«Татар тел белеме» дибез. Ә «татар теле белеме» була аламы?
«Сметана»ны «каймак» дип тәрҗемә итәләр. Адекват тәрҗемәме соң бу? Бу юлы шундыйрак сорауларга җавап эзләрбез. Шуларга өстәп «газаль» белән «газәл»нең аермаларын да ачыкларга тырышырбыз.
ГАЗЕЛЬ – ГАЗАЛЬ – ГАЗӘЛ
Татарча бер сүзгә рус телендә берничә эквивалент булса, зарланырга тотыналар: имеш, татар телендә сүз җитми, ул ярлы, фәлән-фәсмәтән... Әгәр дә киресенчә русча бер сүзгә татар телендә берничә эквивалент булса, китә ялгыш калькалаштыру, өзгәләп-йолыккалап булса да татар сүзләрен рус теленә туры китерә башлыйлар. Хуш, русның петь дигәнен җырларга дип тә, сайрарга дип тә тәрҗемә ителә алганын күпләр аңлый. Ә менә жизнь дигәне кайчан тереклек, кайчан тормыш, кайчан гомер икәнен, бар, ачыкла.
Ләкин бу юлы сүзем болар турында түгел. Рус телендә газель дип языла торган бер сүзгә татар телендә өч төрле языла торган өч сүз туры килә. Һәрберсен карап үтик.
1. Газаль – куышмөгезлеләр семьялыгыннан Африка, Урта, Үзәк һәм Көньяк Азиянең чүл, дала һәм урмандала зоналарында яши торган, матур сынлы, йөгерек партояклы хайван; кыр кәҗәсе, җәйрән, антилопа. (Томсон газале, Сомали газале).
2. Газәл – классик гарәп һәм фарсы шигъриятендә, шулай ук төрки телләрнең поэтик традициясендә темасы башлыча гыйшык-мәхәббәт һәм фәлсәфи фикерләр булган, беренче бәетнең мисраглары бер-берсе белән, калган бәетләрнең мисраглары беренче бәет белән рифмалашкан, 5 тән 15 кә кадәр бәеттән (икеюллыктан) гыйбарәт лирик шигырь формасы. (Хафиз, Нәваи, Хакани газәлләре).
3. Газель – 1994 елдан Горький автомобиль заводында җитештерелә торган йөк автомобиле яки микроавтобус. Шулай итеп, бу өч сүздән соңгысының гына язылышы русчага туры килә. Төрле елларда чыккан төрле сүзлектә буталчык булса да, боларны аера белергә кирәк.
ТАТАР ТЕЛ БЕЛЕМЕ
Бу терминны ике төрле куллану күзәтелә. Берсе язылганча, икенчесе – татар теле белеме. Ике вариант булгач, моңа карата фикеремне белдерәсем килә. Аңлавымча, тел белеме термины бар. Аның тел гыйлеме һәм лингвистика дигән тулы синонимнары да гамәлдә йөри.
Шул терминны нигез итеп караганда, нинди генә ачыклаучы сүзләр кушылмасын, синтаксик конструкция буларак, ул үзгәрешсез кала. Мәсәлән, гомуми тел белеме (гомуми лигвистика), гамәли тел белеме, чагыштырма-тарихи тел белеме, чит ил тел белеме (лингвистикасы) һ.б. Боларга нигезләнеп, татар тел белеме дию бердәнбер дөрес кулланыш кебек күренә.
Инде икенче вариантны да карап карыйк. Нәрсә ул татар теле белеме? Югарыда без тел белеме сүзен аерып чыгарган идек. Таркатканда бу очракта алай килеп чыкмый, татар теле генә аерым мәгънәгә ия була ала. Әнә шул татар теленең ниндидер белеме бар булып чыга. Әмма татар теленең белеме ничек һәм нәрсә була? Татар теле кафедрасы, татар теле факультеты, татар теле белгече (моны да татар тел белгече сүзе белән бутамагыз), татар теле дәресе һ. б. була ала, белеме була алмый, чөнки белем татар теленә карамый. Башкача санаучылар да үз позицияләрен ачыкласа, мин дә фикеремне үзгәртер идем, бәлки. Әлегә юк!
МЫНИ // МЕНИ
Менә шундый кагыйдә белән яшибез: -мыни/-мени кисәкчәләре күпчелек очракта үзе ияргән сүзгә кушылып языла, бары да/дә кисәкчәсе белән килгәндә генә -мыни/-мени кушымчасы аерым языла. Һәм шул кагыйдәгә үрнәкләр китерелгән: Китәсез дә мени, аккошлар? (Р. Фәйзуллин).
Сүзлекче буларак миңа монда аңлашылмый торган берничә мәсьәлә бар. Беренчедән, ни өчен да/дә кисәкчәсе белән -мыни/-мени генә аерым языла? Икенчедән, аерым языла торган һәр кисәкчә сүзлекләргә теркәлә. Ни өчен мыни белән мени бер генә сүзлеккә дә кертелмәгән? Һәр сорауны аерым карыйк әле.
Практикада да/дә кисәкчәсе -мыни/-мени кебек үк гадәттә кушылып языла торган кисәкчәләр белән дә килә ала. Беренче чиратта бу -мы/-ме сорау кисәкчәсе һәм -дыр/-дер, -тыр/ -тер билгесезлек кисәкчәсе. Тик алар һәрвакыт кушылып языла: «Инде әйләнеп кайтсакмы, авылдан беркая да китмибез!» «Беркайчан дамы?» (А. Гыйләҗев); Мин сине болай уктыр дип уйламаган идем. (Н. Фәттах). Нинди принципка таянып боларның берсен бер төрле, икенчеләрен икенче төрле язабыз алайса? Кисәкчәгә кисәкчәне кушып язуда акылга ятышсыз берни юк кебек бит?!
Әйткәнемчә, аерым языла торган һәр сүз, мөстәкыйль сүз төркеменә керәме ул, ярдәмче сүз төркеменәме, аерым берәмлек буларак сүзлеккә кертелә. «...бары да/дә кисәкчәсе белән килгәндә генә...» булса да -мыни/-мени аерым языла икән, ул сүзлектә урын алырга тиеш. Инде мин моны сүзлеккә керткән очракта да сүзлектән файдаланучыга ничек аңлатып бирергә тиеш тә, нинди тәрҗемә тәкъдим итәргә тиеш? Аның җае табылыр иде инде, җәмәгать, шулай да мин мондый төрлелек яклы түгел. Минемчә, -мыни/-мени дә -мы/-ме һәм -дыр/ -дер, -тыр/-тер кебек үк да/дә һәм ук/үк кисәкчәләре белән кушылып язылырга тиеш.
КАЙМАК – СМЕТАНА
«Ни өчен татарлар сметанага «каймак» дип әйтә?» – дип сорадылар.
Сораучы кеше татар да, рус та түгел иде. Мөгаен, ул, үзенең ана телендә чагыштырып, бездәге мантыйксызлыкны миннән белешмәкче булгандыр.
Төбенә төшә башласак, монда чыннан да бераз буталчык бар. Рус телендә сметана белән сливки гына түгел, каймак та бар. Менә М. Шолоховның «Тын Дон» романыннан мисал: «Ели, как и всегда по праздникам, сытно и много. Щи с бараниной сменила лапша, потом – варёная баранина, курятина, холодец из бараньих ножек, жареная картошка, пшённая с коровьим маслом каша, кулага, блинцы с каймаком, солёный арбуз» (махсус тәрҗемә итмәдем). Рус теле сүзлекләре «каймак – сливки, снятые с топлёного молока» яки «молочный продукт, обычно густые сливки» дип тәкъдим итә.
Ягъни рус телендә өч төрле ризыкны без татарча ике сүз белән бирәбез. Икенче төрле әйткәндә, шул өч ризыкны аера белмибез булып чыга. Чагыштырып карыйк. Әйдәгез, җиңелрәгеннән башлыйк.
Русның сливки дигәненә бездә сөт өсте диелә. Моңа каршы төшүче булмас, шәт? «Савып, күпмедер вакыт торган сөтнең өстендә барлыкка килә торган куе, майлы катлау» дигәнне күз уңында тотам.
Каймак та шуңа бик якын инде якынлыкка. Аның бер мәгънәсе «сөтнең өске куе, майланып торган өлеше» булса, хәзер ешрак «сепаратор аша сөттән аертып алынган майлы куе масса»ны каймак дип атыйбыз. Бу каймак русның каймагы белән тәңгәл килеп бетмәсә дә (русларда кайнаткан сөтнең майлы өлеше яки кайнатылган сөт өсте), татар һәм рус телләрендәге төп уртаклык – каймак ул әчеткән сөт продукты түгел.
Инде сметананы карыйк. Бездә бу сүз булмагач, аңлатмасы да юк, шуңа русчасын китерәм: «кисломолочный продукт, который делают из сквашенных особым образом сливок». Ягъни сметананың төп аермасы – оетылган (әчетелгән) сөт өсте яки оетылган (оеткы салынган) каймак булуы. Белмим, ачыклык кертеп булдымы, юкмы? Ни булса да, хәзер «сметана» дип сатыла торган әчеткән сөт продукты инглизчә, үзбәкчә, төрекчә smetana, фарсыча اناتمس, гарәпчә سلاَّمِةناتي дип атала, шул ук вакытта каймак яки сөт өсте өчен бу телләрдә башка сүз кулланыла. Нәтиҗә ясауны үзегезгә калдырам. Үзара аралашканда кайсы сүзне куллансак та ярый дип карасак та, милли стандартларга (дәүләт тарафыннан билгеләнә) кертелгән сметана ризыгын белдерә торган сүз бездә юк.
Ринат Сәфәров, филология фәннәре кандидаты,
ТР ФА Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире
Нет комментариев