«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Киләсе елда пенсияләр артачакмы?

Киләсе елда пенсияләрне индексацияләүгә кагылышлы бер мөһим үзгәреш бар.

Быел иминият пенсияләрен индексацияләү 9,5 процент тәшкил итте, ә социаль пенсияләр 14,75 процентка артты.

Россиядә пенсияләрне индексацияләү киләсе елдан ике этапта узачак: 1 февральдән пенсияне инфляция дәрәҗәсенә карап арттырачаклар, ә 1 апрельдән Россия Социаль фонды керемнәренә бәйле рәвештә булачак.

«Киләсе елда пенсияләрне индексацияләүгә кагылышлы бер мөһим үзгәреш бар. Ул пенсиянең ике этаплы индексациясенә күчүгә кагыла. Беренче индексация 1 февральдән булачак һәм иминият пенсиясенә кагылачак. Ул алдагы ел инфляциясе дәрәҗәсендә формалашачак», – диде Чирков.

Икенче индексация иминият пенсияләренә генә кагылачак һәм 1 апрельдән узачак. Бу датада пенсияләрне арттыру күләме социаль фонд керемнәренә бәйле булачак. Алар Россиядә хезмәт хаклары дәрәҗәсенә бәйле иминият кертемнәреннән формалашачак.

Бу хакта РИА Новостига биргән интервьюсында социаль фонд рәисе Сергей Чирков сөйләде, дип яза «Татар-информ».

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое