Спектакль өчен язылган җырларның үзгә матурлыгы бар, аларны аеруча яратып тыңлыйсың: андый җырларның тарихы, контексты, җырлаучы персонажы була.
Күңелгә үтеп керә, истә кала, мәңгелеккә халык телендә кала торган җырларның күбесе театрдан чыккан. Бу санда без татар театры белән бәйле җырларның аккордларын табып, аларны уйнап карарга булдык.
«Чулпан» спектакленнән «Белми идем» җыры
Әлеге спектакль 2015 елда чыгып, К.Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театрындагы иң яратылган спектакльгә әйләнә һәм 2024 елга кадәр сәхнәдә була. Спектакльдә һәр персонажның үз җыры, истә кала торган саундтрегы бар. «Чулпан» спектакле – мәхәббәтле драма әсәре. Пьеса авторы – Шәриф Хөсәенов, режиссеры һәм барлык музыкаль композицияләрнең авторы – Резедә Гарипова. Төп геройлар бергәләп җырлый торган һәм нәтиҗәдә киртәләрне узып чыга ала торган мәхәббәт гимны булып «Белми идем» җыры яңгырый. Аны Резедә Гарипова Фәнис Яруллин сүзләренә язган.
Белми идем
Em H
Белми идем шундый сөю барын,
H Em H
Белми идем шундый хис барын.
Am D G C
Белми идем «сөям» дигән сүздә
Am H Em
Дөньядагы бөтен төс барын.
Am D G C
Бәхет гомере бик тә кыска диеп,
H Em E
Вулкан эчләренә ташландык.
Am D G C
Янган саен ныграк чистарындык,
Am H Em
Янган саен ныграк сафландык.
Em H
Йөрәгемне яптым синең өскә,
H Em H
Коткармакчы булдым – соң иде.
Am D G C
Күзләреңдә синең мөлдерәмә
Am H Em
Әллә шатлык, әллә моң иде.
Am D G C
Бәхет гомере бик тә кыска диеп,
H Em E
Вулкан эчләренә ташландык.
Am D G C
Янган саен ныграк чистарындык,
Am H Em
Янган саен ныграк сафландык.
Җыр аккордларын әзерләргә Азат Гыйльметдин ярдәм итте. Җырлар кыскартылып алынды
Фотолар: К.Тинчурин һәм Г.Камал театры архивы
Нет комментариев