Алинә Хәбибуллина иҗат иткән әсәр.
Алинә Хәбибуллина белән интервью: «Ул мизгелдә тезләрем калтырады»
Зәринә авыл башына килеп кергәндә, көн кичкә таба авышкан, халык хуҗалык мәшәкатьләре белән кайнашкан вакыт иде. Тәбәнәк койманың агач капкасын саклык белән генә ачарга үрелүгә, Зәринә бармакларына йөгергән дулкынның кайнарлыгын сизде. Ничек каршы алырлар икән аны? Бигрәк яшь бит дип, сөйләшеп тә тормаслармы? Яисә җылы кабул итәрләрме? Очрашуны күңеленнән генә бик катлаулы итеп күз алдына китерсә дә, чынлыкта барысы да бик гади булып чыкты. Кояш нурларының төсен сеңдерергә өлгергән бәбкә үләне бар ишегалдына җәелгән иде. Сары буявы кубып беткән ишек төбенә басарга кыймый, үрелеп, агач ишекне шакыгач, көттереп кенә өйнең хуҗасы чыкты. Өстенә эш халаты элгән хатынның йөзенә тирән җыерчыклар сызылган иде, авыр эштән кытыршыланып беткән кулы белән ишек яңагына таянып басканнан соң, ул укытучыга бер генә җөмлә әйтте:
– Урман хуҗалыгында укымыйча да эшлиләр әле. Сезнең химия фәләннәрегезнең бер кирәге юк.
Укучылардан таләп иткән булабыз, өйдә шундый тәрбия булгач, каян укуга хөрмәт-мәхәббәт тусын соң, дип уйлады Зәринә. Тормышның урман белән генә чикләнмәвен, яхшы билге белән мәктәпне тәмамлаганнарның әллә нинди үрләргә ирешә алуын укытучы кыз күпме генә аңлатырга омтылса да, сүзләренең, тыңлаучыга барып ирешми, һавада эреп югала баруын сизде.
Яшәү төсен югалткан башка өйләрдә дә аны колач җәеп каршы алучы булмады: сайгаклары чери башлаган сары идәннәр, өстәл тулы юылмаган савыт-саба, тәрәз төбендәге почмакларга ояларга өлгергән үрмәкүчләр һәм шайтан суыннан аңы томаланган, авыз ачып ике җөмләне бәйли алмаган әти-әниләр... Шушы халәтләреннән кыенсынып, читтә басып торган укучыларның карашлары идәнгә тәгәри. Мәктәптә Зәринәгә тутырып караган күзләрне хәзер тотып алуы авыр: алар укытучының өйгә килүеннән, тормышларының шушы куркыныч ягы да ачылуыннан гарьләнәләр иде.
... Райнур башын күтәрми генә астан сөзеп карый һәм Зәринәне тагын да кайнаррак ялкынга ташлый. Аның янына тезелешеп утырган сеңелләре һәм энеләре бер читкә өеп куелган юрганнар артына качмакчы булалар. Урын-җирдә япмалар юк, юрганнарның өслегенә карасаң, алар беркайчан да булмагандыр төсле тоела. Әти-әниләреннән ерактарак торырга тырышкан кечкенә балалар, абыйларына сыенып, куркып кына ят кунакка карыйлар. Гаиләдә барысы биш бала, Райнур – иң олысы. Зәринә аның билгеләре турында авыз ачып бер яхшы сүз дә әйтә алмый, журналда тоташ икелеләр тезелеп киткән, мәктәп программасын да куып тоту мөмкин эш түгел. Егетне такта янына чакыру – аны гына түгел, үзеңне дә газаплы минутларга дучар итү... Ачуланып йә ялварып сорыйсыңмы – тузан кунарга өлгергән ботинкасының йөзенә карап катып калачак һәм, тынлыкны җимерергә базмый, бик озак эндәшми басып торачак. Хәзер нәрсәдер сөйләүнең кирәге бармы икән? Тел әйләндереп, аның турында начар бер сүз әйттеңме – әтисенең калын кашлары һәм кара күзләренә чыккан усаллык, тиз генә тән буенча йөгереп төшеп, калын йодрыкларга күчәчәк. Шуңа күрә Зәринә, тамагына утырган төерне сиздермәскә тырышып, хәлсезләнеп киткән тавышы белән эндәшә:
– Райнур бик тырыш егет үзе... Егетнең болай да чамадан тыш авыр тормышын тагын да авырайтуның ни мәгънәсе бар? Минем алда булса да кул күтәрмәсеннәр дип уйлаган Зәринәнең ярты юлда өзелеп калган җөмләсен Райнурның әнисе дәвам итә:
– Минем улым бик яхшы бит ул. Начар, тәртипсез, дигән булалар. Сеңелләрен-энеләрен ничек җыеп, карап йөрткәнен беләсезме соң? Хуҗалыкта да булыша... Бөтенесе: «Укымый», – дигән була. Кайчан укырга соң аңа? Сез, әйдә, утырыгыз. Хәзер чәй ясыйм…
Ашыга-ашыга тезеп киткән ана җитез хәрәкәтләр белән генә өстәлдән ипи валчыкларын сыпырып ала да тапланып беткән чәйнекне газ плитәсе өстенә утырта. Зәринә кичнең төнгә авышуын һәм юлның озынлыгын сылтау итеп «рәхмәт» әйтә дә караңгылык тулган бүлмәдән ашыгып урамга чыгып китә, күкрәк тутырып сулыш ала. Бу вакытта инде кояш офыкның читеннән генә күз кысып карый һәм яшь укытучының күңелен куркуга сала: кирегә юл шактый озын, ике араны машинада үтүчеләр дә сирәк. Аякларына түфли элгәне өчен йөз мәртәбә үкенергә өлгергән укытучы кыз адымнарын кызулатырга тырышып авылны чыгып барганда, артыннан кемнеңдер йөгерүен аңлады:
– Зәринә апа! Ничек берүзегез кайтасыз соң? Караңгы төшә бит... Укучысының болай җылы итеп эндәшүен генә түгел, гомумән, тавышын ишетмәгәнгә күпме вакыт узган иде инде. Гаҗәпләнеп артына борылып караса, чынлап та, Райнур Зәринәнең артыннан йөгереп килә иде.
– Попутка тотармын, борчылма син. Өеңә кайт, бар.
– Ә беркем дә очрамаса? Каршы килүләргә карамастан, егет әле тагын биш-алты чакрым тирәсе укытучысы белән янәшә атлап барды. Райнур булмаса, бу караңгыда берүзе кайтуын күз алдына да китерә алмаган Зәринә, күңелендә барлыкка килгән куркуны яшерергә омытылып, нәрсәдер сөйләргә һәм шомландырган тынлыкны куарга тырышты. Шулай бергә шактый ара барганнан соң арттан куып тоткан машинаның яктысы астында озыная барган шәүләләрен күреп, Зәринәнең күңелендә өмет кабынды. Күрше авылдан кайтып килгән машинаны туктатып, укытучысын утыртып җибәргән Райнурның күзләре кызга башка төсләр белән янган төсле тоелды. Алар дәрестә партага төбәлеп утыргандагы шикелле салкын түгел, ә тамчы-тамчы нур тамызып, җылылык бөрки иде.
Нет комментариев