйдәш тормышында үз рольләре бар, билгеле – тискәре рольләре…
«Алар – кара көч, Сәйдәш юлына аяк чалган кешеләр. Без аны профессиональ татар музыка сәнгатенең чишмә башында торучы буларак беләбез. Җентекләп өйрәнгәннән соң, миңа бик кызганыч һәм моңсу булды. Аның язмыш тарафыннан кыерсытылганын белеп, гаилә тормышында да, карьера ягыннан да гомеренең соңгы көнендә кирәксез кешегә әйләнүе, тиешенчә бәяләнмәве әрнетте. Репрессия җилләре Салихка тимәсә дә, аның талантлы иптәшләренә кагыла. Сәйдәшкә дә эшләргә ирек бирелми. Ул, бер яктан, котылуы белән бәхетле, әмма кирәксезгә әйләнүе белән бәхетсез дә була».
СӘЙДӘШНЕ ҮЗЕНЕҢ ТУГАНЫ УЙНЫЙ
Спектакльнең тагын бер үзенчәлеге шунда – Салих Сәйдәшне аның туганы Инсаф Һидиятуллин уйный. Ул йөз чалымнары белән хәтта Сәйдәшкә охшап китә. Әйткәнемчә, спектакльгә яшь артистлар җәлеп ителгән. Алинә Мохлисова, Инсаф Һидиятуллин театрда беренче елларын, Алсу Сәгыйдуллина икенче елын, ә Рәзил Фәхертдинов дистәдән артык ел тамашачысына хезмәт куя. Минемчә, проектның өстенлеге һәм әһәмияте шунда ки, театр яшь язучыларга үзен драматургиядә сынарга мөмкинлек бирә, мәшһүр шәхесләр турында аңлаешлы итеп сөйли, иҗаты турында күзаллау барлыкка китерә. Спектакльне Г. Кариев театрының зур залында карагач шуны аңладым: ул Чаллы театрының кече залында уйнар өчен куелгангамы, зур залда мохите, тәэсире югала кебек. Нәкъ менә тамашачылар арасында уйналганга, композиторның хис-кичерешләре, тирән күңеле җылырак хисләр уята.
Бу проект Чаллы театры белән яшь аудиторияне бәйләп торырлык әйбәт чара дигән нәтиҗәгә килдем. Декабрьдә Салих Сәйдәш тууына 125 ел булачак, әлеге спектакль аша мәктәп укучыларында данлыклы композиторыбызга кызыксыну арта икән, проект үз максатына ирешә дигән сүз. Шулай булсын да!
фото: Фирүзә Вәлиева
Нет комментариев