Бу Сәйдәнең мондый зур масштабтагы беренче зур концерты.
Февральдә ул «Чулпан» концертлар залында сольный концертын куйган иде, декабрь башында «Пирамида»да «Ярату» дип исемләнгән концертын тәкъдим итә. Әлеге концертта ул татар халык җырларын, заманча җырларын башкарачак. Шулай ук кытай, үзбәк, гарәп, инглиз телләрендә җырлар башкарылачак.
Концертның «Ярату» дип аталуы юкка түгел, чөнки Сәйдә кыз белән егет арасында булган мәхәббәт турында гына түгел, туган илеңне, телеңне, дөньяны ярату турында җырлаячак. Шулай ук җырчының шәхси тормышы турында да серләр ачылачак – ул матур фильм рәвешендә әзерләнгән, һәм аны караганда тамашачы үзенең яраткан кешесе турында уйланачак. Бу хакта матбугат конференциясендә сөйләделәр.
Зур концертта Сәйдәнең иҗатташ дуслары, Үзбәкстанның «Голос» проекты финалистлары – Мадинабону Одилова, Rishat (Ришат Токтыбакиев) чыгышлары да көтелә. «Казан» бию ансамбле, «Мирас» инструменталь ансамбль дә катнашачак.
фото: «Татар-информ», Рамил Гали
Нет комментариев