«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Лайфстайл

Айваз Садыйровтан уңыш стратегиясе һәм шәхси реализация юлы

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында теле-радио тапшырулар алып баручысы, журналист Айваз Садыйров белән очрашу узды. Татар журналистикасының өченче курс студентлары медиа дөньяны якынрак тану өчен уникаль мөмкинлек алды.

Айваз Садыйров — стратег 

Очрашу башланганда Айваз стратегик фикерләүнең әһәмиятен ассызыклады. Үзе сөйләвенчә, аның медиа өлкәсендәге юлы мәктәп елларында ук башлангыч ала. Яшьтәшләреннән аермалы буларак, ул радионың «эчке кухнясы» белән кызыксына. Нәкъ менә бу кызыксыну аны татар телендә беренче интернет-радио проектын тудыруга китерә.

Арчадан Казанга: хәрәкәттә булган карьера

Казанга килгәч, Айваз Садыйров «Татар радиосы»нда эшли башлый. Калага күченүе, әлбәттә, очраклы булмый.  Ул Арча радиосында эшләгәндә программага максатчан рәвештә Казан диджеен чакыра. Бер атнадан Айваз Садыйровка «Татар радиосы»ннан эшкә тәкъдим килә.

Беркайчан да «Мине эшкә алыгыз әле» дип сорамадым, - ди ул.

Айваз Садыйров максатларына ирешү  өчен алдан стратегия төзи һәм аны чынга ашыру  мөмкинлекләрен үзе тудыра. Бу алым аның уңышы өчен ачкыч ролен уйный.

Туктап калмау: үсеш фәлсәфәсе

Спикер даими үсешнең мөһимлеге һәм стагнациянең тискәре нәтиҗәләргә илтүе турында да сөйләде. Аның фикеренчә, кеше һәрвакыт яңа баскычка менеп басарга  омтылырга һәм үз хәрәкәтенең юнәлешен үзгәртергә курыкмаска тиеш. Бу фәлсәфә аеруча медиага үз юлын үзләштерә генә башлаган яшь журналистларга тәэсир ясады.

Уникальлек буларак кызыксынуларның күптөрлелеге

Очрашуны тәмамлап, Айваз мөһим сорауны күтәрде. «Мин кем һәм миңа нәрсә ошый?» Бу сорауга төгәл җавап булмау — кимчелек түгел, ә кызыксынулар һәм талантлар күптөрлелегенең дәлиле дип саный ул, ягъни мондый кеше уникаль. Бу фикер студентларга үз максатлары һәм һөнәр өлкәсендәге юллары турында уйланырга ярдәм итте.

Ләйлә Мифтахетдинова

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое