Әлфиз Сабиров, скульптор, 1985 елда Питерда туган.
2005-2011 елларда Илья Глазунов исемендәге Россия рәсем сәнгате академиясендә укый.
ТР Бакый Урманче премиясе лауреаты (2017), Строганов премиясе лауреаты (2021)
Скульпторның эшләре Париж, Гренобль, Нью-Йорк, Дубай, Лондон, Берлин, Рига, Токио, Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Түбән Новгород, Екатеринбург, Пермь, Төмән, Красноярск, Иркутск шәһәрләре коллекцияләрендә саклана.
«УТЫРГАН». Бакыр, 2014, 185х311х123
Скульптурада әле балалыктан үсмерлектән хатын-кызлыкка таба яңа гына адым ясаган кыз образы. Ул татлы йокысыннан уяныр-уянмас кына торган да, читкә караган. Формалары сыгылмалы, нәфис. Карашында кызыксыну һәм дөньяга, чынбарлыкка карата өмет, иксез чиксез мәхәббәт сизелә.
«НӘНИ ГАСКӘРИ». Бакыр, коеп ясалган, 2017, 20х17х7
Уйландыра һәм шомландыра торган рәсем. Кулына агач кылыч белән агач калкан тотып, әтисенеңме, әллә берәр гаскәринеңме шлемын кигән сабый, әйтерсең лә, алда булачак тормыш авырлыгына каршы торырга әзерләнә. Сын үзенә күрә бер инициацияне күздә тота дип әйтергә дә була.
«АРХАИК ЕЛМАЮ. САУ АЛИҺӘСЕНЕҢ БАШЫ». Бакыр, кызыл иннек, коеп ясалган, 2018, 17х13х10
Скульптор киләчәкне күз алдына китерә, бүгенге көн турында үзенә күрә бер «әкият уйлап таба». «75 елдан археологлар әлеге башны табып алсалар һәм анализ ясасалар, алар безнең гасыр турында нәрсә белә алырлар иде?» дигән сорау бирә. Яшел бакыр белән кызыл иннек кискен контраст барлыкка китерә. Безнең заманның идеаль хатын-кыз образы нинди? Автор сәнгать әсәрендә бу сорауны да күтәрә.
Нет комментариев