Яшь шагыйрә , язучы, «Казан утлары» хезмәткәре Алинә Хәбибуллинаның тәүге китабы дөнья күрде.
Чәчмә әсәрләре урын алган әлеге китапның күрке – «Чәчләреңдә шомырт исе» повесте, басмага нәкъ менә әлеге әсәрнең атамасы бирелгән. Ул моңа кадәр беркайда да басылмаган, шуңа күрә әсәрне китаптан уку – уникаль мөмкинлек.
– Алинә, әлеге китабың дөньяга ничек «туды»?
– Китап чыгару теләге һәр язучы-шагыйрь күңелендә яши дип уйлыйм. Китабым «Рухият» нәшрияты тарафыннан чагыштырмача тиз арада әзерләнде. Хикәяләремнең моңарчы матбугатта басылганы бар, ә менә повесть башта ук «Кайчан да булса китапта урын алыр» дигән уй белән язылган иде. Укучыларның күңеленә кереп калсын һәм игътибарын җәлеп итсен өчен сайланган «Чәчләреңдә шомырт исе» дигән исеме минем күңел халәтемне тасвирлый.
– Геройларыңның прототиплары бармы?
– Кайберләренеке бар. Мәсәлән, «Ак бәрән, кара бәрән» хикәясендә әнием дәресендә булган хәл тасвирлана (әнисе тарих укытучысы – Авт.) Шул ук вакытта әсәргә кемнәндер ишетеп, фантазиямне кушып язган вакыйгалар керә һәм бу табигый хәл дип саныйм.
– Китабыңны беренче тапкыр кулыңа алгач, нинди хисләр кичердең?
– «Бүген китабыңны китерәбез», – дип шалтыраткач, беренче катка төштем, ә анда Гөлүсә апа Закирова белән мөхәррирем Галимҗан абый басып тора иде. Сөенечемне алар белән бүлештем. Ул мизгелдә хәтта тезләрем калтырады, күзләрем яшьләнде. Нәкъ менә беренче китап булганга шулай кадерле, сөенечле булгандыр. Хәзер җаваплылык хисе артканын сизәм, чөнки китабың чыккан икән, димәк, син лаеклы рәвештә язучы исемен йөртә аласың.
«Әсәрләрендә хәзерге яшьләр психологиясе бар»
Галимҗан Гыйльманов, китапның мөхәррире:
– Алинә мәктәп елларыннан ук конкурсларда катнашып, иҗаты белән игътибарны шунда ук җәлеп итте. Аңа шул вакыттан ук зирәклек, эчке акыл һәм шәхеслек хас иде. Кемдер яшәгәндә язучы буларак формалашса, Алинәдә кечкенәдән рухи әзерлек, тормышны аңлау булган. «Рухият» нәшрияты аның иҗатына рецензия язарга тәкъдим иткәч тә, мин Алинәнең китабын бастыру лаеклы эш дип хупладым. Әлбәттә, әлеге китапны Татарстан китап нәшриятында да бастырырлык, ләкин бездә башка план һәм шартлар, шуңа күрә тиз генә башкарып чыгу мөмкин түгел. «Рухият» нәшрияты яшьләргә игътибар бирә – ел саен берәр яшь иҗатчының китабын чыгара. Әлбәттә, бик сайлап һәм өйрәнеп кенә язучыны планга кертә.
Алинә Хәбибуллинаның китабы чыгуы – татар әдәбияты өчен зур вакыйга, чөнки әсәрләре әйбәт. Китапка исем биргән повесте бик үзенчәлекле форма кулланып язылган. Анда бүгенге яшьләр психологиясе ярылып ята, хакыйкать алар күңеле аша ачыла. Һәр әсәрендә укучы өчен гыйбрәт һәм сабак бар.
Нет комментариев