«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Лайфстайл

Фотопроект: чәчәкләр һәм иҗади шәхесләр

Яңа сәхифәбез – чәчәкләр һәм иҗади шәхесләрнең үзенчәлеге берләшкән урын.

Moonwood каһвәханә һәм чәчәкләр студиясе белән берлектә креатив индустрия вәкилләре һәм аларның төрле чәчәкләр аша үз-үзләрен белдерүен күзәтергә һәм илһамланып алырга тәкъдим итәбез. Шулай ук алардан үзләрен берничә сүз белән тасвирлауларын сорадык.

Элина Ситдикова, 30 яшь, җырчы, Yummy Music лейблы артисты, «hawà» вокал мәктәбе җитәкчесе

Аны тасвирлый торган сүзләр: джаз, диңгез, моң

Чәчәк исеме: күгәрчен күзе

Дилара Шакирова, 29 яшь, фотограф, PR-белгеч, «Люди» автопортрет студиясенә нигез салучы

Аны тасвирлый торган сүзләр: проактивлык, идеяле, кешене ярату, җаваплылык

Чәчәк исеме: балан чәчәге

Алсу Мансурова, 25 яшь, продюсер һәм артист, Кабан күленең җәйге программасы кураторы

Аны тасвирлый торган сүзләр: ачык булу, көч, эзләнү, яктылык, дулкынлану

Чәчәк исеме: Дельфиниум

Гүзәл Закирова, 27 яшь, шагыйрә, гедонист, ИДЕЛ журналының шеф-мөхәррире

Аны тасвирлый торган сүзләр: ип, сизгер, ялгызлык, бәрәкәт, табигать

Чәчәк исеме: Прунус

Автор: Фирүзә Вәлиева
Проект продюсеры: Алсу Мансурова

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое