Бу язманың кимчелеге (я инде үзенчәлеге) бер генәдер: чикле булу. Әмма аның максаты да нәкъ менә чикләрне табу, аларны барлау, бәхетле урыннарның безнең өчен нинди әһәмияткә ия икәннәрен һәм аларның кайвакыт каты диварлар, ишекләр, бүлмәләр, тартмалар гына түгел, ә киңрәк мәгънә – кешеләр, тойгы, яңгыраш, геометрик форма, шигърияттә, балачакта була торган гармония хисе икәнен аңларга омтылу.
Белые гнезда, ваши птицы расцветут.
Вы улетите путями пернатых.
Роберт Ганзо «Лирика»
Бәхетле урын образлары тора торган җир булудан туктап, үз эчләренә тагын әллә никадәр киңлекләр сыйдырырга сәләтле. Йорт – кеше җанының чагылышы, йорт – тән дә, җан да. Йорт – ныгытма, йорт – чиксез зур дөньяны танып белергә теләк уята торган башлангыч нокта. Йорт – галәми ялгызлык белән танышу һәм аны кичерергә өйрәнү урыны. Йорт – мәдхия зонасы. Йорт тыңлаусыз вакытны да «тозлап куярга» сәләтле. Йортта без үзебезнең бар, аерым икәнебезне тоябыз, шул ук вакытта парадоксаль рәвештә чикләребезне югалтып, атомнарга таркалып, аның белән бергә кушылабыз.
ФОРМА – ЙОРТ – ЯҢГЫРАШ
«Jedes Dasein scheint sich rund»*
Карл Ясперс, алман психологы, психиатры һәм философы.
Кайвакыт сүз мөстәкыйль рәвештә яши башлый һәм, әйтерсең, тыңлаучының колакларын алдарга, гаҗәпләндерергә, я инде ияләнгән мәгънәсеннән арынырга дипме, шукланып, яңа «кием кия». Сүзнең иң зур кодрәте – көтелмәгәнлек һәм шул көтелмәгәнлектән туган рәхәт ирек хисе түгелме соң? Сүз яңгыраганда аңа җан керә, мәгънә салына. Сүз, урын кебек үк, җылы причал да була ала, ул таныш булмаган мохит кебек салкын, шыксыз да тоелырга сәләтле. Сүзгә өр-яңа яңгыраш өргәндә, җан физика кануннарын да, иҗат кагыйдәләрен дә бергә барлый, катгыйлык белән сыгылмалылык кушылудан борынгы, тузан каплаган сүзгә шигъри, өр-яңа яңгыраш килеп куна. Шулай итеп ул янәдән туа.
«Йорт» сүзен татып карыйк, берничә тапкыр кабатлыйк. Бу сүз тел очына тагын нинди сүзләрне чакырып китерә? Күз алдыбызга нинди образлар килеп баса?
Йорт: йомгак, йомшак, йөрәк, йомык, йон, оя (ойа), оеткы, ою (ойотко, ойу), өй, йомры, йомран, йокы, йомырка. Бу сүзләр сөйләүченең телен, ә тыңлаучының колакларын йомшак юрган белән каплый күк, аларда тынычлык, бәллүдәге тибрәнү ритмы сулкылдый, алар йомры, йомык яңгырый. Барысында да диярлек [о], [й], [м], [н] авазлары бар – куркынычлардан яклану, иминлек вибрацияләре. Мәгънәләренә килсәк,
- йон – саклаучы, җылы катлам;
- йокы – нәрсәгә булса да уранып, аңсыз, бәхетле тыныч халәткә күчү;
- йомырка – эчендәге ак һәм сарыны тышкы куркынычлардан саклаучы кечкенә йорт прототибы;
- оеткы – караңгы, чикле урында йокыга талган һәм яңа рәвешкә килеп уянуын көтүче (сыеклык);
йомры, йомшак, сары йомгак
йөгереп йөри чирәмдә
Бу сүзләр «йорт» сүзе белән тәңгәл яңгыраш алырга теләп, ул бирә торган тойгыларны, аның төп функцияләрен чагылдыра кебек. Йорт кеше тормышында дөнья шаукымыннан арып, качып, «йокыга талу», «ою», «оялану», кыргый җәнлек кебек аның берәр почмагында посу, «йомылу» урыны.
тәгәри китте йомгагым,
күрмәдегезме, агайлар?
«Йорт» феноменын геометрик фигура аша тасвирласак, аны һәм аңа бәйле сүзләрне түгәрәк яисә овал белән алыштырып булыр иде. Гәрчә йорт кешегә төгәл чик, территория булдырырга ярдәм итүче булса да, ул очлы почмаклар, төгәл үлчәмнәр белән берничек тә бер яссылыкта ята алмый; ул – һәрвакыт талгын линияләр, сыгылмалылык, киңәю-җыелу цикллары. Күпчелек сүзләр инде үзләре үк шул формадагы предметларны белдерә: йөрәк, оя, йомгак.
Борчу-кайгыларсыз яшәгән кеше турында «Дөньясы түгәрәк моның» диләр. Ә акылы камил, төпле кешенең «башы йомры» була. Шар фигурасын идеаль дип йөртүләре дә йорт, өй генә бирә ала торган тотрыклылык, муллык, җитешлек хисе белән бәйле кебек. Тоташ спиральләрдән торган җиһаннар. Әкәм-төкәмнең һәрвакыт үзе белән булган спираль формасындагы йорты. Есенинның талгын тибрәнү халәтенә кертүче боҗрави рифма белән язылган һәм яраткан хатын-кызы белән беррәттән туган ягына мәхәббәтен белдерә торган «Шаганэ ты моя, Шаганэ»сы...
Әйтерсең, яшәеш алга ыргылудан түгел, ә талгын әйләнештән башланган. Паскаль законы да шарның, йомыклыкның җитешсезлекләрсез, төгәл икәнен тасвирлый сыман: сыеклыкка яки газга ясала торган басым теләсә кайсы ноктага барлык юнәлешләрдә үзгәрешсез тапшырыла. Гармония. Артык та, ким дә түгел. Нәкъ җанга ятышлы урындагы кебек: җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява...
Өйләнүче егет тә инде сөйгәненә тәмам гашыйк булып, анда өй табып, аңа йомры йөзек бүләк итә; ул пары белән гомере буе «биергә», әйләнергә әзердер. Алга бару, прогресс, үзгәрү дә йомры спираль формасында, ул йомык булуга карамастан, чиксез үсешкә сәләтле, йорт та кешегә эчке метаморфозларны әрнүсез, авырттырусыз кичерергә ярдәм итә, кеше үзенең ялгызлыгына йомылып кына дәртле батырлыкларын эшләргә әзерләнә ала. Ялгызлык та – үзенә күрә бер булу, яшәү урыны. Без ялгызлыктан җәфа чигәбез, аннан ләззәт табабыз, ваз кичәбез.
Шулай итеп, ялгызлык кеше җаны өчен кадерле җиргә, яшерен бүлмәгә әверелә. Ә ул бүлмәгә без нечкә сынаулар аша үткән, безнең тынычлыгыбызны, «бүлмәбез»дәге еллар буе формалашкан гадәтләрне, ошау-ошамауларны, үзенчәлекләрне үзгәртмәүчеләрне, хөрмәт итүчеләрне генә кунак итеп, я инде бөтенләйгә дип чакыра алабыз кебек.
КЕШЕ – КЕШЕ – ЙОРТ
«Мин синдә өй таптым» (с).
«Йорт» фигурасының кеше тормышындагы роле турында кемнән генә сорасаң да, кыска җавапка тап булмассың. Дөресрәге, бер төрлеләре сирәк очрар һәм җаваплар тыңлаучыга каршысындагы кеше турында бик күп мөһим нәрсәләрне сөйләп бирер. Торган урыннарын да төрле кеше төрлечә тасвирлаячак. Йорт киңәя, тарая, сулый, үтәкүренмәлегә, хәтта ирреальгә әверелә, калын диварлар белән каплана, ул җилдә тарала, авыр таш булып, бер урынга берегә. Әмма нинди генә трансформацияләр кичермәсен, ул геометрия кануннарын бозуын дәвам итә: «Җилләргә үрнәк булырлык симметрия җимерелде», – дип яза йорт турында язучы Рене Казель. Монда без йортның космизмы, хыялизмы, шигъриятизмы турында сөйли алабыз: «Йончыткыч бәхет, эчендә яшеннәр туа, лава чәчәге тын сулый торган тылсымлы йорт, мин кайчан гына сезне эзләүдән туктармын икән?» (Рене Казель). Җир кануннарына буйсынып яши алмаган мәхәббәт хисен, безнең ризалыктан башка туган иҗади ашкынуны эчебездә йөрткән сыман, хыялыбызда үзебез генә белгән урын, идеаль йорт образын йөртәбез. Йортларга килеп кергәч тә без, әйтерсең, аны «сеңдерә» башлыйбыз: ирексездән борыныбызга аның исе тула, эленеп торган сурәтләр, тегендә-монда таралган киемнәр, келәм, калган бихисап җиһазлар инде безне үзенеке итәргә тели, күзәнәкләребезгә үтеп керә. Мондый йортлар «сөйләшергә» курыкмый, «бүлешә», «аралаша», үзләрен әрсез, я инде, киресенчә, кунакчыл тота. «Дәшәргә» теләмәүче, минималистик стильдәге, ымсыз йортлар да очрый. Алар сак, тын, алар сине кабул итәргә артык ашыкмый.
Кеше, бигрәк тә нечкә тоемлаулы кеше, бусаганы атлап кергәннән соң йортның җанын тоемлап ала. «Бу җир ни күләмдә минеке һәм ни күләмдә мин – аныкы?» Йорт, урын белән танышканда да, кеше белән беренче күрешкәндәге кебек үк элемтә, гравитация көче я барлыкка килә, я килми. Үз урының белән дә, үз кешең белән дә танышасы юк кебек: алар инде күптәннән ерактагы хыялыңда яшәгән образларның чынга ашуы гына.
«Урын» үз эченә гаҗәеп күп төшенчәләрне ала, аның түбәсе – күк, идәне – Җир шары. Безне – үзенеке, үзен безнеке итә алган һәр нәрсә урынга, пространствога әверелә ала. Без бу кешене беренче күрсәк тә, аны гомеребез буе белгән кебек тоела, яңа җирдә йөрсәк тә, җаныбызда танышлык, кабатлану, үз итү баш калкыта. Шигърияттә дә мондый феноменга тап булырга мөмкин. Ниндидер шигырь бер укуда я ишетүдә безнеке була, безне дә үзенә әсирлеккә ала, баш миебездә, йөрәгебездә тамыр җибәрә, бездә акылга сыймаслык «мин моны үзем дә булдыра ала идем, юк, мин моны үзем булдырырга тиеш идем!» уе туа. Сүз, эндәшү, җиткерү көче тантана итә. Көтелмәгәнлек һәм шул ук вакытта тану хисе кушылудан шигъри һәм экзистенциаль яңалык туа. Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе»ндәге
«Мәхәббәт
Ул үзе иске нәрсә,
Ләкин Һәрбер йөрәк аны яңарта»
юллары да укучыга шундый ук тиңдәшлек турында бәян итә, инде гасырлар буе яшәп килгән хискә кеше тагын бер кабатланмас тармак өсти, кеше йортны бинада түгел, ә икенче берәүдә таба.
БЕЗ – ЙОРТ – КАЗАН
И вот я стал узором орнамента.
Томные извивы.
Спиральные витки.
Размеренное черно-белое пространство.
Но я только что услышал свое дыхание.
Неужели это узор,
Неужели это я?
Пьер Альбер-Биро
Бу өлештә мин «йорт» күзлеге аша торган шәһәремә карыйм. Ни өчен Казан миңа шулкадәр кадерле, җылы һәм якын? Ни өчен ул меңләгән яшьләргә шулай ук яраткан һәм рәхәт?
Казанны авыллардан күчеп килгән яшьләр «төзегән» уртак йорт дип атарга булыр иде. Бу шәһәр безнең хатирәләрдә яши торган кадерле җирләрнең «җепләре белән чигелгән»: аның урамнары буенча үткәндә, ул колакларны таныш, туган өйгә алып кайта торган кайтаваз-җыр өзеге белән кытыклый: Айдар Фәйзрахманов, Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхәбиева, Хәмдүнә Тимергалиева, Хәния Фәрхи, Әлфия Авзалова, Римма Ибраһимова, Искәндәр Биктаһиров, Зиннур Нурмөхәммәтов, Илһам Шакировның тавышларын тыңлап үскән балага Казан: «Син үз урыныңда, син монда кадерле кунак», – ди. Халкының йөрәгендә тамыр җәйгән традицион бизәкләр дә Казанның һәр почмагында очрап, җылытып тора. Үз уйларыңа бирелеп барганда, күзләреңә «җылылык», «могҗиза», «юлларыңа гөлләр сибелсен», «матур», «мәхәббәт» сүзләре чалына, әйтерсең, шәһәр сиңа шулай үз итеп, баласына дәшкәндәй сөеп дәшә. «Сак булыгыз, ишекләр ябыла. Киләсе тукталыш Тукай мәйданы» – бу сүзләр мине Асаф Вәлиевның «Трамвайчы кыз» җырын тыңлап яткан ваемсыз балачак көннәремә, әби-бабаем йортына гына түгел, ә әниемнең студент кыз булып Казан урамнарыннан йөргән, хәтта әле мин булмаган вакытларга да флешбек ясата. Шулай итеп, тел дә урынга әверелә, таяныр нокта, терәк була башлый.
Казанның каһвә, чәй, кафе-ресторан атамалары, ретро җырларга ремейк ясаучы музыкантлар, fashion-iftar лар, «мөгез чыгаручы» шагыйрьләр – болар барысы да, минемчә, ядкәри хайп түгел, ә иске йорттан яңаны төзү омтылышлары, яңа буынның үзенә уңайлы, ятышлы урын булдырырга тырышуы. Без үзебез теләгән мохит ясарга телибез, шәһәр безнең өчен монда чиста кәгазь бите, ул безнең буяуларыбызга, әйтер сүзебезгә, басар эзләребезгә сусаган. Казанлыларның, бигрәк тә аның яшьләренең «обитание» импульсы бик көчле, алар битарафлыкка каршы, алар һәр җирдә катнашырга омтыла, үз фикерен булдырырга, чор кешесе булырга тели. Бу да урынлы булырга теләү чагылышы. Миңа калса, Казан үзендә яшәүчеләргә йорт хисе биргәнлектән генә алар шундый кыю һәм матур була ала. Безнең кала – яратучы ана, илһамландыручы, рухландыручы дус та. «Урын» статусын йөртергә мең лаеклы шәһәр. Җылы имин оя һәм кыю хыяллар бергә кушылган җир.
Рузалия Шакирова
Нет комментариев