Әдәби журнал чыгаручылар күп укырга, һәрвакыт әдәби эзләнүдә булырга тиеш кебек.
Безнең редакциядә эшләүчеләрнең һәрберсе үзенчәлекле һәм кызыклы шәхес. Аларның бүгенге көндә нәрсә укуларын сораштык һәм укыган китапларын редакциядән берәрсенә киңәш итәргә сорадык.
Фирүзә Вәлиева, фотограф:
Дженни Хан исемле язучының «Этим летом я стала красивой» китабын укыйм. Ул өч бүлектән тора, ике китабы экранизацияләнгән. Өченчесен әле төшерәләр. Башта китап буенча төшерелгән сериалны карадым, аннан соң аның дәвамын белергә теләп, өченче китапны укырга булдым. Ахырын белгәч, башын да укыйсы килде. Бу китап беренче мәхәббәт, гомерлек дуслык турында. Сериал җиңел карала, китабы да җиңел укыла. Әсәрне язган кеше сериалын төшерүдә катнаша. Китап Рәфидәгә ошар. Ул аның кебек үк романтик.

Дженни Хан «Этим летом я стала красивой», 16+. «Этим летом я стала красивой» – америка авторы Дженни Ханның үсеп җитлегү һәм шәхескә әйләнә башлау турында китаплар сериясе. Әсәрнең төп каһарманы – яңа гына 16 яше тулган Белли. Ул зур гаиләсе белән җәй саен диңгез буена ял итәргә бара. Кыз гаиләдә төпчек бала, ул башкалардан аерылып тора. Бу җәй алар белән һәр ел ялга килә торган гаилә дуслары Джереми белән Конрад та үсеп үзгәреп киткән. Инде күптән Конрадны ошатып йөргән Беллига катлаулы мөнәсәбәтләрдә үзен югалтмаска кирәк була. Китапны җиңелчә хатын-кызлар романы дияргә дә була. Төп сюжет беренче гашыйклык, мөнәсәбәтләр корырга өйрәнү, мәхәббәт өчпочмагы турында. Китапны 2022 елда сериал буларак тәкъдим иткәннәр, быел аның соңгы 3 нче сезоны төшерелергә тиеш.
Алсу Мансурова, проектлар продюсеры:
Миндә берьюлы берничә китап уку гадәте бар, әдәби әсәр белән нон-фикшнны буташтырып укыйм. Хәзерге вакытта Харуки Муракаминың «Норвежский лес» һәм Оссиан Уордның «Искусство смотреть. Как воспринимать современное искусство» дигән китапларын укыйм. Икенчесе турында языйм әле. Гади генә итеп әйткәндә, бу китап – музейлар күңелсез булып тоелмасын өчен һәм сәнгать әсәрләре арасында югалып калмас өчен бер инструкция. Теләсәң, һәр нәрсәдә матурлык табып, үзеңдә зәвык тәрбияләп була, әмма заманча сәнгатьне аңлау кайчак ай-һай җиңел түгел. Китап сәнгатьтән курыкмаска өйрәтә. Бу китапны укып бетергәч Зөләйхага яки Илзирәгә тоттырам.

Оссиан Уорд «Искусство смотреть. Как воспринимать современное искусство», 18+ Заманча сәнгатьне аңламасаң, бу китап синең өчен. Ул әдәби блогер тарафыннан язылган, шуңа күрә аның теле шактый гади һәм күпчелек кешегә аңлаешлы. Китапта әсәрләрнең фотолары белән беррәттән, аларның аңлатмалары да бирелеп барыла. Автор заманча сәнгатьне «уку» буенча бер система уйлап чыгарган, шул системаны ул реаль үрнәкләр белән аңлата. «Китапны укыганнан соң, якындагы галереяга кереп белемеңне гамәлдә тикшереп карыйсы килә», – дип яза укучылар.
Гүзәл Закирова, баш мөхәррир урынбасары:
Әдәбият белгече Константин Шимкевичның Ленинград блокадасы тәмамланганнан соң кызына һәм хатынына язган хатларын укыйм. Мин аны Петербургта булганда бер китап кибетендә күреп алдым. Моңарчы хатлар укыган юк иде, шуңа кызыклы тоелды. Шимкевич хатларны еш яза, аларны пафослы итмичә, күбрәк гадәти, көнкүреш хәлләрне тасвирлый. Шул ук вакытта аларны укыганда, күңелем бик тула. Хатларда күршеләренең нәрсә өчен талашуы, ипигә бәянең ничек үзгәреп торуы, Шоколадка һәм Бяшка исемле кәҗәләр белән бәйле хәлләр тасвирлана. Хатлар якыннарыннан читтә калган нечкә күңелле кешенең ялгызлыкны ничек кичерүе турында. Бу китап Рәфидәгә ошарга мөмкин дип уйлыйм.

Константин Шимкевич «С пищей стало спокойнее. Письма после блокады». 18+ Константин Шимкевич Ленинградта яшәгән филолог һәм галим, үзенең фәнни эшләрендә рус әдәбиятын анализлый һәм шактый саллы хезмәт язарга хыяллана, әмма аның эшләре дөнья күрми кала. Авторның басылган бердәнбер әсәре – аның үлеменнән соң җыентык итеп тупланылган «С пищей стало спокойнее. Письма после блокады» китабы. Бу китапта бер кеше, бер гаилә, бер шәһәр, бер ил тарихы сурәтләнә. Шимкевичның хатыны алман була, сугыш башлангач аны кызы белән Ленинградтан сөрәләр. Автор гаиләсе турында уйлап, аларга үзенең тормышы турында хатлар язып юана.
Илзирә Алиәкбәрова, СММ-белгеч:
Минем өчен актуаль темалар: хыялларның чынга ашуы, яшәү мәгънәсен табу, максатларга ирешү, казанышлар. Менә шундый «тормыш сораулары»н чишәр өчен, дөрес юл күрсәтә торган китаплар укырга тырышам, әлегә кулымда Джон Стрелекиның «Сафари для жизни» китабы. Аны күптән алырга теләгән идем, бәхеткә, быел яңа елга бүләк иттеләр. Хәзер мин кичләремне шәм кабызып, мотивацион китап укып уздырам, якты уйлар белән йокыга китәм, иртәгә дигән көнемне дөньяга һәм үземә зур ышаныч белән башлыйм. Бу китапны Алсуга укытыр идем.

Джон Стрелеки «Сафари для жизни» 16+ Джон Стрелеки – америка язучысы, бик күп мотивацион китаплар авторы. Аның китаплары дөньяның 44 теленә тәрҗемә ителгән һәм барлыгы 10 миллион тираж белән бастырылган. Китап автобиографик стильдә язылган. Төп каһарман Джек Африка буйлап онытылмас сәяхәткә чыга һәм бу сәяхәт аның тормышын үзгәртә. Юлында тормыш остазы Ма Ма Гомбе исемле хатын очрый. Аның ярдәме белән төп герой куркуларын җиңә, яңа урыннар күрә һәм хыялын чынга ашыра. Автор фикере буенча, әлеге китапны хыялларны тормышка ашырыр өчен инструкция буларак кабул итәргә кирәк.
Илүзә Әхмәтова, редакция менеджеры:
«Дом, в котором горит свет» китабы – укучыга аталып язылган, кайчак зирәк, ихлас, урыны-урыны белән нечкә күңелле хатлар җыентыгы. Китапның һәрбер битендә диярлек хәтергә уелып кала торган фраза яки берәр цитата була. Сафарли хатирәләрнең әһәмияте, үткәннәрне «җибәрә» белү, көнкүрештә гади әйберләрдән бәхет таба белү турында яза. Кешеләр белән мөнәсәбәтнең әһәмияте, мизгелнең кыйммәте, хис-кичерешләреңне күрсәтә белүнең файдасы турында фикер йөртә. Гаҗәп ихлас һәм тере китап, Гүзәлгә туры килергә мөмкин дип уйлыйм.

Эльчин Сафарли «Дом, в котором горит свет» 16+ Әлеге язучыны бу сәхифәгә моңарчы да берничә мәртәбә тәкъдим иткәннәре бар иде. Эльчин Сафарали рус телендә язучы азәрбайҗан язучысы, бүгенге көндә ул Төркиядә яши һәм төрек сериалларына сценарийлар язу белән дә шөгыльләнә. «Дом, в котором горит свет» романында әбисе үзенең беркайчан да күрмәгән оныгына хатлар яза. Китап җиңел укыла һәм аның дәвамын беләсе килә. Укыган кешеләр, китапның һәрбер абзацын цитаталарга бүлеп таратырга була, диләр.
Рәфидә Галимҗанова, бүлек мөхәррире:
Әмирхан Еники фанаты булсам да, «Рәшә» әсәрен менә күптән түгел генә укый башладым. Камал театрында «Рәшә» спектаклен карагач, әсәр белән якыннан танышасым килде. Хәзер инде аерыла алмыйча укыйм. Шунысы кызыклы – Еники әсәренә нинди генә спектакль куелса да, күпме кино төшерелсә дә, ул чын Еники телен чагылдыра алмый. Бары тик китапларында гына син аның нечкәлеген, матурлыгын һәм тирәнлеген тоя аласың. «Рәшә» – шундыйлардан. Бу китапны фотографыбыз Фирүзәгә укырга тәкъдим итәм, чөнки безнең аның белән күп өлкәдә фикерләребез туры килә.

Әмирхан Еники «Рәшә» 16+ Әмирхан Еникинең «Рәшә» повесте 1962 елда язылган. Татар әдәбияты классикасының иң танылган һәм катлаулы әсәрләр рәтенә кергән әлеге повесть заманында темалар яңалыгы, кешенең эчке дөньясын тирән һәм нечкә итеп сурәтләве белән укучыларда зур кызыксыну уята. Әсәрдә вакыйгалар 1943- 1945 еллар Казанында бара. Бер көнне сәүдә хезмәткәре һәм артист очраклы рәвештә тимер юл вокзалында очрашалар. Барысы да шулай башланып китә. Әлеге әсәр Камал театрында сәхнәләштерелде. Спектакль бүгенге көндә дә бара.
Зөләйха Камалова, бүлек мөхәррире:
Хәзер Гаяз Исхакыйны үзем өчен яңадан ачам. Мин аны «Зөләйха», «Ул әле өйләнмәгән иде», «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрләре буенча белә идем. Бу әсәрләрне, дөресен генә әйткәндә, әһәмиятен аңласам да, яратып укыдым дип әйтә алмыйм. Китап йортында очраткан танышымның кулында Исхакыйны күреп, гаҗәпләндем һәм китабын алып укып карадым. Бу юлы әдип миңа бик юморлы язучы булып тоелды. Язучының 2 томында җыелган кыска хикәяләрен яраттым. Әлеге китап Гүзәлгә ошар иде кебек.

Гаяз Исхакый. Хикәяләр 16+ Гаяз Исхакый – XX гасырның беренче яртысында татар, гомумән, төрки халыкларның киләчәге өчен көрәш алып барган һәм гомере эчендә 70 тән артык әсәр язган автор. Әдипнең 145 еллыгына багышлап, аның әсәрләре һәм аның белән бәйле язмалар 15 томда басылып чыгарыла. Язучы әсәрләренең күбесен аудиоверсиядә дә тыңлап була.
Рәмзия Галимова, баш мөхәррир:
Минем китап укырга вакытым юк. ИДЕЛ журналын укыйм.

Безнең редакция. ИДЕЛ журналы 16+ ИДЕЛ яшьләр журналының беренче саны 1989 елның июль аенда чыга. Журналының беренче баш мөхәррире – Римзил Вәлиев. Русча чыгарылыш урынбасары – Әхәт Мушинский, татарчасында – ул чакта әдәбият институтында укып йөргән Фәиз Зөлкарнәй. Бүгенге көндә журналны сез алдарак укыган кешеләр төркеме чыгара. Без үзебезнең эшебезне яратып башкарабыз, таләпчән укучылар өчен, язмалардан кала, видео, аудио контент та җитештерергә тырышабыз. Укучы белән язучы арасындагы барьерны, диварны җимерергә телибез, шуңа әгәр дә бу сәхифәгә китап тәкъдим итәсең һәм шул рәвешле журнал битләренә эләгәсең килсә, монда яз! Безнең белән булганың өчен рәхмәт!
Нет комментариев