«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Лайфстайл

2024 елда иң күп укылган китаплар

Бу язма «Укыйбызмы» сәхифәсенә берникадәр нәтиҗә ясаган кебек булсын – ТР Милли китапханәсе ел дәвамында иң еш укылган китаплар исемлеген төзеде, без шулар арасыннан матур әдәбиятны барладык.

Алар арасында бөтенләй таныш булмаган авторлар да бар – әйдә, күз салыйк!

Фредрик Бакман «Тревожные люди» 18+.

Замандаш швед язучысы, «Вторая жизнь Уве» романын язган Фредрик Бакманның 2021 елда чыккан шактый популяр әсәре. Вакыйга Швециянең бер шәһәрчегендә Яңа ел бәйрәме алдыннан бара. Кораллы җинаятьче полициядән котылу өчен үзенә тоткыннар ала һәм алар белән бер бинада бикләнә. Киеренке мохит сигез тоткынның телен чишә, нәтиҗәдә алар барысы да үзләренең шәхси тормышлары турында сөйли башлый һәм яшерен серләре белән уртаклаша. Романны трагикомедия жанрына карый дип әйтергә була. Әсәр буенча кыска гына сериал да төшерелгән.

Люсинда Райли «Семь сестёр» китаплар сериясе 16+.

Бөекбритания язучысының 8 томлы әсәрләр сериясе. Дөньяның төрле почмакларында туган алты кыз, үги әтиләре вафатыннан соң, төп йортта бергә җыела. Әтиләре кызларының һәрберсенә туган нигезләре турында мәгълүмат – төгәл координаталар калдыра. Кызларның исемнәре бер йолдызлыктагы 7 йолдыз исеме белән аталган, шулай аларның җиденче сеңелләре барлыгы ачыклана. Әмма аның кайдалыгын әле ачыклыйсы бар. Кызларның һәрберсе турындагы хикәяләр аерым бер җыентык булып басылып чыга. Әлеге китаплар күп әдәби җиңүләр яулый, дөнья буйлап 15 000 000 экземпляр сатылганлыгы билгеле.

Эрих Мария Ремарк «Жизнь взаймы» 16+

Ремарк ел дәвамында әлеге сәхифәдә иң күп тапкыр искә алынган язучыларның берсе булды. «Жизнь взаймы» романы исә тормышка мәхәббәт, мавыктыргыч сюжет белән аерылып тора: туберкулез белән авыручы бер ханымның савыгу өмете өзелә. Ул соңгы көннәрен сырхауханә палатасында ятып үткәрергә теләми һәм очраклы юлдашлар белән сәяхәткә качып китә. Һәрбер көнен соңгысы кебек итеп яшәгән кеше көн саен үлем белән куыша. Әлеге юл аны кая илтер?! Ремарк гадәтенчә кеше өчен иң әһәмиятле таяныч булган дуслык һәм мәхәббәт турында яза. Әлеге китап буенча 1977 елда Аль Пачино катнашында фильм да төшерелгән.

Михаил Булгаков «Собачье сердце» 12+

1925 елда язылган үткен сатирик, футуристик, фантастик әсәр. Автор революциядән соңгы чынбарлыкны – фән һәм алгарыш трагедиясен ачыктан-ачык сурәтли, шуңа күрә әсәрне озак вакыт бастырудан тыялар. Шулай да кешеләр аны кулдан-кулга тапшырып укый. Бары тик 1987 елда гына әсәр китап булып басылып чыга. Повесть тиз арада заманча тел белән әйткәндә, «мем»нарга тарала. Профессор Преображенскийның прототибы – Михаил Булгаковның агасы, врач-гинеколог Николай Покровский була. Әсәрне янәдән-янә укыйсы һәм 1988 елда чыккан фильмын карыйсы килә.

Джек Лондон «Мартин Иден» 12+. 

«Мартин Иден» – максатларыңа ирешүгә рухландыра торган роман. Америка язучысы Джек Лондонның иң танылган әсәрләреннән берсе. Әсәр сюжеты ХХ гасырда АКШда бара. Мартин Иден гап-гади эшче егет, ул ярлы гаиләдән, диңгезче булып хезмәт итә. Беркөнне ул буржуаз нәселле бай кызы Руфью Морзга гашыйк була. Сөйгәненә тиң булыр өчен белем алырга һәм бай булырга ашкына. Ләкин максатларына ирешкәннән соң да, барысы да ул көткәнчә булып чыкмый. Роман мотивлары буенча 1918 елда «Не для денег родившийся» дигән фильм төшерелә. Әмма фильмда хәлләр Россия җирлегенә күчерелеп күрсәтелә, төп рольне Владимир Маяковский башкара. Кызыклы факт: психологиядә максатка ирешүдән ләззәт ала алмау хисен Мартин Иден синдромы дип атыйлар.

Мөхәммәт Мәһдиев «Әсәрләр» 12+.

2009 елда мәшһүр әдип, Татарстан Республикасының халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиевнең әсәрләре 5 том булып дөнья күрә. Китапларда язучының иң танылган әсәрләре: «Без – кырык беренче ел балалары», «Кеше китә – җыры кала», «Торналар төшкән җирдә» повестьләре белән беррәттән төрле хикәяләре дә урын ала. Мөхәммәт Мәһдиевне татарның Сэлинджеры дияргә булыр иде. Җиңел укыла, җырлап торган, әсәрне тулы мәгънәсендә кузалларга мөмкинлек бирә торган теле белән данлыклы ул. Шуңа күрә аны татарча укырга яратмаучылар да теләп укый.

Вакыйф Нуриев «Ни хәлең бар, балам?» 12+

Язучы, журналист, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуриевның кайбер әсәрләрендә Мәһдиев «флеры» сизелә. Юкка түгел – ике әдип тә шактый якын аралашкан якташлар. Китапка тупланган повесть һәм хикәяләр арасында М.Мәһдиев турында бер повесть та урын алган. Әле быел гына басылып чыгуына карамастан, китап шактый популярлык казана.

Галия Сафиуллина «Сыналган мәхәббәт» 16+

Исеме әлегә телдән-телгә йөрмәгән авторның китапханәдә елның иң популяр авторлар рәтенә керүе кызыклы булып тоелды. Галия Сәфиуллина – мәхәббәт романнары, шигырьләр һәм җыр сүзләре иҗат итүче автор. Әлеге китабы исә 2017 елда басылып чыга. Әсәр мәхәббәт турында. Повестьтә төп геройлар – Зариф белән Зәйтүнә. Автор аларның мәхәббәтен сынаулар аша үткәреп карый. Автор мәхәббәт һәм тугрылык, хыянәт һәм мәкер, каты күңеллелек һәм миһербанлылык темаларын яктырта. Әсәрдәге һәр кеше, уңай героймы ул яки тискәреме, бәхетле булырга һәм, әлбәттә, яратырга тели.

Рифкать Имаев «Уйлы көнем» 12+

Рифкать Имаев, мөгаен, Татарстанның атказанган химигы исеменә лаек булган бердәнбер татар шагыйредер. Шагыйрьнең нибары берничә җыентыгы бар. Шул җыентыкларның берсе 2016 елда Саҗидә Сөләйманова премиясенә лаек була. «Уйлы көнем» китабы 2017 елда басыла. Язучының вафатына кадәр аның шигырьләрен «Казан утлары» һәм республиканың башка басмаларында очратып була иде. Шагыйрьнең язу стиле халыкчан, гадилеге, эчке җылылыгы, ихласлыгы белән аерылып тора. Язучының иҗаты туган җиргә мәхәббәт, дөнья иминлеге, телебезгә, хезмәткә, өлкәннәргә, кешеләргә ихтирам һәм моң белән сугарылган.

Әмирхан Еники «Матурлык» 6+

Бу хикәя турында бәлки әйтеп тору да кирәк түгелдер, чөнки ул мәктәптәге әдәбият программасына кертелгән. Хикәя эчтәлеген кыскача гына «матурлык – караучының күзләрендә» дигән гыйбәрә белән аңлатып биреп булыр иде. Язучыны без «Бер генә сәгатькә» (1944), «Кем җырлады» (1956) әсәрләре буенча да беләбез. Үтемле, «тәмләп» язылган, аңлаешлы теле өчен ул тел өйрәнүчеләргә бик файдалы була ала. Еникине татар психологик прозасы авторы дип атарга була.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое