23-24 ноябрьдә ТР Милли китапханәдә заманча татар мәдәнияте фестивале – Jadid Fest үтәчәк.
Быел программада ниләр көтелә? Буыннар турында нинди чаралар әзерләнә – хәзер сөйлибез!
23 ноябрь
12:00-20:00 Нәшриятлар һәм рәссамнар ярминкәсе. Фойе.
12:00 Буыннар күргәзмәсе. Кофе-пойнт, икенче кат.
13:30 Урам уеннары.
15:00 Акрын уку һәм фикер алышу. Ризаэддин Фәхреддинның «Тәрбияле бала»сы турында Айгуль Тимер, Лилия Галиәхмәтова, Рәмзия Галимова, Чулпан Галиәхмәтова, Динара Әхмәт, Фагилә Шакирова сөйләшә. Күргәзмә залы
16.30 Нәсел микрофоны: стендап — буыннар буйлап сәяхәт. Ерак бабалар һәм үсмер балалар безнең турыда шаярта. Күргәзмә залы.
18:00 «Бөтен туганнарга бездән сәламнәрне тапшыр». Хат алышу турында спектакль. Регистрация буенча. Конференц-зал.
24 ноябрь
12:00-20:00. Нәшриятлар һәм рәссамнар ярминкәсе. Фойе.
12:00 Буыннар күргәзмәсе. Кофе-пойнт, икенче кат.
12:00 Видео-проект. 100 татар шигыре, 1924-2024. Конференц-зал.
Лекторий. 13:00-17:00
«Ясалма фәһем (интеллект) һәм гаилә: ChatGPT кебек технологияләр өй тормышын ничек үзгәртә?»
Лектор:
Райнур Хәсәнов
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе
14:00-15:00
«Акъәби безгә нәрсәне васыять итә?» (Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәре буенча). Әсәргә сылтама: https://belgech.ru/proizvedeniya/itelmagan-vasyyat
Лектор:
Ландыш Әбүдәрова
Язучы, журналист, «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе
15:00-16:00
«Төркиядә табылган татар эзләре: дин әһелләренең мөһәҗирлектәге дәвамчылары»
Лектор:
Айзирәк Гәрәева-Акчура
Язучы, журналист
16:00-17:00
Ачык сөйләшү:
«Югалган көндәлек гадәтләр». Гыйләҗевлар, Лероннар.
Олы һәм яшь буын вәкилләре катнашында моназара: көндәлек тормыш гадәтләре һәм истәлекләре белән уртаклашу, чагыштыру һ.б.
Модератор:
Рәдиф Кашапов
Реальное время интернет-газетассы баш мөхәррире урынбасары, Yummy Music лейблы креатив директоры.
17:00 Комикслар җыентыгын тәкъдим итү һәм тарату. Кофе-пойнт, икенче кат.
18:00 Концерт. Милли музыка оркестры солистлары. Композиторлар: Солтан Габәши, Салих Сәйдәшев, Шамил Шәрифуллин, Бату Мөлеков, Миләүшә Хәйруллина, Айдар Ниязов. Конференц-зал.
Нет комментариев