Когнат, этимон, кораш, шүрдәнәк, зебрат... Болар арасында сезгә таныш сүзләр бармы?
Булмаса, бу юлы шуларны карап карарбыз. Хәзерге терминология иҗатына яңа сулыш өреп булмасмы!? Берочтан хайваннарның татарча кемме, нәрсәме икәнлеген дә искә төшерербез.

ЗЕБРАТ
Терминология үзенә бертуктаусыз игътибар сорый торган тармак, чөнки ул телгә тере һәм функциональ булып калырга ярдәм итә. Яңа терминнарсыз тел үзеннән-үзе искерә, ярлылана һәм яңа барлыкка килгән күренешләрне тасвирлау өчен яраксыз хәлгә килә. Әгәр тел, аның терминологиясе үсеш алмаса, ул табигый рәвештә өстенлек итә торган телләр тарафыннан кысрыклана башлый.
Бу ачык хакыйкать, ләкин, беренчедән, терминнар белән эшләүчеләр бездә күп түгел; икенчедән, терминнарны чит телдән алу яки ана телендә булдыру дигән дилемма да эшне шактый катлауландыра. Алынма – җиңелрәк юл, шул ук вакытта күпчелек халык (булдыра алса) терминнарны үз телләрендә тудыра.
Мисалга селекция юлы белән барлыкка килә торган яңа төр хайваннар яки үсемлекләрне алыйк. Ата арыслан белән ана юлбарыс кушылуыннан туган хайванны инглизчә liger, русча лигр диләр. Киресенчә, ата юлбарыс белән ана арысланнан туганын инг. tiglon, рус. тигролев дип атый. Болар чагыштырмача яңа терминнар. Монда русларның үз телләрендә терминнар булдырырга тырышуы күзгә ташлана. Кушылгаклардан тагын койволк (койот + волк), яглев (ягуар + лев), пумапард (пума + леопард), шалайка (шакал + лайка), бестер (белуга + стерлядь) һ. б. таптым.
Безгә нишләргә? Әлбәттә, татар телендә табигый рәвештә күптән кушыла алган хайваннарның кушылгакларын атый торган берничә сүз бар: качыр (ишәк + бия), нар (бер өркәчле дөя + ике өркәчле дөя). Чаг.: мәкальләрдә: Йөк авырын нар күтәрер. Егылсаң нардан, әҗәлең әллә кайдан. Ә менә хәзер чыгарыла торган хайван, үсемлек, балык төрләрен ничек атарга? Ай яратмый бит безнең халык шул кыскарту-мыскартуларны! Әле тагын алардан кушма сүзләр ясарга кирәк.
Шулай да заманадан артта калмыйк дисәк, без моңа өйрәнергә, ничек тә үзләштерергә тиеш. Башка чарабыз юк! Менә шундый ният белән быел «Яңа сүзләр һәм яңа мәгънәләр» сүзлегенә зебра + ат кушылгагын зебрат дип теркәдек. Ничек сезгә, ошыймы? Башкаларын да татарлаштырып карыйбызмы? Арбарыс, юлыслан, ягыслан... Көлмәгез! Үземә дә көлке, әмма көлке көлә килә, арттан куа килә. Бүген елмайткан сүзләр иртәгә рәсми термин булып китәргә бик мөмкин. Әгәр дә инде төкеренә башласак, телебезгә алынмалар гына кереп тулачак.
Берәү әллә эт, әллә бүре, әллә шулар ишеннән башка берәр җәнлекнең эзен төшереп статусына куйган да фотоның астына «Бу кем икән?» дип язып чыгарган. Яшьрәк буын арасында хайваннарга карата «кем?» соравын куллану арта бара бугай. Йогынтының кайсы яктан икәнен сизәсез инде: рус телендә җанлы исемнәргә «кем?», җансызларга «нәрсә?» соравы бирелә. Шул мантыйк белән барганда, эт ул кем була (бит инде дә...)
Татар телендә «кем?» һәм «нәрсә?» сораулары җанлылык яки җансызлык билгесенә карап түгел, ә семантик билге, ягъни мәгънә билгесе нигезендә бирелә. «Кем?» соравына бары тик кешене белдергән сүзләр генә җавап бирә: кем? – кеше, иптәш, язучы, генерал, Айгөл. Калган барлык исемнәргә дә, җанлы булсалар да, «нәрсә?» соравы бирелә: нәрсә? – ат, өстәл, агач, мәче, кош. Бу мәктәп материалы бугай?
Өстәп тагын шуны гына әйтәсем килә: кеше категориясенә дә, калганнар категориясенә дә кертеп булмый торган – Аллаһы Тәгаләне белдергән сүзләр бар: Алла(һ), Хода(й), Тәңре, раббы, илаһ һ. б. Боларга карата да «кем?» соравы кулланыла: «Мөнкәр белән Нәкир исемле ике фәрештә кабердә кешеләрдән: «Раббың кем?», «Динең ни?», «Пәйгамбәрең кем?» – дип сорау алырлар».
СНЕК – КОРАШ
Беркөн танышларыбыз күчтәнәч итеп пакетына русча «Шурданак» дип язылган әйбер алып килгән. Җеп очы шул сүздән башланып, ахырда әллә кайларга барып чыктык. Интернет шәрифләреннән белдек: «шурданак» ул, махсус ысул белән тозлап, ашарлык хәлгә китерелгән өрек төше икән. Урта Азиядә бик тә «популярные снеки» дип тә аңлатылган.
Беренчедән, бу сүзнең үзенең язылышын һәм ясалышын күздән кичерик. Шүр дигән өлеше татар телендә дә бар, ул «яшелчә, балык, уылдык һәм башкаларны тозлау өчен тоз эремәсе, тозлык» дигәнне аңлата, гомумән «тоз» дияргә дә ярыйдыр инде (шурпа > шулпа сүзендә дә шул ук шүр). Икенче компоненты булган ‘данак’ үзбәкчәдән «төш» дип тәрҗемә ителә икән (мәсәлән, өрек төше, чия төше дигәндәге кебек). Ягъни татарча бу сүзнең язылышы шүрдәнәк булыр иде (кем белә, кереп тә китәр әле, бәлки).
Икенчедән, инглизчә снек сүзенең кулланышы да ешайганнан-ешая бара бугай. Бу сүзнең мәгънәсе – «ике аш арасында капкалап алу өчен җиңелчә кабымлык». Гадәттә, моңа чипсы, сохари, чикләвек кебек ашамлыклар керә икән. (Шуңа шүрдәнәк тә снек инде).
Нишләптер бу снекны ишеткәч, сөйләшләрдә кулланыла торган кораш сүзе исемә төште. Дөрес, кораш (< коры аш) дип бәлеш, пәрәмәч, коймак кебек камыр ашларын атыйлар (шулпалы һәм ботка кебек булмаган өчендер дип аңлыйм). Ләкин күпчелеккә әдәби телдәге «камыр ашлары» гына таныш һәм аңлаешлы. Мин әйтәм, менә бу кораш дигәнне «снек» сүзенең эквиваленты итү уңышлы булмас идеме икән? Диалектлар әдәби телне баету чыганагы дип сөйләнсә дә, соңгы арада сөйләшләрдән әдәби телгә үтеп кереп ниндидер терминны алмаштыра алырлык берни дә искә төшерә алмадым. Мәгънәсе бик туры килә югыйсә: чикләвек-көнбагыш ишеләр коры аш бит инде ул.
РӘХӘТ-ЛОКЫМ
Он, крахмал, шикәр һәм төрле чикләвек төшләре, җимеш сулары кушып әзерләнә торган рәхәт-локым күптән инде солтаннар табынында гына түгел, безнең кебек төрекләрдән шактый ерак яшәгән гади халыкка да килеп иреште. Төрекләрне искә алуым бу тәм-томның Госманлы империясендә барлыкка килүенә бәйле.
Кайда уйлап чыгарылуыннан бигрәк, әлеге ашамлыкны белдергән сүз кызык. Бездә ул беренче тапкыр рәхәт-локым язылышында 2007 елгы «Татарча-русча сүзлек»тә теркәлгән. (Хәер, XIX г. сүзлекләренә күз салмадым). Шуннан соң 2017 һәм 2024 елгы орфографик сүзлекләргә дә кертелгән.
Төрекчә аны lokum дип кенә дә йөртәләр. Бу сүз үз чиратында latilokum дигәннән кыскарган, latilokum исә гарәпнең راحة الحلقوم /рахәт әл-хульқум сүзенә кайтып кала һәм рәхәт+хулькум сүзләреннән гыйбарәт. Рәхәт дигәнен болай да аңлыйбыз инде. Хулькумы исә «тамак, бугаз» дигән сүз, ягъни турыдан-туры тәрҗемә иткәндә, рәхәт-локым ул «тамак рәхәте» булып чыга. (Җәя эчендә генә lokum сүзенең татар телендә дә булган lokma/локма «кисәк, кабым, сынык» сүзенә нисбәте юк).
Һәм тагын бер өстәмә. Баягы гарәпнең хулькум дигәне, берникадәр фонетик үзгәреш кичереп, безнең телебездә алкым яңгырашында болай да кулланыла инде. Ул нигездә «тамак, бугаз» мәгънәсен саклап калган, тик шул нечкәлек бар: дөрес аңласам, бу сүз күчерелмә мәгънәдәрәк йөри, ягъни анатомик термин буларак кулланылмый. Мондый көтелмәгәнлектән карчыкның җаны алкымына килде (М. Кәбиров).
Ринат Сәфәров, филология фәннәре кандидаты,
ТР ФА Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире
Нет комментариев