Татарстан Рәисе вазифасына керешү тантанасы 19 сентябрьдә 10 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак.
Мондый карар бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында кабул ителде. Бу көнне тантана телевидение һәм радио аша трансляцияләнәчәк.
«Татарстан Республикасы Рәисе вазифасына керешү тантанасы дәрәҗәле кунаклар катнашында уздырыла. Бу федераль үзәк вәкилләре, РФ субъектлары җитәкчеләре, депутатлар корпусы, Министрлар Кабинеты, ТР Рәисе администрациясе һәм башка катнашучылар», – дип билгеләп үтте парламент секретаре Лилия Маврина.
14 сентябрьдә Татарстан Рәисе сайлауларында Рөстәм Миңнеханов җиңү яулады. Аның өчен сайлаучыларның 88,09% ы тавыш биргән.
Нет комментариев