Бөгелмәдә яшәүче иргә мессенджер аша алдашуның яңа формасы белән очрашырга туры килгән.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта «Шәһри Казан» яза:
Бөгелмәдә яшәүче ир-ат мошенникларның яңа капкынына эләккән. Аның ватсабына «Сәлам, бу фотода синме?» дигән хәбәр килә. 52 яшьлек ир-ат хат белән җибәрелгән файлның сылтамасына баса. Бу вакытта мошенниклар аның хисап язмасына (учетная запись) керү мөмкинлеген ала һәм аның исеменнән барлык контактларына хәбәрләр тарата башлыйлар.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Ведомство хезмәткәрләре сак булырга, шикле сылтамаларны ачмаска һәм шәхси мәгълүмат белән уртаклашмаска кирәклеген искә төшерә. Мошенникларның корбаны булмас өчен саклык чаралары турында истә тоту мөһим.
Нет комментариев