«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Лайфстайл

«Һомай» җырына аккордлар

Һомай – фарсыларның, гарәпләрнең һәм төрки халыкларның уртак мифларында урын алган рух, аны кош образында күзаллаганнар.

Имеш, әгәр берәрсенә Һомайның күләгәсе төшә икән, шул кешегә уңышның иң зурысы елмаячак.

AY YOLA
«Һомай»

«Һомай» җырын чыгарган AY YOLA төркеме өстенә шул Һомай күләгәсе төшкән булса кирәк. Төркемдә 3 кеше – әтиле-кызлы Адель һәм Руслан Шәйхетдиновлар һәм «Аргамак» төркеме җитәкчесе буларак танылган Ринат Рамазанов

Инде җелеккә үткән (яхшы мәгънәдә) «Һомай» җырыннан без дә читтә кала алмадык. Җыр интернет аша бөтен дөньяга таралды, төрки халыклар – татар, казах, кыргыз, төрекләр тарафыннан бик җылы кабул ителде. Дөнья чартларында мәшһүр Леди Гаганы да узып беренче урынга чыкты. Җырны җырлау гаҗәп ансат – аккордлары җиңел. Сүзләре аңлашылсын өчен аны татарчага тәрҗемә кылдык. Сүзләр авторы – Диана Кильдина.

Am
Тамырларым минем сорый,
                     C
Җаным да, каным да сорый,
F
Борынгы хәтер сорый –
Dm       G
Кем була ул Һомай?
Am
Һомайның әнкәсе ул – Кояш,
                 C
Җан чишмәдән иңдергән.
F
Атасы аның Самрау
Dm     G
Яхшыга күндергән.
Am
Акбүз ат һәм алмаз кылыч,
                      C
Хуҗа аңа тик Һомай,
F
Җан чишмәгә юлны да
Dm       G
Белгән дә тик Һомай.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое