«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әңгәмә

Алсинә Закирова: «Чәчемне пеләшкә алдырганым булды»

Аның белән якыннан танышканчы, «җитди кеше ахры» дип уйлыйсың.

Аралаша башлагач, бигрәк көләч һәм гади кеше икәненә инанасың. Г.Кариев театры артисты Алсинә Закирова белән таныш булыгыз!

«РОЛЕҢНЕ БЕРЕНЧЕ ҺӘМ СОҢГЫ ТАПКЫР УЙНАГАН КЕБЕК БАШКАР»

Хәер, театр дөньясын сөючеләр аны яхшы белә дип уйлыйм. Ул үзенең 12 ел гомерен Кариев театрына багышлаган, уйнаган рольләрен санап бетерерлек түгел. Тормышы театр белән бәйле буласын мәктәптә укыганда ук белгән.

«Мин Апас районы Дәүләки авылында тудым. Мәктәптә укыганда ук актив идем: биедем, шигырь сөйләдем, җырладым, бәйрәмнәр алып бардым. Бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яуладым. Шуңа күрә иҗат юлыннан китәчәгемне гаиләдә белеп, ә иң мөһиме аңлап кабул иттеләр. 11 сыйныфны тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният институтына укырга кердем».

Биредә ул остазлары – Ренат Әюпов һәм Лилия Низамиева курсында укый. Шулай ук аларны Флёра Хәмитова, Азат Зарипов, Илфат Камалиев та укыта. Диплом спектакле итеп Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» әсәрен куялар, Алсинә анда Гөлфинә ролен башкара.

«Остазым Лилия апаның миңа шул чакта: «Ролеңне беренче һәм соңгы тапкыр уйныйм диеп күз алдына китер – бөтен тырышлыгыңны һәм көчеңне бир», – дигәнен яхшы хәтерлим. Минем уйнавымны Ренат абый ошатып, театрга эшкә чакырды. Ул миңа беренче елларда режиссёр ярдәмчесе булырга тәкъдим иткән иде, ләкин минем актриса буласым килә дидем. Шулай да, берничә ел режиссёр ярдәмчесе булып та эшләдем».

«НУ ЕЛАН ИНДЕ, НУ АЖДАҺА!»

Алсинә Кариев театрына «Супер Светофор» (Аманулла) спектаклендәге җирән чәчле Айдар образы белән килеп керә. Йолдызлы роле дә озак көттерми – «Кичер мине, әнкәй» (Р.Батулла) спектаклендә Дилфүзә роленә алына. Әллә тискәре холыклы роль булганга, әллә инде беренчесе булганга, Алсинә бу образын гел яратып кына сөйли:

«Кайчак эшли-эшли арып киткән чаклар була бит? Ә Дилфүзә белән бер генә дә армыйм мин, киресенчә, ял итәм – бөтен эмоциямне чыгарам! Әлбәттә, холкы буенча ул миңа охшамагандыр да, ләкин артист кеше теләсә нинди холыклы рольне ышандырып уйный белергә тиеш. Берсендә спектакльне Җәвит Шакиров карагач, минем образ турында: «Ну елан инде, ну аждаһа!» – дип бәя биргән иде.

Әлбәттә, театрда эшли башлаган көннәрдә җиңел булмады, чөнки уку йортында белем алу ул – бер, ә инде артистлар белән бер сәхнәдә эшләү икенче нәрсә. Минем янәшәмдә остазларым – Илфат абый Камалиев, Лилия апа һәм Ренат абыйлар булды. Гомумән, үземне режиссёрдан уңган артист дип саныйм. Ренат абый театрга яңа килгән актёрларга рольне өеп бирә – эшлә генә! Ул яктан мин бәхетле артист!»

РОЛЬЛӘРЕ ТУРЫНДА

Алсинәнең уңай геройлары да җитәрлек. Мәсәлән, «Артист» (Р.Зәйдулла) спектаклендә Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская ролен Лилия Низамиева белән ике составта уйныйлар. «Гашыйклар утравы» комедиясендә ирдәүкә Әнисәсен дә бик ярата: «Тамашачыны елатуга караганда көлдерү авыррак, шуңа күрә бу образ күбрәк көч сорый», – ди. Романтик рольләренә килгәндә, театрның быелгы сезонында куелган «Умырзая» (Р.Харис) спектаклендә үзенә яңа тәҗрибә алган – ул анда биюче Зәйтүнәне уйный.

«Әлеге спектакльне Рәшит Ваһаповның туган ягы Түбән Новгород шәһәре Актук авылында күрсәттек. Ул гастрольдән әйтеп бетергесез җылы хисләр белән кайттык. Безгә анда яшәүче халык нәзберек һәм спектакльләрне сайланып кына карый дигәннәр иде. Ләкин борчылуыбыз юкка булып чыкты – спектакльне тын да алмый карадылар, әйбәт кабул иттеләр.

Ул спектакльгә әзерләнгәндә кызык хәл булды. Репетициядә безнең сәхнәне кабатлыйбыз. Янәсе, поезд туктый да, без һава суларга чыгабыз. Мин тәннәремне «язып» алам, ә янымда Рәүф миңа багышлап шигырь сөйли. Мин аннан «Никадәр пафос!» дип көләргә тиеш. Ренат абый шунда ук «ясалмалылык» сүзен өстәргә кушты. Спектакльдә шул мизгел килеп җиткәч, исемә төшми генә бит сүз! «Пафос» дип күпме кабатлаганмындыр. Ахырда режиссёр белән көлдек инде. Аның каравы хәзер онытмыйм».

«ЧӘЧЕМНЕ ПЕЛӘШКӘ АЛДЫРГАНЫМ БУЛДЫ»

Әңгәмә башында Алсинә миңа бик җитди булып тоелганын язган идем, баксаң, аңа күпләр шулай ди икән. Ә чынлыкта нинди соң ул?

«Мин кырыс та, йомшак та булам. Йөзем гел көләч булса да, туры сүзле мин. Кызганыч, бигрәк тә якын кешеләремне үпкәләтәм. Иптәш кызларым мине ничек бар, шулай кабул итә инде. Үземә булган тәнкыйтьне исә, авыр булса да, кабул итәм. Чөнки ул тагын да яхшырак булу өчен кирәк.

Мин экспериментлар яратам. Берсендә чәчемне әнигә пеләшкә алдырткан идем. Режиссёр янына башлык киеп бардым. Кердем дә, «Менә шундый хәлләр әле» дип салган идем, Ренат абый башта аптырады, аннары көлеп җибәрде. Ул минем мондый гадәтемне белә инде».

«ЭШЕМНЕ АҢЛЫЙ ТОРГАН КЕШЕ БУЛСЫН ИДЕ»

Язманы Алсинә турында берничә факт белән тәмамлыйсым килә.

• Аның кызыксынуларына килгәндә – тәмле ризыклар пешерергә ярата. Кыстыбый, мантый пешерә торган чып-чын татар кызы булып чыкты ул! Бизәндерү, чәч ясау эше белән дә кызыксына. Кайчак театрда артистларга грим сала, матур причёскалар ясый.

• Хыялы – кинода берәр танылган шәхесне уйнау. Мисал итеп «Великолепный век»та Хюррем Хасеки-султанны китерде.

• Шәхси тормышына килгәндә, йөрәге әлегә буш. Янәшәсендә һөнәренең аңа никадәр мөһим икәнен аңлаучы кеше булуын тели.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое