Диңгез хыяллардан чыкмый, диңгез җырларга салына, диңгез төшләргә керә.
Диңгез ярларына сәяхәт кылсагыз, ИДЕЛдән җыр аша диңгез галиҗәнапларына сәлам әйтегез! Җырыгыз моңлы булсын өчен, диңгезле ике җырга аккордлар тәкъдим итәбез.
ДИҢГЕЗ
Оскар Юнысов көе һәм сүзләре
Җырны Gauga төркеме башкара. Сүзләрен һәм көен төркем солисты Оскар Юнысов 2020 елда иҗат итә. Ул вакытта, ковид карантины аркасында, социаль челтәрләрдәге халык диңгезгә бара алмаулары турында зарланып яза. Җыр шуннан – халыкның борчуына ияреп туа. Җырдагы «яткызылган сигез» фразасы бераз аңлашылмаска мөмкин – биредә сүз чиксезлек билгесе турында бара.
Ab Bb7
Хәй, диңгез,
Cm7 Ab
миңа авыр синсез –
Fm7 Bb7
Хәсрәтендә нигез!
Ab Bb7
Хәй, диңгез,
Cm7 Ab
зәңгәр дала чиксез
Fm7 Bb7
яткызылган сигез.
Ab Bb7
Хәй, диңгез,
Ab Bb7
Хәй, диңгез,
Cm7 Ab
һава кыса синсез,
Fm7 Bb7
искән җилләр көйсез!
Ab Bb7
Хәй, диңгез,
Cm7 Ab
офык белән тигез,
Ab Bb7
зәңгәрлегең төпсез…
ӘДРӘН ДИҢГЕЗ
Таҗи Гыйззәт сүзләре, Салих Сәйдәш музыкасы
«Әдрән диңгез» җыры Таҗи Гыйззәтнең «Чын мәхәббәт» пьесасы өчен 1948 елда язылган. Сәхнәдә сюжет Албания җирләрендә бара. Салих Сәйдәшев җырга музыка язганда, Казан университеты тулай торагында яшәгән Албания студентларының көйләреннән илһам алган дигән сүзләр йөри.
Җыр Илһам Шакиров, Казан егетләре, Нуриәхмәт Мөхәммәтҗан, Ренат Ибраһимов һәм Мубай репертуарларында бар.
Am F
Әдрән диңгез, гүзәл диңгез,
Dm E
Ай, гүзәл диңгез.
Am F
Күп яуларны күргән диңгез,
Dm E
Күргән ул диңгез.
F E
Тау батыры Искәндәргә,
Dm Am
Искәндәргә
F E
Җан дәвасын биргән диңгез,
Dm E
Биргән ул диңгез.
Am F
Әдрән диңгез, зәңгәр диңгез,
Dm E
Ай, зәңгәр диңгез.
Am F
Култыклары йөз дә сигез,
Dm E
Ай, йөз дә сигез.
F E
Үзенең батыр улларына,
Dm Am
Улларына
F E
Көрәш дәртен биргән диңгез,
Dm E
Биргән ул диңгез.
Аккордларны әзерләргә ярдәм иткәне өчен Азат Гыйльметдинга рәхмәт.
Нет комментариев